Якты юл
  • Рус Тат
  • Фатирларны аерым җылытуга күчерү кирәкме?

    Круглое Поле халкын борчыган сорауларга редакция җавап эзли Татарстан Республикасы территориясендә инде берничә ел күпкатлы йортлардагы фатирларны аерым газ казаны куеп җылыту системасына күчерү буенча хөкүмәт программасы эшли. Быел әлеге программа кысаларында республикада 4 мең фатирны газ белән җылытуга күчерү күздә тотыла. Исемлектә безнең районның Круглое Поле поселогындагы үзәктән җылытылучы...

    Программа түләүләрне киметүне күздә тота

    Үзәктән җылытудан аерым газ казаннарына күчүнең төп сәбәбе Круглое Поледа үзәк котельныйдан йортларга баручы җылылык трассасының нык тузган булуы, аның ремонтлау өчен күп чыгымнар соралуы белән аңлатыла. Һәм, ниһаять, республикада фатирларны җылыту системасының сыйфатын яхшырта һәм бу хезмәт өчен түләүне киметә торган программа эшли икән, нигә анда катнашмаска?
    - Программада алданрак та катнаша алыр идек, ике ел газга лимит ала алмадык. Хәзер бу мәсьәлә уңай хәл ителде, - диде безгә район төзелеш, архитектура һәм яшәешне тәэмин итү бүлеге белгечләре.
    Йорт хуҗаларын һәр фатирга газ казаны куюның куркынычсызлыгы, бу казаннарның ни дәрәҗәдә сыйфатлы булуы кызыксындыра, алар куллану вакытының кыска булуыннан шикләнә һәм, ниһаять, фатирны аерым җылыту системасына күчереп, җайланмаларны урнаштырган өчен үз кесәсеннән шактый күләмдә акча чыгарасы була дип борчыла.
    Мәсьәләнең асылына төшенү өчен беренче чиратта без белгечләрдән фатирларны газ белән җылытуга көйләү системасының тәртибе, аның ни рәвешле башкарылуы белән кызыксындык. Система түбәндәге эш төрләрен үз эченә ала. Проект төзелә, аңа экспертиза үткәрелә, документлар тиешле инстанцияләрдә килешенә. Аннары исә фатирга ике контурлы (җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итүче) газ казаны көйләнә, газ исәпләгече, фатирдагы газ исен билгеләүче сигнал җайланмасы куела, кирәк булган очракта йортның тышкы стенасы буйлап үтүче газүткәргеч яңага алыштырыла, ягъни газүткәргеч системасы тулысынча реконструкцияләнә, шулай ук, кирәк дип тапканда, фатир эчендәге радиаторлар алыштырыла, өстәлә, салкын су белән тәэмин итү системасына фильтрлар куела, казан торба белән салкын су чыганагына тоташтырыла һәм казаннан җылытып чыгарылган су торбасы кайнар су кранына тоташтырыла, төтен юллары тикшерелә. Аннары хуҗалар «Татрегионсервис» газ бирү һәм хезмәт күрсәтү оешмасы белән килешү төзиләр, аларга куллану кагыйдәләрен үз эченә алган абонемент кенәгәсе тапшырыла һәм газ кушыла.
    Шушы эшләрнең барысына бер бүлмәле фатирда яшәүчеләр 80 мең 655 сум, ике бүлмәледәгеләр - 85 мең 576 сум, өч бүлмәле фатир хуҗалары - 90 мең 984 сум, дүрт бүлмәле фатирда яшәүчеләр 96 мең 907 сум акча түләргә тиеш булалар. Түләүне лизинг белән 7 елга, ягъни 84 айга бүлеп башкару каралган. Бу бер айга 960 сумнан башлап 1153 сумга кадәр дигән сүз. Әлеге суммага бернинди процентлар да исәпләнми. Теләгән очракта алдан түләп бетерү мөмкинлеге дә бар.
    Тышкы эшләр барысы да республика бюджеты исәбеннән башкарыла.
    Район төзелеш, архитектура һәм яшәешне тәэмин итү бүлеге белгечләре фатирлар үзәктән җылытылганда һәм шәхси җылыту системасына күчкән очракта милекчеләрнең җылылыкка түләү чыгымнарын исәпләп караганнар. Мәсәлән, инфляцияне исәпкә алып, ике бүлмәле фатирда яшәүчеләр өйләрен үзәктән җылытканда 2014 елда уртача 1800 сум түләсәләр, 7 елдан ул 3200 сум булачак. Ә газ белән җылытканда бүген милекче, лизинг буенча айлык түләүне кертеп, кесәсеннән якынча 1300 сум чыгарырга тиеш була, ә җиде елдан, лизинг түләве беткәч, түләү суммасы якынча 1020 сумны тәшкил итә (графикта күрсәтелгән).

    Аерым газ казаннары белән фатирларын җылытучылар зарланмый

    Фатирларын газ белән аерым җылытуга көйләүгә ни өчен Круглое Поле халкы шулай кискен каршы тора соң? Бер карасаң, белгечләр газ чыгып утыру куркынычын да кире кагалар, хезмәт өчен түләү дә элеккегесеннән артык түгел, ә бу тәҗрибәне кулланып караучылар барысы да фатирларының күпкә җылынуы турында әйтәләр. Бу җәһәттән без башка районнар тәҗрибәсе белән дә кызыксындык. Узган ел гына әлеге җылыту системасын куллана башлаган күрше Сарманда һәм Мөслимдә яшәүчеләр белән элемтәгә кердек. Әлеге район үзәкләрендә аерым җылыту системасына күчкән фатирлар саны якынча Круглое Поледагы фатирлар саны белән туры килә. Сарманда күпкатлы йортларда 800 фатир 2012-2013 елларда шәхси җылытуга көйләнгән. Әйтергә кирәк, бүген мондагы күпфатирлы барлык йортлар да шушы системага күчеп беткән. Фатир хуҗалары эш өчен чыгымнарны шулай ук лизинг белән 7 елга бүлеп түлиләр. Җылылык белән тәэмин иткән өчен түләүнең 30-40 процентка очсызрак чыгуын әйттеләр сарманлылар. Мөслимдә узган ел 926 фатир газ белән җылытуга күчкән. Бүген милекчеләр канәгать. Лизинг түләвен дә кертеп, җылылык өчен аена 1500 сум тирәсе түлиләр. Үзәктән җылытылганда ул сумма якынча 1800 сум булган.
    Шулай ук газ казаннары куеп аерым җылыту системасына күчкән район халкының да фикерен белештек. Хөкүмәт программасы эшли башлаган вакытта ук, 2005 елларда газ белән җылытуга күчерелгән фатирларда яшәүче «Татарстан» совхозы поселогы һәм Сосновый Бор халкы белән сөйләштек. «Татарстан» совхозы поселогында Советская урамындагы 1нче йортка махсус беренче каттагы фатирларга кердек. Монда ике фатир хуҗасы белән сөйләштек. Софья Новокрещенова да, Раиф Фәрдиев та җылытуның яңа системасына күчүдән канәгать булуларын, фатирларының күпкә җылынуын, түләүнең дә элеккегедән кимрәк булуын әйттеләр. Аннары, җылыту күләмен үзең көйли аласың, ә җәй көне бөтенләй сүндереп куясың һәм түләү дә булмый. Сосновый Борда Алиев урамы, 16нчы йортта яшәүчеләр Җәүдәт Гәрәев һәм Рәзилә Нуриева да шул ук сүзләрне кабатладылар. Куркынычсызлык ягыннан, газ хезмәткәрләре җылыту системасының техник торышын һәрдаим килеп тикшереп торалар, кирәк чакта шалтыратып үзебез чакырабыз, диләр. 8-9 ел эчендә гадәттән тыш очрак булганы юк әле, дип белдерәләр. Яшәүчеләрнең әйтүенчә, алар арасында да яңа системага күчкәндә каршылык белдерүчеләр булган, хәзер шулар ук сөенеп бетә алмый икән. Круглое Поле халкына да алар шикләнеп тормаска, аерым җылытуга күчәргә тәкъдим итәләр. Лизинг тәмамлангач, хәзер җылылык өчен түләү дә 300-500 сум тирәсе генә чыга, ди Рәзилә Нуриева.
    Кыш нык салкын килүгә дә карамастан, әйтелгән җирле пунктларда подвалда су һәм канализация торбалары кату очраклары мәгълүм түгел.
    Рәсми мәгълүматлар буенча, программа эшли башлаганнан соң, 2005-2013 елларда Татарстанда 41 меңнән артык фатир газ белән шәхси җылыту системасына күчерелгән. 2014 ел ахырына кадәр республикада барлыгы 12 мең объект шул рәвешле җылытыла башлар дип планлаштырыла.

    Яңа системага күчәргә ризалык белдерүчеләрнең фатирларына газ казаннарын куя башладылар

    Фатирларны газ белән аерым җылытуга көйләүгә халык һаман да шулай каршымы, мәсьәлә бүген ничек тора, фикерләр үзгәрмәгәнме - сорауларга җавап табу өчен чәршәмбе көнне Круглое Поленың үзенә юл алдык. Без барганда Гагарин урамы, 6нчы йортта яңа системага күчүгә ризалык белдерүчеләрнең фатирларында газ казаннарын көйли башлаганнар, барлыгы 40 газ казаны куелган иде инде. Эшнең подрядчысы - «ГазАкваСтрой» җәмгыяте. Биредә 9 кешедән торган бригада эшли. Монтажчы Ренас Нәбиевның әйтүенчә, фатирларга үтүдә каршылык булмаса, көненә 15ләп казан куярга өлгерәләр икән. Газ казаннарының куркынычсызлыгы хакында монтажчыдан махсус сорыйм. Сигнал бирүче җайланма газ чыга башлаган очракта тавыш бирә һәм ис беркайчан да өй эченә чыкмый, чөнки монда аны урамга куып чыгара торган махсус насос бар, дип аңлатты ул.
    ТР Газлаштыру фондыннан алган белешмәгә караганда, 2013 елда этажларга бәйле чикләүләрне бетергән региональ нормалар кабул ителде. Фатирларга Кореяда эшләнгән «Селтик Платинум» маркалы газ казаны куела. Хезмәт итү срогы - 15 ел һәм аннан күбрәк. Гарантия вакыты - газга тоташтырганнан соң 2 ел. Көче - 18,6 кВт, минутына 7,5тән 12 литрга кадәр кайнар су чыгарырга сәләтле. Техник характеристикасын тулырак http://www.celtcrus.ru/production/ сайтыннан укырга була. Круглое Поле халкын борчыган сорауга җавап итеп фонд мондый казанның бәясен дә ачыклап үтә: ул кибеттә 18,5 мең сум тора, программа буенча ул 16,5 мең сумга куела. Ә урнаштыру эшләре республикада беркайчан да бушка башкарылмады һәм башкарылмаячак та, ул лизинг буенча бүлеп түләнә, дип аңлатма бирә фонд.
    Системаның өзеклекләрсез эшләве, куркынычсызлыгы ТР Газлаштыру фондының «Татрегионсервис» хезмәте тарафыннан тәэмин ителә. Газ казаннары булган җирле пунктларның һәрберсендә бу оешманың филиаллары бар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: