Якты юл

Тукай районы

Рус Тат
Көн үзәгендә

Хәрәкәт игелекле эшләр башкара

28 август көнне «Президент белән бергә» иҗтимагый хәрәкәте Республика көненә багышлап үткәрелгән, «Безнең Республика: Без булдырабыз! Без бергә! Татарстан Республикасы көне белән!» дип аталган балалар открыткалары эскизлары конкурсы җиңүчеләрен бүләкләде. Алар арасында безнең районның Круглое Поле поселогында яшәүче, Кама сәнгать һәм дизайн институтының өченче курсында укучы Анна Рогова да бар....

28 август көнне «Президент белән бергә» иҗтимагый хәрәкәте Республика көненә багышлап үткәрелгән, «Безнең Республика: Без булдырабыз! Без бергә! Татарстан Республикасы көне белән!» дип аталган балалар открыткалары эскизлары конкурсы җиңүчеләрен бүләкләде. Алар арасында безнең районның Круглое Поле поселогында яшәүче, Кама сәнгать һәм дизайн институтының өченче курсында укучы Анна Рогова да бар.

«Президент белән бергә» хәрәкәте агымдагы елның апрель аенда Татарстанның барлык иҗтимагый оешмалары вәкилләре җыелган «Без булдырабыз! Без бергә! Мы можем! Мы вместе!» форумында оештырылган иде. Хәрәкәт татарстанлыларны берләштерү һәм президент программаларын һәм инициативаларын тормышка ашыруда конкрет гамәлләр белән ярдәм итү максатын куйды.

Бүгенге көндә «Президент белән бергә» хәрәкәте филиаллары республиканың һәр районында эшли. Активистлар һәр көнне 150 төрдән артык чара үткәрә.

Районда да хәрәкәтнең җирле бүлекчәсе тарафыннан атна саен ким дигәндә ике-өч чара уздырыла. Мәсәлән, әле күптән түгел генә, Татарстан көне уңаеннан, хәрәкәт активистлары «Республиканская ленточка» акциясендә катнаштылар. Аның барышында Круглое Поле, Иске Җирекле, Иске Абдул, Түбән Суыксу һәм башка эре авыл җирлекләрендә яшәүчеләргә мең данә лента һәм «Президент белән бергә» дип язылган значоклар таратылды. Аларның эшчәнлеге белән якыннанрак танышу максатыннан без район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенең баш белгече Фәнүдә Фәррахова белән сөйләшеп алдык. Ул безгә түбәндәгеләрне сөйләде:

- Әлеге хәрәкәт кысаларында тукайлылар Сабантуйда ГТО нормаларын да тапшырды, күптән түгел Иске Җирекле авылында веломарафон үтте, Сосновый Бор поселогында резина көймәләрдә йөзү буенча ярышлар уздырылды, район яшьләре форумда катнашты, мини-футбол буенча чемпионат үтте, «Без сәламәт! Сез дә кушылыгыз!» дип аталган спартакиада узды, Иске Җирекле, Мусабай-Завод, Иске Абдул һәм башка авылларда яшәүчеләр ачык һавада иртәнге зарядкага чыктылар, урам пикетлары башланды, соңгы вакытта җирле бүлекчә активистлары яшь сайлаучылар белән очрашулар да уздырды. Бу максатта «Шәфкать» халыкка ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре аерата активлык алып бардылар.

24 июльдән игълан ителгән «Безнең Республика: Без булдырабыз! Без бергә! Татарстан Республикасы көне белән!» дип аталган балалар открыткалары эскизлары конкурсында исә безнең районнан 15 бала катнашты, бәйгегә барысы 17 эш тәкъдим ителде. Республиканың 29 муниципаль районыннан килгән 375 открытка эскизы арасыннан 9 баланың эше җиңүчеләр исемлегенә керде, 3есенә кызыксындыру призлары бирелде. Анна Рогова - 9 җиңүченең берсе. Кыз «Бәйрәм белән, Татарстан Республикасы!» дип аталган ике эскизы белән 15-18 яшьлекләр арасында икенче урынга лаек булды. 28 августта башкалада үткән бүләкләү тантанасында ул да катнашты, җиңүче дипломы һәм башка истәлекле бүләкләр алып кайтты.

«Дөресен әйткәндә, җиңүне көткән идем. Ни өчен катнашырга ниятләдемме? Круглое Поленың мәктәп директоры шалтыратып, Татарстан Республикасы көненә сеңлемә рәсем ясарга ярдәм итүемне сорады. Минем ул темага эскизлар бар иде инде. Аннары аларны конкурска да җибәрергә уйладым», - ди Анна үзе.

«Президент белән бергә» иҗтимагый хәрәкәте тарафыннан чаралар уздыру әле дәвам итә. Районда актив балалар, яшьләр һәм, ниһаять, өлкәннәр күп. Мондый чараларның һәрберсен алар зур кызыксыну белән көтеп ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев