Һәр авылда Сабантуйлар күңелле үтәчәк
Бүләкләр җыю — татарларда Сабантуй алдыннан үткәрелә торган күркәм йола. Ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләренә тугрылык саклап, Сабантуй бәйрәменә һәм Тукай районының күп кенә авылларында урамнарга бүләкләр җыюга чыктылар. Бүләкләрне төрле уеннарда, ярышларда җиңүчеләр өчен, батырлар өчен җыялар.
Яңа Бүләк җирлегендә
Яңа Бүләк авыл җирлеге составына керүче дүрт авылда да Сабантуйга бер атна кала бүләкләр җыю оештырылды. Милли киемнәр киеп, җырлар, гармуннар белән урамнар буйлап йөрделәр. Һәр авылның үз активисты бу эштә башлап йөрде, Иске Теләнчедән мәктәп директоры Гүзәлия Сабирова, Күктәк-Мирсәиттән китапханәче Зөлфия Мингалиева, Байбүләктән балалар бакчасы хезмәткәре Роза Хәбибуллина һәм Яңа Бүләктән клуб мөдире Дилбәр Гыймазетдинова.
Назир һәм Назим Гыймазетдиновлар күрше авылларда да гармун уйнап йөрделәр.
Күпләр бүләк итеп сөлге һәм яулык алып чыктылар. Яңа Бүләк авылында яшь кызларны татар чигү сәнгатенә өйрәтү традициясе кире кайтарырга ниятлиләр.
Бүләкләр белән бергә һәркем үзенең җылы теләкләрен әйтте. Унынчы дистәне ваклап баручы хөрмәтле Кифая әби Әхмәтҗанова барысына да тыныч күк, мул уңыш, иминлек, Сабантуйда катнашучыларга уңышлар теләде.
Аның авылдашы аксакал Әсфәр Вәлиев урамда тузаннарны туздырып, матур биюе белән барысын да гаҗәпләндерде.
Байбүләк авылында кәләш бүл әген алып чыгуның элеккеге йоласын да искә төшерделәр. Гөлфинә Хәбибуллина яшь килене Айгөлдән бүләккә матур киемнәр җыелмасы тапшырды, аны Сабантуйда ерак арага йөгерүдә беренче килгән җиңүчегә тапшырачаклар.
Ә 10 июньдә Яңа Бүләктә узачак авыл бәйрәмендә абсолют батырны ни белән бүләкләрләр? Әлбәттә, яшь бәрән белән! Аны бүләк итеп авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәгетдинов бирәчәк, ул хатыны Фәридә белән шәхси хуҗалыкта берничә дистә сарык тота. Авыл җирлеге башлыгы элек үзе дә көрәш келәмендә көч сы-
нашкан, күп тапкырлар баш батыр булган. Аның көндәше еш кына тарих укытучысы булып эшләүче Сәлмән Әхмәтҗанов булган. Сәлмән ага буш вакытларында балаларны һәм яшьләрне милли көрәшнең зирәклекләренә өйрәтә. Хәзер инде ул тәрбияләгән көрәшчеләр-Сабантуйда катнашучылар. Җирле спортчылар, данлыклы егетләр Ринат Мингалиев һәм Равил Зәйнашев келәмгә чыгарга әзерләнәләр.
Сәмәкәй авылында
Сәмәкәй авыл җирлегендә машина белән авылны әйләнеп, бүләкләр җыю оештырылды. Бизәкле машина руле артында клуб мөдире Илгиз Хәйруллин үзе иде, радиодан күңелле татар халык көйләре яңгырый, ерактан ук кешеләрнең үзенә игътибарын җәлеп итә. Күп кенә авылдашлар йолага алдан әзерләнгәннәр, үз бүләкләрен урамга алып чыгып көтеп торалар. Ләкин аларны тапшырыр алдыннан үз талантыңны күрсәтергә кирәк.
-Ничек инде башкача? Һәркем халык биюен яки җырын башкарырга тиеш. Бу авылда шундый матур йола бар. Мин үзем дә, бүләкләр төялгән машина минем өемә килеп җиткәч, биедем. Гаиләбездән бүләк итеп – симез һәм матур бәрән бирдем, - дип сөйләде Сәмәкәй авыл җирлеге башлыгы Илшат Усманов.
- Карга һәм Чишмә урамнары халкы аеруча актив булдылар, алар барысы бергә бүләк җыючыларны хөрмәтләп каршыларына ук чыгып бастылар. «Зиләйлүк» ансамбле кызлары Гөлфирә Мәхмүтова, Зәкия Галимҗанова биюгә үк керештеләр, Гөлнәзирә һәм Зәкия әбиләр дә үткәннәрен искә төшереп сөйләп алдылар. Авылның өлкән яшьтәге кешеләре Нәзирә Фәрваева һәм Гамбария Хәнипова чын күңелдән тынычлык һәм игелек теләделәр, үгет – нәсыйхәт догалары әйттеләр, - дип уртаклашты җирле мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Роза Хәйруллина.
Мусабай Заводы авылында
Чигелгән сөлге белән бизәлгән атта Мусабай-Завод авыл җирлегендә милли бәйрәмгә бүләкләр җыю аеруча күңелле үтте. Аты белән игелекле җан Рифкать ага Гимаев үзе чыкты. Әле авыл башына да барып җитмәделәр, ә ат арбасы Сабантуйда катнашачак спортчылар һәм артистлар өчен бүләкләр белән тулды. Анда сөлгеләр, түшәк кирәк-яраклары, яулыклар, тукымалар, савыт-саба һәм бик күп башка кыйммәтле әйберләр бар иде.
Авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Зөлфия Хөсәенова хәбәр иткәнчә, ул үзе дә татар милли киемнәрен киеп бүләк җыярга чыккан, иң зур бүләкне традиция буенча эшмәкәр Илнар Сәлихов ясаган. Йорт өчен кыйммәтле техниканы абсолют батырга традицион бәрән белән бергә тапшырачаклар, аны бу көнгә фермерлар Шәриф һәм Гөлнара Сәлимовлар махсус әзерләгәннәр. Бу көнне бәйрәм фондына шактый акча да җыелган. Бу акчага бәйрәмне үткәрү өчен кирәкле әйберләрне сатып алачаклар.
Мусабай-Заводта бүләкләр җыю йоласы якташыбыз, талантлы җырчы Илмир Ямаловның халык җырларын башкаруы белән дә аерылып торды.
Сабантуйга авылга күп санлы кунаклар килүен көтәләр, чөнки авыл халкы алдында «Риваять» фольклор төркеме, татар эстрадасының танылган артистлары Гөлназ Сираева, Нурзадә һәм, әлбәттә, Илмир Ямалов үзе чыгыш ясаячак.
Һәр авылда Сабантуйлары күңелле үтәчәк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев