Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Эшче яшьләрнең беренче форумы уңышлы үтте

20-21 июньдә Әҗмәкәй авыл җирлеге территориясендә - Яңа поселогының урман аланында район авыллары яшьләренең беренче форумы үтте. Яшьләр форумына район башлыгы Васил Хаҗиев та килгән иде.

Ачылу тантанасында муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев яшьләрнең менә шулай оешуына фатихасын биреп, болай диде:
- Яшьләр - безнең киләчәгебез. Илнең киләчәге, язмышы - сезнең кулларда. Барысы да сезнең тырышлыктан, туган илне ихлас ярата белүегездән, алга максатлар куеп, шуңа омтыла белүдән тора дисәм дә, арттырып әйтү булмас. Без сезгә зур өметләр баглыйбыз.
Аннары ул яшьләр белән әдәплелек, мәдәният, белемгә омтылу зарурлыгы, авылларның киләчәге турында фаразлады, аның бүгенге хәлен тасвирлады. Район башлыгының сүзләрендә тирән ихласлылык, авылларның бүгенгесе турында борчылу бар иде. Аннары район башлыгы түгәрәк өстәл янында әңгәмә алып барды, яшьләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирде. «Бары тик бергә эшләгәндә, уртак максатлар булганда гына нәтиҗәгә ирешеп була», - диде ул.
Татарстан Республикасы Ирекле ярдәм күрсәтү үзәге белгече Азат Идрисов, төрле авыллардан җыелган яшьләрне өч командага бүлеп, бәйгеләрдә, тренингларда сынап карады.
- Үзем Башкортостан якларыннан булсам да, бүгенге тормышым Казан шәһәре белән бәйле. Ирекле ярдәм күрсәтү белән 3 елдан артык шәгыльләнәм. Ирекле ярдәм күрсәтү - ул социаль хәрәкәт. Без коллегаларым белән төрле акцияләр оештырабыз, флэш-моблар, түгәрәк өстәлләр, тренинглар үткәрәбез, яшьләр өчен төрле темаларга чаралар әзерлибез. Ирекле ярдәм күрсәтү үзәгендә эшли башлаганнан бирле кайда гына булырга туры килмәде: яшьләрнең Самара өлкәсендә уздырылган iВолга форумында, Идел буе федераль округы буенча уздырылган Бөтенроссия селигерында катнаштым, «Технология добра» дип аталган елга марафонына да үз өлешемне керттем. Тукай районының беренче яшьләр форумына чакыргач та, бик теләп ризалаштым. Беренчедән, үземне сынарга, тәҗрибә тупларга менә дигән мөмкинлек бу, ә икенчедән, әлеге төр авыл яшьләре җыенында беренче генә катнашуым булганлыктан, мондый очрашу минем өчен дә бик кызыклы булачагына ышандым, - диде Татарстан Республикасы ирекле проектлар төзү буенча белгеч Азат Идрисов.
Район яшьләре «Мужички», «Максимум» һәм «ЦСК» командаларына бүленде. Форум кысаларында алар кызыклы темаларга түгәрәк өстәлләр, фестивальләр, спорт ярышлары, яшьләр программаларының һәм проектларының презентацияләре, шулай ук туристлык чаралары һәм күңел ачу программаларында да катнаштылар. «Мужички» командасы егетләре белән сөйләшеп алдым.
- Әлеге форумда катнашуыма бик шатмын. Бөтен нәрсә ошый, ике көндә булачак программа белән алдан танышып чыктык. Оештыручылар бик кызыклы программа әзерләгәннәр, бөтенесенә дә җитешәсе килә, - ди Калмия егете Рамил Закиров. Аның сүзләренә «Тукай азык-төлек корпорациясе»ндә механизатор булып эшләүче Марат Сәйфуллин да кушылды. Ул да шулай ук форумны мактап, бирегә килүенә бик шат булуын әйтте.
- Мондый төр чаралар башка авылларда яшьләрнең ничек яшәвен, нинди план-идеяләр белән янып йөрүләрен, гомумән, авыл яшьләре тормышын ачыкларга ярдәм итә. Шулай ук бердәм булырга, үзара ярдәмләшеп яшәргә чакыра. Мин, мәсәлән, кайбер егет-кызларны беренче генә күрәм. Алга таба да алар белән аралашырбыз дип ышанам, - диде Мәләкәс мәктәбенең тарих укытучысы, «ПолитЗавод - 2014» проекты җиңүчесе Юрий Васильев та.
Кнәз урта мәктәбенең физкультура һәм технология укытучысы Азат Йосыпов та форумга килгәнлегенә үкенмәвен, икенче елга да шундый яшьләр җыенын үткәрергә кирәклеген әйтте.
Тукай районы яшьләре янына Татарстан Республикасының Аграр яшьләр оешмасы җитәкчесенең ярдәмчесе Илмира Сабирҗанова да килгән иде. Аның тренинглары кысаларында яшьләр бер-берсе белән якыннанрак таныштылар, спорт ярышларында катнаштылар, акцияләр оештыруның тәртибе белән таныштылар, шулай ук үзләренең социаль проектларын ясап карадылар. Моннан тыш, район аграр яшьләр оешмасының яңа җитәкчесе сайланды. Ул - «Татарстан» совхозы поселогыннан Азат Йосыпов.
- Килгән яшьләр бар нәрсәдән дә канәгать калды, шунысы сөенечле. Ике көн дәвам иткән форум кысаларында без башка спорт ярышларыннан тыш катамараннарда йөзү буенча да бәйге оештырдык, анысы да бик күңелле үтте. Кичен яшьләр җыелып дискотека үткәрделәр, гитара җыры конкурсы да бик матур узды. Әлеге форум һәр ел саен үтәр дигән теләктә каласы килә, - диде район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге белгече Фәнүдә Фәррахова.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яшьләр

2
X