Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Депутат ярдәме белән Иштирәк балалар бакчасы түбәсе ремонтланды

Иштирәк балалар бакчасы бинасының түбәсенә күптән түгел капиталь ремонт ясалуы турында без инде газетада хәбәр иткән идек. Әлеге күләмле эшне башкарып чыгарга ТР Дәүләт Советы депутаты, "АК БАРС" БАНК ААҖ идарә рәисе Роберт Миңнегалиев ярдәм иткән иде. Бу атнаның сишәмбесендә депутат үзе дә Иштирәк балалары янында булып, алар белән аралашып...

Бакчага йөрүчеләр кунакларны театральләштерелгән музыкаль тамаша белән каршы алдылар, шигырьләр сөйләделәр. Кыска гына шушы сценарий аша алар үзләренә уңай шартлар тудыручы игелекле абыйларга рәхмәт хисләрен җиткерделәр. Роберт Хәмит улы бу матур бакчада сәламәт балалар тәрбияләнүен, сабыйларның ата-аналарына игелек кенә китерүләрен теләде. Район башлыгы Васил Гариф улы район исеменнән депутатка рәхмәтен белдерде. Иштирәк авыл җирлегендә быел халыкның яшәү шартларын яхшыртуда шактый эшләр башкарылуын билгеләп үтте. Мәсәлән, су белән тәэмин итү системасы тулысынча алыштырылды.

Район башлыгы ТР Дәүләт Советы депутаты Роберт Миңнегалиевның райондагы мәгариф учреждениеләренә һәрвакыт булышып торуын билгеләп үтте. Узган ел аның ярдәме белән Биклән мәктәбенең түбәсе алыштырылган иде. Быел менә иштирәклеләрнең үтенече дә уңай хәл ителде. Алга таба Татарстан поселогының "Лебедушка" балалар бакчасы түбәсен ремонтлар өчен дә кулыннан килгәнне эшләргә ышандыра депутат.

Реклама

Авыл халкы, бакчада тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре исеменнән җирлек башлыгы Рөстәм Закиров рәхмәтен җиткерде. Соңыннан балалар һәм әти-әниләр килгән кунаклар белән бергәләп истәлеккә фотога төштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тљзеклђндерњ