Иң яхшы савымчылар бәйгесе үтте
Авыл хуҗалыгында эшләүче хезмәткәрләр арасында һөнәри конкурслар уздыру – элеккеге вакытлардан килгән күркәм традицияләренең берсе булып кала бирә. Вакыт үтеп, заманаларның үзгәрүе дә механизаторлар, терлекчеләр, савымчылар арасында иң-иңнәрен билгеләүгә юнәлдерелгән әлеге бәйгеләргә карата кызыксынуны сүрелдермәде. Алай гына да түгел, заман шартларына туры китерелеп алар тагын да кызыграк, матуррак, колачлырак уза башлады.
Узып баручы атнаның чәршәмбе-пәнҗешәмбе көннәрендә безнең районда 50нче, юбилей булган республикакүләм сыер савучылар конкурсы үтте. Ярышларга 43 районнан савымчылар, терлекчелек буенча консультантлар, кунаклар килде. Барлыгы 100 дән артык кеше катнашты.
Сыйлы, җырлы Тукай җире
- Быел, юбилейлы булган бәйгене без сезнең районда, Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта уздырырга Булдык. Һәм бу бер дә юкка түгел. Беренчедән, мондый төр конкурсны без Тукай районы җирендә күптәннән оештырмаганбыз икән, аннары район авыл хуҗалыгы, терлекчелек буенча республикада беренче унлыкта бара. Мондый төр чараны үткәрү өчен хуҗалыкны сайлаганда без әлбәттә эш нәтиҗәләренә дә карадык. Бүгенгесе көндә Сәйдәшев исемендәге хуҗалык республикада нәсел репродукторы булып тора. Аның сөт, ит җитештерү буенча да, башка күрсәткечләре дә яхшы. Хуҗалык җитәкчесе исә безнең тәкъдимне яхшы каршы алды, риза булды. Шулай ук район башлыгы Фаил Мисбаховичка да рәхмәт ул да безнең ниятне хуплап алып: «Әйдәгез, безнең районда, матур итеп уздырыйк», - дип әйтте. Чыннан да, бәйгене ачып җибәргән беренче көн бик матур башланып китте, - дип сөйләде конкурсның баш хөкемдары, ТРсы авыл хуҗалыгы министрлыгының терлекчелек тармакларын үстерүбүлеге башлыгы Сирин Нигъмәтҗанов бәйге алдыннан.
Конкурста катнашучылар Иске Абдулавылының Сабантуе аланында җыелдылар. Биредә якын һәм ерак районнардан килгән авыл хезмәтчәннәрен һәм кунакларны чатырларда кайнар ризык, тәм-томнар белән мул өстәлләр каршы алды. Регистрация узучыларны биредә иртәнге аш белән сыйладылар, салкынча иртәдә тәнгә җылы һәм сихәт бирүче кайнар чәйдән өзмәделәр. Тамакларын ялгап алган кунакларны исә районыбызның үзешчән артистлары күңелле һәм дәртле җырлар белән «сыйладылар».
- Безне биредә бик яхшы, күңелле каршы алдылар. Ашатып-эчертеп, концерт белән күңелне күрделәр. Моның һәммәсе дә конкурс алдыннан булган дулкынлануны бераз басарга, үзеңне кулга алырга ярдәм итә. Мин үзем әлеге бәйгедә быел өченче тапкыр катнашам һәм барлык конкурсантлар кебекүкүземнең бар белемнәремне, тәҗрибәмне күрсәтеп, җиңүгә өметләнәм, - дип тәэсирләре белән уртаклашты Лаеш районыннан килгән алдынгы савымчы Любовь Триптихина.
Ниһаять, конкурсны ачып җибәрү өчен сәхнәгә ТРсы Премьер-министр урынбасары - ТРсы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, район башлыгы Фаил Камаев чакырылды.
- Без бик шат илленче сыер савучылар республика бәйгесенең Тукай районы җирлегендә үтүенә һәм сезне биредә каршы алуыбызга. Һәммәгезгә дә уңышлар, җиңүгә ирешүегезне теләп калам, - дипсәламләде конкурсантларны, җитәкчеләрне һәм кунакларны Фаил Мисбахулы.
Аның сүзләренә Марат Азат улы да кушылды. Ул әлеге бәйгенең тарихы турында сөйләде, күптәннән матур традициягә әверелүен билгеләп үтте.
- Быел әлеге конкурс Тукай районында уза. Тукай районы 2022 елдагы булган бөтен икътисади күрсәткечләр буенча республика рейтингында беренче урын алды. Һәм бу ике көн дәвамында узган конкурс безнең өчен дә, биредә катнашкан савымчылар, консультантлар өчен дә файдалы булыр дип ышанам, - диде Марат Җәббаров.
Аннары, республика һәм район җитәкчеләре республиканың агросәнәгать комплексы системасында күпьеллык һәм фидакарь хезмәтләре өчен хуҗалыгы хезмәтчәннәрен, савымчыларны, белгечләрне Мактау грамоталары белән бүләкләделәр. Бүләкләү тантанасыннан соң Татарстан Республикасы гимны астында республика әләмен күтәреп, бәйгене ачык, дип игълан иттеләр.
20 сорау һәм бер сәгать
Иртәнге сәгать ун тулганда, конкурска теркәлү тәмалангач та, баш хөкемдар Сирин Нигъмәтҗанов катнашучыларны бәйгене уздыру тәртибе, куркынычсызлык техникасы белән таныштырып чыкты. Конкурс өч этапта үтәргә тиеш иде. Беренче этапта катнашучыларның теоретик белемнәрен тикшерү, икенче өлештә исә саву залында савымда көч сынашу, ә өченче этапта конкурсантлар сыер саву аппаратын сүтеп-җыю планлаштырылды.
Хөкемдарның чыгышыннан соң савымчыларның һәм терлекчелек буенча консультантларның белемнәрен тикшерә башладылар. Алар бер сәгать вакыт эчендә 20 сорауга язмача җавап бирергә тиеш иде. Сыерны дөрес итеп ничек ашатырга, карарга, савырга ише сорауларга бер ишләре ашыкмыйча, озаклап җавап бирсә, кайберәүләр биремнәрне вакытыннан алда тәмамлап, үзара аралашу белән мәшгуль булдылар. Без дә алар белән аралашып алдык.
– Әлбәттә җиңүгә өметләнәм, бер дә булмаса беренче унлыкка эләгә алсам, минем өчен бу зур куаныч булыр иде. Ә болай монда тәҗрибәле, белемле белгечләр шактый. Мин аларга чын күңелдән уңышлар телим, – дип фикере белән уртаклашты Яңа Чишмә районыннан килгән Светлана Коновалова.
Кызлар сыер сава һәм... егетләр дә!
Икенче сынау – савым залында сыерларны саву булды. Конкурсантлар әлеге эшне ике төркемгә бүленеп башкардылар. Бәйгенең беренче көнендә беренче төркем савымчылар кичке савым вакытында, ә икенче төркем икенче көнне иртәнге савымда көч сынашты. Республиканың авыл хуҗалыгы министрлыгы белгечләреннән торган хәкемдарлар исә конкурсантларның һәр хәрәкәтен карап-тикшереп тордылар. Савымчылар арасында хатын-кызлар гына түгел, ир-егетләр дә бар иде. Әйтик, Алабуга районыннан Василий Тронин мондый бәйгедә икенче тапкыр катнаша.
– Мин егерме биш ел инде савымчы булып эшлим. Әнием дә сыер савучы иде. Аңа кечкенәдән булышып үскәнгәме, мин дә шулай әкерен генә шушы һөнәр иясенә әйләндем һәм бер дә үкенмим, – диде ир.
Ә менә 16 яшьлек Сәет Сөләйманов конкурсның иң яшь савымчысы. Ул 13 яшьтән сыерлар сава икән. Аңа карап, авылның яшьләрдә өмете бар икән дип, сөенеп кусың.
неп кусың. Аннары, савым буенча операторлар шулай ук сөт саву аппаратын сүтеп-җыюда көч сынашты. Әлеге биремне тиешенчә, дөрес итеп үтәү өчен аларга 5 минут та 30 секунд вакыт бирелде. Катнашучыларның күбесе яршның әлеге өлеше аеруча дулкынландыргыч, авыр дип билгеләп үтте.
– Мин савым аппаратын сүтеп-җыю өлешен конкурсының беренче көнендә үттем. Барлык өч этап арасында иң авыры шул булгандыр дип саныйм. Тәҗрибәм булса да, эшеңне карап, аңа бәя биреп торучы хөкемдарлар алдында бераз каушадым да, дулкынландым да. Шулай да, барсын да хәлемнән килгәнчә эшләдем, ялгышлар җибәрмәдем дип ышанам, – дип үзенең тәэсирләре белән дә уртаклашты Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта 18 елга якын сыер савучы Гүзәл Газетдинова.
Җиңүчеләр күп булмый ул – алтын бөртегедәй кадерле
Киеренке, шул ук вакытта күңелле ике көнлек конкурс та тәмамлануга якынлашты. Хөкемдарлар белән ярыш нәтиҗәләре тикшереледе, баллар кушылды һәм быелгы республикакүләм савымчылар конкурсының җиңүчеләре дә билгеләнде.
Илленче, юбилей конкурсның абсолют чемпионы, бәйгенең Кубок иясе итеп Азнакай районының савым операторы Резеда Газыева танылды. Ул 92,64 балл җыеп, бар көндәшләрен узды. Аңа Кубок белән бергә җиңүче дипломы һәм акчалата сертификат тапшырылды.
40 яшьтән алып һәм аннан да өлкәнрәкләр яшь категориясендә I урынны Елена Емельянова (Лениногорск районы), II урынны Фәридә Һидиятова (Балтач районы), III урынны Айгөл Васильева (Буа районы) алды. Аларга чемпион исеме, җиңүче дипломы һәм акчалата сертификатлар бирелде.
Яшьләр арасында чемпион исемен һәм беренче урынны райондашыбыз, Сәйдәшев исемендәге хуҗалык савымчысы Гүзәл Газетдинова яулады. II урынны да әлеге хуҗалыкның яшь савымчысы Анастасия Кудряшова алды. III урын баскычына исә Апас районыннан Рәзинә Гафиятуллина менде. Бу уңган туташларга да дипломнар һәм акчалата сертификатлар тапшырылды.
Төрле районнардан килгән савымчыларны һәм райондашларыбызны әлеге җиңүләре белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Ә бәйгенең абсолют чемпионы Резеда Газыевага исә алдагы ярышта уңышлар гына телисе килә. Чөнки август аенда аны Түбән Новгородта үтәчәк Россиякүләм савымчылар конкурсы көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев