Иске Абдул халкы аны ун елдан артык җыя, башка авылларда да шулай бердәм булып акча бирерләрме?
6 июль, якшәмбе көнне, районның 13 җирлегендә үзара салым җыюга багышланган референдум узачак. Бу чарада халык әлеге салымны җыю, аның күләмен, акчаның нинди максатларга юнәлтелүен, кемнәргә ташламалар биреләчәген хәл итәргә тиеш. Референдум Бәтке, Борды,...
Үзарасалым беренче ишеткән, яңа әйбер түгел. Күп авылларда аны электән үк һәм гомергә җыеп килделәр. Өлкән яшьтәгеләр үзарасалымның авылларда сугыш, аннан соңгы авыр елларда да җыелуы турында сөйли. Ә хәзер халыктан җыелган 1 сумга өстәп 4 сум бирәчәкләр. Бу яңалык Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 22 ноябрендә кабул ителгән 909 санлы карарында тәгаенләнгән. Үзарасалым турында «РФ да җирле үзидарә органнарының эшен оештыруның гомуми принциплары турында»гы 131 Федераль канунның 56 маддәсендә төгәл әйтелә. Ул - җирле мәсьәләләрне хәл итүгә, халыкның үз теләге буенча җыела торган акча. Аның күләме биредә яшәүчеләрнең барысы өчен дә бер, закон ташламага ия затларны билгеләргә рөхсәт итә. Әмма аларның саны җирлектәге халыкның 30 процентыннан да артып китмәскә тиеш. Гадәттә, мондый ташламалар сугыш ветераннары, беренче, икенче группа инвалидларга бирелә. Бюллетеньнәрдә тавыш бирүгә бу сорау аерым пункт итеп кертелгән.
Мин алдагы ялларда узачак тавыш бирү һәм аңа авыл кешеләренең мөнәсәбәтен белү өчен берничә җирлектә булып кайттым. Иске Абдулда үзарасалым белән шактый еллар эшләүләрен исәптә тотып, иң беренче шунда юнәлдем. Авыл иртәнге ыгы-зыгы белән яши. Һәркем үз йомышы белән каядыр ашыга. Авыл җирлеге бинасында советның секретаре Гүзәл Әхтәмованы очратып, сораштырдым. Иске Абдулда 600 хуҗалык бар. Үзарасалымны моңа кадәр 150 сумнан җыйганнар, референдумга 100 сумнан дип чыгаралар. Авыл кешесе аны үз җае белән авыл Советына китерә, ә җыелган акчаны янгын сүндерү машинасын тоту, аның шоферына хезмәт хакы түләүгә юнәлткән булганнар.
- Референдум шул ук сайлаулар бит инде ул. Авылда хәзер эш өсте инде анысы. Шулай булса да, халыкка тавыш бирүдә катнашырга кирәклеген, мәсьәләнең асылын аңлатырга тырышабыз. Агитаторларыбыз өйдән-өйгә йөри. Аннары безнең авыл халкына үзарасалымның ни икәнен аңлатып торуның кирәге дә юк, авыл ихтыяҗына җыела торган акча икәнен һәркем белә, үзләре үк китереп түлиләр, җәйгә авылда дача тотучылар белән генә кыенырак, - ди, Гүзәл Фалис кызы.
Ә авыл халкы бу уңайдан нәрсә уйлый икән соң? Урамнан үтеп-сүтеп йөрүчеләрне, каршыда гына урнашкан балалар бакчасы хезмәткәрләренең фикерен белергә булдым. Аш пешерүче Фәрдәнә Зиязетдинова Иректаң авылыннан көн саен 6 километр арадан килеп эшли икән. Шәһәрдән 3 ел элек әниләрен карарга кайткан булганнар. Инде кадерле кешеләрен җирләсәләр дә гаиләләре белән биредә яшәп калганнар.
- Авылга файдага булгач, үзарасалымны әйткәнне, искәрткәнне көтмичә түләп киләбез. Ул барыбыз өчен дә кирәк янгын сүндерү машинасын эш хәлендә тотуга юнәлтелә. Ул бит зур акча түгел, аның алай җыешып кына хәл ителми торган мәсьәләләре дә бар бит әле. Әйтик, Иске Абдулда су кертергә кирәк. Безнең балалар бакчасына су кертелмәгән, бу бик уңайсыз. Авыл халкы куллану өчен суны ишек алларындагы коедан ала, чәйгә, аш пешерү өчен чишмәдән алып кайта.
Сүзгә, кешеләр җыелышып торганны күреп, машинасын туктатып, безнең янга килгән Фәрит Әхтәмов кушыла.
- Әле әнә яңа гына су кертергә коелар китерделәр. Бәлки быел булыр инде. Безнең бит монда грунт сулары бик якын. Шунлык белән су кертү катлаулы.
- Шулаймы! И, алай булгач эшкә тотынырга исәплиләрдер. Бик әйбәт булыр иде, - дип җаваплый аңа сөенеп Фәрдәнә ханым.
Авыл җирлеге башлыгы Резедә Сафина быел «Чиста су» республика программасына кертелүләре һәм Иске Абдулны сулы итәргә җыенулары турында сөйләгән иде шул. Зур йөк машинасының махсус җиһазларны ындыр табагы биләмәсенә кертеп бушатканын керешли без дә күреп калдык. Бу инде авыл өчен бик зур вакыйга буласы. 7 километрдан артык су челтәре сузылачак. Скважина казу өчен ике участок межалап куйганнар. Болай булса, авыл халкы тәмам рәхәткә чыгачак икән.
Җирлектәге проблемалар турындагы сөйләшүебезгә почтада эшләүче Энҗе Исламова, кызы Самира белән декрет ялында утыручы Гүзәл Мөхәммәдиева, машина йөртүче Нәркиз Фәрвәев та килеп кушылдылар. Алар да бер фикер дә.
- Җирле мәсьәләләрне хәл итүдә һәр төрле юлларны да файдаланырга кирәк. Үзарасалымны болай да җыя идек, инде хөкүмәттән өстәп тә биргәч, бу бик яхшы бит инде. Моны, әлбәттә, хупларга кирәк - ди, Гүзәл ханым да. Чөнки һәммәбез дә үзебез яшәгән җирлектә юлларның төзек, суның, газның өйгә кертелгән, урамнарның чиста, зиратларыбызның каралган булуын телибез. Ә боларның барысына да район, республика акчаларының гына җитмәве күз алдында.
Иске Абдулда үзарасалымга әнә шулай бик хәерхаһлы карасалар да, авыл җирлекләре башлыкпары белән сөйләшүдән бөтен авылларда хәлнең болай ал да, гөл тормавы ачыкланды.
- Бездә акча бирергә теләмәүчеләр шактый, - ди Калмаш җирлеге башлыгы Равия Габдуллина, - аңлатуы, җыюы кыен булачак инде.
- Бездә дә бирергә атлыгып тормыйлар, бигерәк тә шәһәрдән кайтып йорт тотучылар, - ди Яңа Бүләк авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәгетдинов. - Биредә яшәгәч, башкалар белән бер булырга туры килә дип аңлатырбыз инде.
6 июльдә авыл җирлекләрендә яшәүчеләр җирле мәсьәләләрне чишүдә катнашуын референдумда тавыш биреп хәл итәчәк. Сайлау участоклары иртәнге 7 дән кичке 8 гә кадәр эшли. Халыкның 50 процентының референдумда уңай тавыш бирүе кирәк. Ә инде референдумның уңышлы үтүе республикадан өстәмә акчалар бүленүгә юл ача.
Нет комментариев