Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Әҗмәкәйдә – яңа ФАП, Күзкәйдә ветеринария участогын ачтылар

Узган атнаның җомгасы Әҗмәкәй, Күзкәй авыллары халкы өчен истәлекле, куанычлы булды. Бу көнне беренчесендә фельдшер-акушерлык пунктын, икенчесендә ветеринария участогын ачу тантанасы үтте.

Иртәнге сәгатъ унда Әҗмәкәй авылында ачылачак яңа ФАП бинасы янында халык шактый җыелган иде. Биредә чын мәгънәсендә бәйрәм рухы хөкем сөрә: күңелле музыка астында соңгы әзерләнүләр бара, авылның яше-карты урыннар алып, күтәренке кәефтә үзара сөйләшәләр. Ул арада район башлыгы Васил Хаҗиев, Чаллы шәһәренең сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Елена Боенко, район больницасы баш табибы Галим Сабирҗанов, районның башка бүлек һәм оешма җитәкчеләре килеп җитте.
Кулланышка тапшырыласы модульле фельдшер-акушерлык пунктын Әҗмәкәй авылы халкы бик күптәннән көткән иде. Моңа кадәр әҗмәкәйлеләргә һәм якын-тирә авыл кешесенә медицина ярдәмен фельдшер Илмира Маликова иске вагонда күрсәткән. Кысан, уңайлыклары булмаган ул вагонда ничәмә-ничә еллар медицина хезмәте күрсәтүнең ни икәнен Илмира ханым үзе генә белә. Шуңа күрә авылда яңа ФАПның ачылуы аның өчен аеруча зур вакыйга булды.
- Сөенечем эчемә сыймый. Минем өчен бу бик зур куаныч. Яңа пунктта эш өчен бөтен мөмкинлекләр булдырылган. Өр-яңа медицина җиһазлары, инструментлар авыл табибы өчен зур бүләк. Хәзер инде эшлисе дә эшлисе. Мондый уңайлы шартларда үземнең хезмәтемне тагын да яхшырак башкарырга тырышачакмын, - дип сөйләде шат елмаюын яшермичә утыз елдан артык медицинада эшләүче Илмира Маликова.
Чыннан да, 300дән артык кешегә хезмәт итәчәк фельдшер-акушерлык пунктында барлык уңайлыклар булдырылган: суы кертелгән, электр үткәрелгән, якын араларда пунктны газга да тоташтырачаклар. «Татарстан - коммуналь челтәрләре» көче белән шулай ук канализация дә уздырылган. Модульле ФАПлар төзү программасы буенча барлык эшләр якынча 2 млн 460 мең сумга төшкән. Шуның республика бюджетыннан бүлеп бирелгән 2 млн 280 мең сумына ФАП бинасы төзелгән, медицина җиһазлары, инструментлары сатып алынган. Район бюджетыннан 180 мең сумга якын акча су, газ кертүгә сарыф ителгән.
- Яңа фельдшер-акушерлык пунктын сафка бастыруга күп кешенең хезмәте керде. Пунктны төзүдә, аңа инженер челтәрләрен үткәрүдә район оешмалары зур эш башкардылар. Әлеге вакытта шундый ук яңа ФАП бинасы Белоус поселогында да төзелә. Ләкин яңа медицина пунктларын төзү белән бергә булганнарын да саклап калу зарурлыгы турында онытмаска кирәк. Бу да әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Бүген исә минем сезне шушы зур тантана белән тәбрик итәсем, һәммәгезгә сәламәтлек телисем килә. Бәйрәм белән сезне! - диде район башлыгы Васил Хаҗиев тантанага җыелган кунакларны һәм авыл халкын бәйрәм белән котлап.
Шундый ук җылы эчтәлекле котлау сүзләре белән Чаллы шәһәренең сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Елена Боенко, район больницасының баш табибы Галим Сабирҗанов, Әҗмәкәй авыл җирлеге башлыгы Марат Фазылҗанов чыгыш ясадылар. Тәбрикләүләрдән соң яңа фельдшер-акушерлык пунктының символик ачкычын аның хуҗабикәсенә - Илмира Маликовага тапшырдылар. Мәртәбәле кунаклар, авыл халкы шунда ук яңа пунктка агылды. Якты бүлмәләр, ялт итеп торган медицина җиһазларын һәммәсе тел шартлатып күздән кичерде.
- Әҗмәкәйгә күченүебезгә әле өч ел гына. Без килгәндә биредә шыксыз гына вагон тора иде. Илмирабыз бөтен авыруларны шунда кабул итте. Аллага шөкер, менә яңа ФАПлы да булдык, - дип тәэсирләре белән уртаклашты шушы авылда яшәүче Равия Галимова.
Иске Гәрдәле авылыннан килгән Гүзәлия Попова да үзләренә хезмәт күрсәтүче фельдшер турында бик күп җылы сүзләр әйтте:
- Илмира безгә күп еллар медицина ярдәмен күрсәтә. Көн-төн дими авырулар янына күрше авылларга йөри. Үзенең отпуск вакытында да авыл халкын онытмый. Аның авыр эшен җиңеләйтеп, шушы ФАПны төзегән һәр кешегә һәм Илмираның үзенә авыл кешеләренең рәхмәте зур.
Күзкәй авылында исә бу вакытта ветеринария участогын ачу тантанасына халык җыелып беткән иде диярлек. Яңа, кызыл-сары төсләр белән бизәп эшләнгән ветеринария пункты шушы яктан 6 авыл җирлегенә кергән 20дән артык зур авылга хезмәт күрсәтәчәк.
Тантананы һәрвакыттагыча котлау, матур теләкләрдән башлап җибәрделәр. Район башлыгы Васил Хаҗиев күзкәйлеләргә үзенең иң җылы тәбрикләүләрен җиткерде. Аның сүзләренә җирлек башлыгы Эдуард Гәрәев, бәйрәм кунагы - ТР Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсе башлыгының беренче урынбасары Айрат Гәрәев та кушылды. Аннары районның баш ветеринария табибы Әнсәр Әбделманов чыгыш ясады.
- Ветеринария участогын төзүгә республика бюджетыннан 2 млн 200 мең сум бүлеп бирелде. Район бюджетыннан алынган 200 мең сум акча коммуникацияләр үткәрүгә тотылды. Әлеге вакытта газны гына тоташтырасы калды. Участокка җиһазлар, инструментлар алу белән иганәчеләр: район советы депутаты Флүр Шәфыйков, «Ярыш» хуҗалыгы җитәкчесе Рәсим Шәйхаттаров, «Вилданов» крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Газинур Вилданов һәм шәхси эшмәкәр Айрат Арсланов ярдәм итте, - дип сөйләде Әнсәр Әбделманов.
Аның сүзләреннән соң әлеге иганәчеләргә рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырылды. Шул ук вакытта ветеринария участогы территориясен төзекләндерү, чәчәкләр утыртуда тырышып эшләгән район ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләрен, авыл халкын рәхмәт сүзләре белән телгә алдылар.
Ниһаятъ, дулкынландыргыч мизгелләр җитте. ТР Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсе башлыгының беренче урынбасары Айрат Гәрәев ветеринария табибы Миңнегасыйм Сөнгатуллинга яңа бинаның символик ачкычын тапшырды. Аннары шундый ук тантаналы төстә алар авыл ветераны, күп еллар Күзкәйдә ветеринария табибы хезмәтен башкарган Әзһәм Кәрамов белән ал тасманы кистеләр. Дәррәү алкышлар астында башкала һәм район кунаклары, авыл халкы өр-яңа ветеринария пунктына үтте. Табиб кабинеты, эш бүлмәләре - һәркайсы чиста, якты. Кан анализлары, препаратларны саклау өчен яңа суыткычлар, эш коралларының һәрберсе эшкә әзер килеш үз урынында тора.
- Ветеринария өлкәсендә 1977 елдан бирле эшлим. Әлеге участокның ачылуы шәхсән минем өчен куанычлы вакыйга. Биредә бөтен уңайлыклар, табибка кирәк бөтен әйбер дә бар. Һәр җиһаз һәм пункт бөтен санитар таләпләргә җавап бирә. Мондый эш урынында халыкка хезмәт күрсәтү үзе рәхәт, - дип сөйләде участок табибы Миңнегасыйм Сөнгатуллин.
Яңа пункт күзәтүендә 1 мең мөгезле эре терлек (550 савым сыер), 1 мең башка якын кәҗә-сарык, 79 баш ат, 54 баш дуңгыз бар. Аларның һәммәсен дә Миңнегасыйм Минзаһит улы тикшереп-карап тора. Боерган авылында яшәүче ветеринария участогы табибының Аллага шөкер, кулын бәйләп торучы авырлыклар юк әлегә. Һәр көн иртә торып, хөкүмәт биргән «Нива» машинасында шундук юлга чыгарга, шәхси хуҗалыклардагы, терлекчелек комплексларындагы малларны карарга әзер. Ул үз хезмәтен ярата, аңа тугры булып яши.
Менә шулай бер көнне ике авыл халкы көндәлек тормышлары өчен кирәкле булган ике объектка: фельдшер-акушерлык пункты белән ветеринария участогына ия булдылар. Мондый шатлыклы вакыйгалар киләчәктә башка авыл җирлекләрендә дә булыр диелде тантанада.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ФАП

2
X