Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Иштирәктә су челтәрләрен алмаштыру эшләре тулы куәткә бара

Бу көннәрдә Иштирәк авылында «Чиста су» программасы кысаларында су челтәрләрен алмаштыру тулы куәткә бара. Моның өчен республика бюджетыннан 11 миллион 300 мең сум акча бүлеп бирелгән. Быел районда әлеге программа буенча су торбалары Калинино, Куаклы, Шилнәбаш, Новотроицкое авылларында да алмаштырылачак.

Без Иштирәк авылына барып эшнең барышы белән танышып кайттык.

- Республика тарафыннан бирелгән акчаның күп өлешен быел үзләштерергә җыенабыз. Хәзер без су челтәрләрен һәм суүткәргеч торбалар сузабыз. Ә икенче елга исә 2 су башнясы һәм 2 скважина урнаштырырга планлаштырабыз, - ди «Бәтке коммуналь челтәрләре» җәмгыяте җитәкчесе Григорий Петров.

Бүгенге көнгә Иштирәк авылындагы 8 километрга сузылган торбаның 3,5 километрында эшләр төгәлләнеп килә. Су торбаларын алмаштыру белән РанИнвест подряд оешмасы (генераль директоры Илмас Азизов) шөгыльләнә.

- Без инде су торбаларының бөтенесенә боҗра кидерттек. Проект нигезендә янгынга каршы 17 гидрант һәм авыл халкына йортларына су кертү өчен 100 кое казылачак. Болар барысы да биредә яшәүчеләргә уңайлы шартлар булдыру һәм куркынычсызлыгын кайгырту максатыннан эшләнә, - дип дәвам итте Григорий Николаевич.

2 бригадада 8 кеше эшли. Суүткәргеч торбаларны кую белән иртәннән башлап кичкә кадәр шөгыльләнәләр. Авылда бу вакытка су бирү өзелә, урамнарда чокырлар казылган. Моңа карамастан, Иштирәк халкы әлеге уңайсызлыкларга аңлау белән карый. Ни дисәң дә, болар барысы да алар өчен эшләнелә бит.

- Әле менә яңа гына торбаларны эретеп ябыштырып тоташтырып куйдык. Хәзер исә казылган чокырдан су суыртабыз, - диде миңа бригада җитәкчесе Вәкил Вәлитов, аның янына барып баскач.

Суүткәргеч торбаларны урнаштырганда кыенлыклар туганнын да әйтеп үтәргә кирәк. Казыганда җир астыннан грунт сулары күтәрелеп ремонтчыларның эшен катлауландыра, аны суыртып алып торбаларны җир җилләгәч урнаштыралар.

Иштирәктә эшләр тәмамлануга ремонт бригадалары Калинино һәм Куаклы авылларына юнәләчәк.

Сүз уңаеннан, су бирү өчен Куаклы авылына республика бюджетыннан 5 миллион 900мең, Калинино авылына - 5 миллион 570мең, Шилнәбашка - 10 миллион, Новотроицкоега 7 миллион 70мең сум акча бүлеп бирелгән. Бу авылларда кызу эш вакыты әле алда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев