Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

“ Иң матур пар” бәйгесенең җиңүчеләре билгеле

Тукай районы уңдырышлы туфрагы, шифалы сулары, гаҗәеп урманнары, алдынгы авыл хуҗалыгы белән мәгълүм. Шулай да аның иң зур байлыгы - киң күңелле, тырыш, сөйкемле кешеләре. Якташларыбызның асыл сыйфатларына тагын бер кат игътибарны җәлеп итәр, ил-көндәге борчу-мәшәкатьләрне читкә куеп, бик күпләргә үрнәк булырдай парларны барлар өчен "Якты юл" газетасы "Иң матур...

Тукай районы уңдырышлы туфрагы, шифалы сулары, гаҗәеп урманнары, алдынгы авыл хуҗалыгы белән мәгълүм. Шулай да аның иң зур байлыгы - киң күңелле, тырыш, сөйкемле кешеләре. Якташларыбызның асыл сыйфатларына тагын бер кат игътибарны җәлеп итәр, ил-көндәге борчу-мәшәкатьләрне читкә куеп, бик күпләргә үрнәк булырдай парларны барлар өчен "Якты юл" газетасы "Иң матур пар" бәйгесен оештырды. Анда Тукай районының төрле авылларында яшәүче, төрле яшьтәге алты пар катнашты.

Иң беренче булып безгә Круглое Поле поселогыннан хат язучылар - Виталий һәм Татьяна.

Алар өч елдан артык бергә. Егет белән кыз үзара мөнәсәбәтләрендәге иң зур сынау дип армияне атый. Виталий намус белән хезмәт иткән, ә Татьяна аны озатып, тугрылык белән көтеп, сагынып каршы алган. Авырлыклар вакытында холкың ниндилеге күренә, һәм иң мөһиме - бер-беребезгә кирәклегебезне аңладык, ди яшьләр. Сер итеп кенә әйтәбез, хәзерге көндә гаилә кору планнары да юк түгел. Алар бик актив катнаша башлап, беренчелеккә чыкан иде, тик соңрак, билгеле бер сәбәпләр аркасында игътибарын башкага юнәлтә.

Нибары бер атнага калышып, бәйгегә Борис һәм Людмила кушылды.

Борис - Татарстан егете, ә Людмила - Сосновый Бор поселогы кызы.Людмила Белова "Якты юл" газетасы укучыларына яхшы таныш. Аның уңышлары турында мәкаләләр еш дөнья күрә - укуда, спортта, белем алган югары уку йортындагы фәнни эш белән шөгыльләнүе турында. Яшьләр бер-берсе белән күптән таныш, инде биш ел очрашалар икән. Бер -берсен ышана белгәне өчен ярата, хөрмәт итәләр. "Бориска гашыйк булуыма килгәндә, анда башкаларда булмаган сыйфатлар бар - тугрылык, тәрбияле булу, тырыш, эш сөючәнлек. Ул - намуслы, мәрхәмәтле, максатчан. Аның артыннан дөнья читенә китәрлек!", ди Людмила.

Әлеге пар 640 тан артык тавыш җыйды. Ә бу - барлык тавышларның яртысы диярлек. Җиңеп чыгарга аларга дуслары, туганнары һәм беренче булу теләге ярдәм иткән.

Аннары редакциягә Әбүзәр һәм Айсылу Габдрахмановлар хаты килде.

Гаилә корып бергә яшәүләренә утыз елга якын. Армия сафларында хезмәт итеп кайткан, чибәр, уңган Әбүзәр мәктәпкә физкультура укытырга килә. Югары сыйныфта укучы чая кыз Айсылу, аны күрүгә, "Ул - минеке булырга тиеш! " дип уйлап куя. Менә дигән ике ул үстергән, икесенә дә югары белем бирергә ярдәм иткән, ныклы тормыш алып баручы, Сәет авылының күрке булган бу пар ул вакытларны хәзер елмаеп искә ала. "Язмышымда шундый кеше белән очраштырган өчен мин Аллаһы Тәгаләгә бик рәхмәтле, ул - минем ныклы терәгем! ", ди Айсылу ханым.
"Акыллы, чибәр, кеше хәленә керә белә, әти-әниемне хөрмәт итә, ир буларак мине тәрбияли. Үзенә әйткәнем юк, шулай да мин аны яратам. Айсылу өчен утка-суга керергә әзер!", ди Әбүзәр абый.

Новый поселогында яшәүче Хәбибуллиннар һәм Семеновлар турында безгә Әҗмәкәй авыл җирлеге ветераннар Советы председателе Нурия Абдуллина хәбәр итте. "Минем күршеләрем - менә дигән матур парлар! Ерак 1958 елны Казаклар авылында яшь, алдынгы комбайнер Мәҗитнең күзе куе чәчләрен ике толымга үреп салган, зифа буйлы туташка төшә. Танышалар, озак кына йөргәннән соң, кавышалар.

Мәҗит абый белән Хәлимә апа Хәбибуллиннар дүрт кыз үстереп, аларга югары белем биреп, зур тормыш юлына озаттылар.
Тормышнын ачысы күбрәк булды, әмма икәү, тигез булгач, жиңеп була икән, ди Хәлимә апа. Балалары гел кайтып, булышып торалар,

Икенче күршеләрем - Николай абый белэн Настя апа Семеновлар инде 56 ел бергә гомер итәләр. 5 ул үстерделәр.

Аларның өйләре фиалка бакчасын хәтерләтә. Чәчәкләрне, бик күп көч куеп үстереп, Николай абый белэн Настя апа барлык якыннарына, туганнарына бүләк итә", - дип язды ул безгә.

"56 ел буена тавыш күтәргәне булмады Николайның. Кул күтәргәне түгел, ачуланганы да булмады, бар эштә дә булыша, андый ирләр сирәк бит ул. Акыллы икәнен Гәрдәлегә кунакка баргач, аның белән беренче күрешүдә үк аңладым."Аннары, елмаеп, өсти: "Дөрес, хатыны яхшы булганның , ире яхшы, диделәр миңа".

Иң соңгы булып бәйгегә Боерганнан Ильяс һәм Гөлшат кушылды. Кыска вакыт эчендә алар шактый тавыш җыйды, тик , кызганычка каршы, бу саннар беренчелеккә чыгарга мөмкинлек бирмәде.

Ай ярым дәвамында барлык катнашучыларның фотосурәтләрен, һәркемнең күпме тавыш җыйганын газетаның сайтында (интернет челтәрендә безне http://www.tukai-rt.ru/ адресы буенча таба аласыз) күзәтеп барырга мөмкин иде.

Гадел булсын өчен, җиңүчене тавыш бирү юлы белән, ягъни сез - укучылар фикеренә таянып, билгеләдек.

Шулай итеп, вәгъдә иткәнчә, 14 май, 20.00. сәгатьтә йомгак ясадык. Ул мондый:

1 урын - Борис һәм Людмила

2 урын - Әбүзәр һәм Айсылу Габдрахмановлар

3 урын ­- Виталий һәм Татьяна

4 урын - Николай абый белэн Настя апа Семеновлар

5 урын - Ильяс һәм Гөлшат

6 урын - Мәҗит һәм Халимә апа Хәбибуллиннар

Иң күп тавыш җыйган Борис һәм Людмиланы җиңүләре белән котлыйбыз! Барлык катнашучыларга рәхмәт әйтәбез һәм бүгенге бәйрәм - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән тәбрик итәбез! Башкаларга үрнәк, бер-берегезгә терәк булып , тормышка ямь өстәп, сәламәт яшәгез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев