Якты юл
  • Рус Тат
  • Игенчеләргә ныклап эшләргә җай юк

    Быелгы уракның район игенчеләре өчен җиңел булмаганын ишетеп түгел, күреп беләбез. Нәкъ урак вакытына яңгырлар бер туктамас булып, урып-җыюга комачау итеп кенә торды. Хәзер дә кыска вакытлы явым-төшемнәр, салкынча һава торышы игенчеләргә бер дә файдага түгел. Шулай да, кырларда эш туктап тормый. Һәр аяз мизгелне үзләренә җай итеп, хуҗалыкларда игеннәрне...

    «Гигант», «Алмаз», «Камский», «Чаллы яшелчәсе», «Ярыш», «Кама», «Кама Бекон», Сәйдәшев исемендәге хуҗалык басуларында эш оешкан төстә бара.

    Бу атна дүшәмбесенә «Алмаз» хуҗалыгында барлык иген мәйданнарының 85 процентында игеннәр җыеп алынган. Хуҗалык буенча уртача уңыш - 33,2 центнер. «Гигант» хуҗалыгында кырларның 70 процентыннан игеннәр җыеп алынган, уңышы гектарыннан - 41,7 центнер. Әлеге ике хуҗалыктан «Камский» җитештерү кооперативы да калышмый. Хуҗалык игенчеләре булган мәйданнарның 63 процентында эш башкарган. Уртача уңыш гектарыннан 32,1 центнер. Алда санап үтелгән «Чаллы яшелчәсе», «Ярыш», «Кама», «Кама Бекон», Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкларда урып-җыю мәйданнарының 54-57 процентында эш тәмамланган.

    Авыл хуҗалыгы белгечләре әйтүенә караганда, урып-җыюның сузылуы, һава торышыннан тыш, хуҗалыкларда комбайннарның җитмәвендә, хуҗалык җитәкчеләренең игеннәрне соңрак, бөртектә дым 14-15 процентка калуын көтүләрндә һәм шуңа күрә эшне соңрак башлавында күрәләр. Ләкин һава торышының тотрыксызлыгын, яңгырларга китү ихтималын гына онытканнар. Моның һәммәсе дә уңышны өлешчә югалтуга, бөртек киптерүгә бәйле чыгымнарның артуына китерә.

    Бүген, 19 августта, тагын яңгырлар яварга тотынды. Билгеле инде, явым-төшемнәр эшне тулы куәткә алып барырга комачау итә. Сәйдәшев исемендәге хуҗалык комбайннары да бу көннәрдә гаражда тын тора - яңгырлар аларның эшен тоткарлый.

    - Якшәмбе көнне 800 гектарда булган арпаны алып бетергән идек. Уңышы да яхшы чыкты. Гектарыннан 31,3 центнер бөртек җыеп, ындыр табагына алып кайттык. Кичә, бүген яуган яңгырлар аркасында басуга чыгып булмый. Явым-төшемнәр туктап, көннәр аязу белән 1100 гектардагы сабан бодаен җыя башлаячакбыз, - диде безгә телефоннан хуҗалык җитәкчесе Марат Сафин.

    Әлеге хуҗалыкта эшләнәсе эшләрне вакытында башкарып чыгачакларына бер дә шикләнмибез. Берьюлы сигез комбайнда иген уңышын җыйган, шунда ук саламны биш пресс белән кысып барган уңган эшчеләре булган әлеге хуҗалыкта тырышып, һәрнәрсәне җиренә җиткереп эшләргә өйрәнгәннәр. Табигате генә мәрхәмәтен күрсәтеп, игенчегә көнен бирсен иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: урак
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: