Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Элемтәдә – “Бердәм Россия” Кыш бабае

Быел да бүләкләр тутырылган зур капчыгын асып, иң беренчеләрдән булып "Бердәм Россия" Кыш бабае килеп җитте. Ул үзе белән зәңгәр күлмәкле, сылу Кар кызын да алып килгән. Тылсымлы телефон аша Кыш бабай белән аралашырга теләүче балалар күп иде. Бер сәгатькә дип килгән Кыш бабай сәгать ярымга тоткарланды.

Тылсымлы чыбыкның икенче башындагы балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар. Ә Кыш бабай, үз чиратында, аларның тапкырлыгын сынады - табышмакларга җаваплар эзләтте.

Тик бер шарт - өлгер булырга кирәк, кем тизрәк шалтырата, шул Кыш бабайдан бүләк ала. Ә бүләкләре шәп иде. Аларны Кыш бабайның капчыгына юмарт иганәче - муниципаль район Советы депутаты, "Күзкәй" ягулык салу станциясенең генераль директоры Флүр Шәфыйков салган. Татлы күчтәнәчләр, матур курчаклар, мавыктыргыч уеннар, спорт сөючеләргә уенчык өстәл теннисы, скейтборд, бадментон, туп, тимераяк, балык тотарга яратучыларга - кармак, яшь рәссамнарга - төсле буяулар, кәләм-фломастерлар җыелмасы һәм башка бик күп башка төрле бүләкләр белән тулган иде Кыш бабайның капчыгы.

Иң беренчеләрдән булып Кыш бабай телефонына Иске Абдулдан III сыйныф укучылары Лиана Әхтәмова белән Айзирәк Вәлиева шалтыратты. Берсен-берсе уздырып матур итеп шигырьләр сөйләгәннән соң, алар Кыш бабай биргән табышмакларга җавап эзләделәр. Тапкыр кызларга суык бабай бер тартма конфетлар җибәрергә вәгъдә итте.

Биклән авылының "Әллүки" балалар бакчасында тәрбияләнүче 5 яшьлек Алина Костина юмарт Кыш бабайны үзенең тапкырлыгы, кыюлыгы белән алдырды. "Кыш бабай, Кыш бабай! Капчыгыңны чиш давай!" - дип Кыш бабайны рәхәтләнеп көлдерде һәм ул Алинага капчыктан иң матур курчакны тартып чыгарды.

Бу көнне тылсымлы телефон иң күп шалтыратуны Күзкәй авыл җирлегеннән алды. Иске Байлар авылыннан элемтәгә кергән 13 яшьлек Диана Мусина "Без авыл кешеләре" дигән бик матур жыр башкарды, Кыш бабайны үзләренә кунакка чакырды. Аның рәсем ясау осталыгын белгән Кыш бабай Дианага "Яшь рәссамчы" җыелмасы бүләк итте. Нинди генә һөнәрләрен күрсәтмәде балалар бу көнне. Иске Дөрештән шалтыраткан VI сыйныф укучысы Рамилә Вәлиуллина курай моңы да яңгыратты.

Бу көнне Кыш бабай белән барлыгы 28 бала белән аралашты, һәрберсе бүләк алды. Бу көнне элемтәгә чыкмаган балалар кайгырмасыннар, диде Кыш бабай. Әле Яңа ел чыршылары башланып кына килә. Мин бер генә баланы да бүләксез калдырмаячакмын, дип хушлашты ул киткәндә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев