Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Хөрмәтле район Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, ветераннар!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм. Эчке эшләр органнары һәр елны 10 ноябрьдә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Әлеге дата озак еллар «Милиция көне» исеме астында бәйрәм ителде, ә 2011 елның мартыннан Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне дип үзгәртелде. Сайлаган һөнәрегез авыр да, катлаулы да. Халык иминлеген саклаганда кайвакыт...

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм.

Эчке эшләр органнары һәр елны 10 ноябрьдә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Әлеге дата озак еллар «Милиция көне» исеме астында бәйрәм ителде, ә 2011 елның мартыннан Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне дип үзгәртелде.

Реклама

Сайлаган һөнәрегез авыр да, катлаулы да. Халык иминлеген саклаганда кайвакыт үз гомерегезне дә куркыныч астына куярга туры килә. Сезнең сафта бары тик тәвәккәлләр генә атлый ала. Иңнәрегезгә бик зур җаваплылык: районда законлык һәм җәмәгать тәртибен, халыкның иминлеген саклау эше йөкләнгән. Бүгенге катлаулы шартларда әлеге бурычларны үтәү сездән һәрдаим әзерлекле, кыю, тәвәккәл булуыгызны таләп итә. Һәм бу нәүбәттән намуслы хезмәтегез мактауга лаек, һөнәри осталыгыгыз районда хокукый тотрыклылыкның гаранты булып тора. Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан барлык райондашлар исеменнән тынгысыз хезмәтегездә уңышлар, сәламәтлек, рух ныклыгы, гаиләләрегезгә иминлек телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X