Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Фермерларны борчыган мәсьәләләр яңа булмаса да, алар хәл итүне сорый

Бүгенге көндә районда 65 крестьян-фермер хуҗалыгы, 31 гаилә фермасы бар. Үткән елда КФХлар белән 3503 тонна сөт, 31 тонна - дуңгыз, 42 тонна - сарык, 328 тонна - сыер, 1294 тонна кош ите җитештерелгән. Фермерлар шәхси хуҗалык тотучылар белән бергә 2014 елда җәмгысы 1,6 миллиард сумлык продукция җитештергәннәр. Дүшәмбе көнне...

Түбән Кама, Норлат, Мөслим районнарыннан килгән, шулай ук республиканың төрле почмакларында яшәүче фермерларны дүшәмбе иртәсе хәтәр эсселеге белән каршы алды. Минталип Миңнеханов исә килгән бер кунакны хуҗаларча җылы каршы алып, хәл-әхвәл белешә, аларны теркәү өстәленә озата тора. Семинарда фермерлардан кала ТР фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов, идарә белгечләре бар иде.

Иң элек кунаклар Минталип Миңнехановның бәрәңге, ашлык саклагычларын карап, техника паркы белән танышып чыкты. Аннары, автобусларга төялеп, фермерның басуларына юл тотты.

- Ел саен без 2 мең тоннадан артык бәрәңге, 1 тоннадан артык ашлык үстерәбез. Бәрәңгене Чаллыга һәм республиканың, Россиянең башка шәһәрләренә дә җибәрәбез, - дип сөйли семинарда катнашучыларга фермер.

Көзге, язгы бодай, бәрәңге басуларын иңләгән арада Минталип Исмәгыйль улы азык культуралары өчен файдалы булган ашламалар, корткычларга, чүп үләннәренә каршы препаратлар турында да бәйнә-бәйнә сөйләп, тәҗрибәсе белән уртаклашырга, киңәш бирергә җитеште.

Хакимиятнең утырышлар залында узган пленар өлештә исә фермерлар алдында Хәйдәр Сабитов, Минталип Миңнеханов, Камияр Байтемиров чыгыш ясады. Районның авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы белән Минталип Исмәгыйл улы Тукай районында яшәүче фермерларның, авыл хуҗалыгы предприятиеләре үсеше, фермер хуҗалыкларында үсемлекчелек продукциясен үстерүдә алдынгы технологияләрдән файдалану турында сөйләделәр. Республика фермерлары ассоцияциясе рәисе исә фермерларны борчыган сорауларны күтәреп, аларны республика җитәкчелегенә янә бер җиткерү, искәртүнең кирәклеген ассызыклады.

- Үзебезнең продукцияне шундый тырышлык белән, зур чыгымнар тотып җитештерәбез, ә аны сатуга барып җиткәч шактый кыенлыкларга, киртәләргә очрыйбыз. Әйтик, бәрәңгене юу, аны кибетләр таләп иткәнчә савытларга тутыру бик кыйммәткә - аена 500 мең сумга төшә. Күз алдыгызга китерегез: ул чыгымнарны каплау өчен фермер күпме продукция җитештереп, аны сатуга китерергә тиеш? Аннары кибетләрдә, агросәнгать комплексаларында сәүдә итү белән дә шактый сораулар, проблемалар туа. Әлеге мәсьәләләр берсе дә яңа түгел, безгә күптәннән таныш. Шулай да аларның һәммәсен бергә җыеп, республика җитәкчелегенә җиткерү өчен янә бер тапкыр очрашырга туры киләчәк. Чөнки без үз мәнфәгатьләребезне кайгыртырга, хокукларыбызны якларга тиеш, - диде Камияр Байтемиров.

Семинар ахырында фермерлар июль аенда янә бер очрашырга сүз куешты.

Республикакүләм фермерлар семинары Минталип Миңнехановның 65 яшьлек юбилей көненә туры килгәнгә, бу көнне фермер хезмәттәшләре, дуслары, күрше район фермерлары тарафыннан күпсанлы котлау сүзләре, җылы теләкләр кабул итте. Без дә үз чиратыбызда әлеге якты теләкләргә кушылып, районыбызның танылган фермерына ихластан исәнлек-саулык, балаларының игелеген күреп бәхетле яшәвен, җаваплы, халык өчен кирәкле эшендә уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев