Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Хыялда – тимер юл

Кайда укырга керергә? Нинди белгечлекне үзләштерергә? Кайда хезмәт хакын күбрәк түлиләр? Югары сыйныфларда укыган һәр укучыны, аларның әти-әниләрен борчый торган сораулар бу. Бүген сүзем шушы сорауга җавап тапкан районыбыз яшьләре турында булачак. Алар тимер юлчы һөнәрен сайлаган.

Узган ел Круглое Поле урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Зиннур Наильев Бөгелмә шәһәренең төзелеш-техник көллиятенә укырга кергән һәм кыска гына вакыт әчендә, үзен уңай яктан гына күрсәтергә дә өлгергән. Аның белән бергә көллияттә укучы Александр Хорьков, Роман Кандалинцев, Алмаз Уразаев, Илдар Базлыев, Федор Мигачев та - Круглое Поледан. Бүгенге көндә алар бик кирәкле һөнәр - «локомотив машинисты» белгечлеген үзләштерәләр. Төзелеш-техник көллиятендә егетләргә 3 ел да 10 ай укырга туры киләчәк.
- Ни өчен әлеге белгечлекне сайладың? - дигән соравыма, Зиннур бер дә икеләнеп тормыйча:
- Мин кечкенәдән үк үземне ниндидер техника, машина янында күз алдына китерә идем, ә бу көллияттә шушы хыялымны тормышка ашырырга мөмкин булачак, - диде ул.
Уку алдынгысы Зиннур «Жара» дип исемләнгән шаяннар һәм тапкырлар клубында да уйный, ә буш вакытларында исә спорт белән шөгыльләнә.
- Мәктәп елларында мин футбол, баскетбол белән кызыксына идем. Ләкин җитди итеп җиңел атлетика белән шөгыльләнергә керештем. Шәһәркүләм бәйгеләрдә генә түгел, республикада үткәрелгән ярышларда да катнашып, призлы урыннарга ирештем идем. Аннары җиңел атлетика буенча I разряд алдым. Көллияттә дә җиңел атлетика белән мавыгуымны дәвам итәрмен дип уйлаган идем, кызганычка, андый спорт төре юк монда. Аның каравы мин көллият данын яклап, йөгерү, чаңгыда шуу, баскетбол, спортның хәрби-гамәли төрләре буенча ярышларда катнашам.
Күптән түгел Бөгелмә шәһәрендә үткәрелгән ярышларда, Зиннур Наильев сафта йөрү, мылтыктан ату, аны җыю һәм сүтү кебек спорт төрләре буенча 2 нче урынга лаек булган. Егет белән аралашуы шуның кадәр җиңел һәм рәхәт. Мин сорауларымны бирдем, ә ул барысына, егетләргә хас төгәллек, җитезлек белән җавап кайтарды. Остазлары Гаяз Бакусев һәм Любовь Гыйльмановага зур рәхмәтен дә белдерде егет.
Биклән егете Илдар Эшкуватов, Круглое Поле поселогы кызлары Лилия Гыймазиева һәм Алинә Хөснуллина белән бергә Уфа шәһәрендә урнашкан Самара филиалы тимер юл транспорты техникумында укыйлар. Беренче семестрны Илдар бик уңышлы тәмамлаган, шуңа күрә стипендия дә алып бара.
Лилия белән Алинә да бик җитди һәм техника белән бәйле һөнәрне сайлап ялгышмаганнар. Кызлар станция буенча дежур һөнәрен үзләшәләр. Укудан кала, Лилия җырларга, ә Алинә биергә ярата. Лилия 2012 елда фортепьяно классы буенча музыка мәктәбен дә тәмамлаган. Җырларга ярата. Техникумда үткәрелгән конкурсларда актив катнаша.
Тагын бер Круглое Поле поселогы егете Эдуард Маркелов Самара дәүләт университетында белем ала. «Кечкенәдән үк үземне тимер юллар станциясе эшчесе итеп күз алдыма китерәм идем, - дип сөйли Эдуард. - Әбием кадрлар җыю буенча җитәкче урынбасары, бабам - юллар монтеры, ә әтием - менә инде 15 елдан артык Куйбышев тимер юлларының бер предприятиесендә эшли. Шуңа да һөнәр сайлау бик җиңел булды». Эдуард белгечлек буенча хәбәри юллар инженеры булачак, ә хыялы исә тимер юл станциясе башлыгы булу.
- Студент тормышы ул үзе бер кызык. Тулай торакта яшибез, ә анысы исә аерым бер дөнья. Нәрсә ашарга пешерәләр, шуны ашыйсың. Булмаса, үзеңә нәрсәдер әмәлләргә туры килә. Моның уңай ягы шунда - ашарга пешерергә өйрәндем, - дип көлдерде егет. Эдуард укудан кала спорт секциясенә һәм тернәкләндергеч бассейнга да йөрергә җитешә. Яраткан фәннәре - югары математика, молекуляр физика. Алда Эдуардны мавыктыргыч дәресләр, һөнәр үзләштерү һәм практика көтә.
Бу яшьләр белән аралашуы үземә дә бик мавыктыргыч булды. Алар укулары, яраткан шөгыльләре турында шундый кызыктырып сөйлиләр, ничектер үземдә дә, алар янында булып, тимер юл транспорты хезмәткәре һөнәренә өйрәнү теләге туды. Ә егет-кызларга бер генә теләк - хыяллары тормышка ашсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: профессия хөнәр сайлау