Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Интернат-мәктәптә тулы куәтенә ремонт башланды

30 ел һәм аннан да элегрәк төзелгән мәктәпләрне капиталь ремонтлау буенча республика программасына быел безнең районның Кнәз, Күзкәй, Түбән Суыксу урта мәктәпләре һәм Теләнче Тамак тернәкләндерү интернат-мәктәбе керде. Кышкы каникуллар чорында бу мәгариф учреждениеләренең барысында да төзекләндерү башланды. Ремонт эшләренең иң күләмлесе Теләнче Тамак тернәкләндерү интернат-мәктәбе өлешенә туры килә.

Капиталь төзекләндерү планына кертелгән биналарда эшләр төп сигез төрдә башкарыла. Моңа түбә ремонтлау, бина эчендәге, керү ишекләрен, тәрәзәләрне алыштыру, эчке инженерлык коммуникацияләрен, санитария җиһазларын ремонтлау, бинаның тышкы стенасын, отмосткаларны ясау керә. Дүрт мәктәпкә республика бюджеты 71243 мең сум акча бүлеп бирә. Интернат-мәктәпне төзекләндерү максатына аның 31850 мең сумы билгеләнгән. Кышкы каникул вакытында Кнәздә һәм Күзкәйдә барлык тәрәзәләр пластикка алмаштырылды. Түбән Суыксуда санитария җиһазлары яңартылды.

Теләнче Тамак интернат мәктәбендә дә яңа елның беренче көннәреннән үк эш башланды. Бүгенге көндә биредә яшәп белем һәм тәрбия алучы 71 бала әлегә каникулда, туганнары, якыннары янында. Яллардан соң алар урта мәктәп бинасының бер өлешендә яши башлаячаклар. Вакытлыча бүлеп бирелгән урында алар агымдагы уку елын тәмамларлар дип көтелә. Чөнки интернат-мәктәп бинасындагы ремонт эшләрен төгәлләү вакыты план буенча 15 августка билгеләнгән.

Унтугызынчы гасыр урталарында төзелгән бу тарихи бинага интернат буларак эшли башлаганнан соң беренче мәртәбә әнә шундый күләмле ремонт ясала башлады. Биредәге төзекләндерү эшләренең барышы белән без чәршәмбе көнне танышып кайттык. Интернат-мәктәп өч бинада урнашкан. Бүгенге көндә аларның икесендә - төп уку корпусында һәм малайлар яши торган өлешендә бар куәтенә эш бара. Биредә "Евростиль" җәмгыятенең ике бригадасы - дөресрәге, әлеге оешманың Теләнче Тамакның үзендә яшәүче хезмәткәрләре эшли. Бүген 15ләп эшче сүтәсен сүтеп, аралап, биналарны яңартырга әзерлиләр. Аларга мәктәпнең үз хезмәткәрләре ярдәм итә. Ике бинаның да түбәсе сүтелгән, эшчеләр түшәмнәрне куптаралар, юан-юан бүрәнәләрне, такталарны мәктәп хезмәткәрләре "КамАЗ" машинасына төяп, читкә чыгаралар. Мәктәп директоры Наил Вәлиевның әйтүенчә, түбәләр, түшәмнәр, идәннәр, ишек-тәрәзәләр алыштырылачак, җылыту системасы яңартылачак, гомумән, ремонт кирәк урыннарның берсе дә күз уңыннан читтә калмаячак. Төп корпуста якынча илле квадрат метр чамасында өстәмә бүлмә төзелгән булган, ул укытучылар кабинеты итеп файдаланылган. Аны, нигезеннән үк сүтеп, шулай ук яңадан өячәкләр. Ләкин, ничек кенә булмасын, тарихи бина үз йөзен саклар, төзекләндерү шуны истә тотып башкарылыр дип планлаштырыла.

Остаханәләрне үз эченә сыйдырган өченче уку корпусында да узган елның октябрендә эш башланган булган. Дөрес, анысы капиталь ремонт программасы исәбеннән түгел. Биредә Казанның "Дизайнстройцентр" җәмгыяте эшләгән. Әлегә, комачаулыклар килеп чыгу сәбәпле, бу бинада эш вакытлыча туктатылган. Язга дәвам итәр дип планлаштырыла. Бу бина да шулай ук тулысынча яңартылачак.

Урта мәктәпкә кереп, интернат балаларының вакытлыча яшәячәк урынын да карап чыктык. Бинаның тернәкләндерү мәктәбе өчен файдаланылачак бер канатында балалар килүгә махсус ремонт үткәрелгән: йокы бүлмәләренә өстәмә җылыту батареялары куелган, сантехника яңартылган, җылы су алу өчен бойлерлар урнаштырылган, ашханәгә дә уңайлылык тудыру максатыннан өстәмә җиһазлар алынган. Интернат балалары икенче сменада укыячак.

Бүген тернәкләндерү мәктәбе хезмәткәрләренең бер өлеше биредә бүлмәләрне балалар килүгә әзерләү белән мәшгуль: чистарталар, юалар, буйыйлар, мебельләрне урнаштыралар. Кыскасы, һәр җирдә эш кайный.

Капиталь ремонт программасына кергән башка мәктәпләрдә исә кышын башланган эш, язгы, җәйге каникулларда дәвам итәчәк. Шулай итеп, районның тагын дүрт мәктәбе киләсе уку елын яңартылган бинада каршылаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тљзеклђндерњ мђктђп тљзеклђндерњ башланды интернат мђктђп