Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Эссе көннәр урып-җыюны ашыктыра

Районыбыз кырларында урып-җыю колач ала бара. "Камский", "Алмаз", "Тукай азык-төлек корпорациясе", "Чаллы яшелчәсе", "Гигант" хуҗалыклары арыш һәм борчакны теземнәргә салалар һәм бөртекне суктырып алуга да керештеләр. Ындыр табакларына беренче ашлык олаулары кайта. "Чаллы яшелчәсе" иртә өлгерә торган яшелчәнең беренче партиясен сатуга озатты. Алда зур сынау - уңышны югалтуларсыз җыеп алу...

Халык телендә бу кырны "Карабаш басуы" дип йөртәләр. Көн эссе. Басу өстендә саргайган, рәт-рәт салынган, куе борчак теземнәре. "Алмаз" авыл хуҗалыгы предприятиесе директоры Зөфәр Мифтахов теземнән шытырдап торган сабакны алып карый. Кузаклары эре, сабакны сырып алган.

- "Казанец" сортлы борчактан уңдык, беренче суктыру нәтиҗәләре - гектардан 25 центнер. Механизаторыбыз Илдар Галимуллин ЖРБ-4,2 ургычы белән 50 гектарлы кишәрлекне өч көндә хәл итте, - ди Зөфәр Фәрвай улы уракка төшү шатлыгы белән уртаклашып.

16 июльдә төшкә таба әлеге басуда ике "Нива" комбайны теземнәрне җыеп суктыра иде. Басу юлында ындыр табагына ашыгучы беренче уңыш борчагын китергән "Камаз" шоферы - Зөфәрнең кече улы Заһирны очраттык.

- Кичә якшәмбе көнне басудан 30 тонна ашлык кайтардым. Аны беренчел эшкәртү өчен сортларга аеру машинасы бункерына салабыз, - диде ул. Әлеге ашлык чистарту машинасын механизатор Риаз Сәлахов өйрәнеп, бик төгәл эшләтә. Ындыр табагы мөдире Илдар Гәрәев урак өстендә ашлыкны орлыкка һәм фуражга аерып эшкәртә торган әлеге техника эшеннән канәгать булуын әйтте. Техниканы Риаз җиденче сезонын эшләтә инде. "Ашлыгы гына булсын, кайткан бөртекне көннекен көнгә эшкәртәбез," - диде ул.

Реклама

Борчакны көннәр аяз торганда суктырып алуны төп бурыч итеп куялар алмазлылар. "Яңгырга китсә, ярты уңышың җирдә кала," - ди Зөфәр Мифтахов. Комбайнчылар Иван Максимов, Петр Федоров бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр басуда. Иске "Нива" комбайннарын яхшылап төзекләндергәннәр, карап эшләтергә тырышалар. Алар артыннан ук теземне суктырган басуга салам төргәкләү техникасы белән бу эшнең остасы Әсгать Мифтахов керә. "Борчак саламын вакытында җыеп төргәкләсәң, печәнгә тиң азык була," - ди ул һәм комбайннар узган басуда салам төргәкләре тәгәрәп кала. Печән өстендә Әсгать 640 тонна печән әзерләгән, ягъни 1280 төргәк ураган. Хуҗалыкта игеннәр әйбәт. Арпа, бодай, солы басулары чиста, эре һәм тигез башаклы булып тулышып утыралар. Игенченең булганлыгы кырларыннан күренә, дип җырлаулары дөрес икән. Моның өчен күпме тырышлык һәм вакыт сарыф ителүен игенче үзе генә белә.

- Таң белән басуларымны, игеннәремне карап кайтмасам, игенчеләрем белән очрашмасам, җаныма тынычлык таба алмыйм. Гомерем шушы басуларда, шундагы иген игүче кешеләр арасында үтә бит, - ди яңа иген уңышын җыеп-алуга керешкәндә "Алмаз" хуҗалыгы җитәкчесе Зөфәр Мифтахов. Бер як басуда урак башланса, икенче ягында киләсе ел уңышы турында кайгырталар. Тракторлар төнлә туңга сөрүгә керешкәннәр. Механизаторлар Сергей Мыльников, Александр Головин бушаган мәйданнарны тирән итеп туңга сөрәләр. Урактагы техниканы төгәл эшләтү өчен җаваплы, техник ярдәм күрсәтүче һәм бер үк вакытта ягулык белән тәэмин итүче механизатор Леонид Григорьевны да мактап телгә алдылар.

Урак өсте. Бөтен чылбырның төгәл эшләве һәр механизаторга һәм эшчегә бәйле. "Алмаз" хуҗалыгында урак башыннан ук зур оешканлык, һәркемнең үзен җаваплы сизүе ачык күренә. Уңышлар сезгә, хөрмәтле игенчеләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урак урыпќыю

2
X