Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Чикләүләр кертелде дип ризыксыз калмабыз

Соңгы көннәрдә федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чараларында эмбарго (гади телгә күчергәндә чит ил продукциясенә карата чикләүләр) турында сөйләшүләрнең тынганы юк. Америка, Канада, Австрия, Норвегия һәм Евросоюзга керүче илләрдә җитештерелүче ит, сөт, җиләк-җимеш, яшелчә, башка төр продукцияне үз территориясенә кертүне Россия бер елга тыйды. Илнең Авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров...

Ник дигәндә, чит ил көндәшләренең илдә үз продукциясен сата алмавы Россия һәм төрле регионнарда яшәп-эшләүче авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең уңаена гына эшли. Иң мөһиме - биредә дәүләтнең авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре белән бер телдә сөйләшеп, уртак фикергә килүе. Әлеге вакытта тәгаен генә нәрсә дә булса әйтүе авыр, ләкин ил җитәкчелеге якын киләчәкне уңай яктан бәяли.

Булган ихтыяҗны ничек канәгатъләндерәчәкләр?

Импортка карата чикләүләр кертелсә дә, Россиянең авыл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итүенчә, илдә ит, сөт, яшелчә, җиләк-җимеш ише продукциягә кытлык булмаячак. Алар аңлатуынча, чикләүгә эләгүче азык-төлекнең ил базарында тоткан урыны әллә ни зур түгел. Әйтик, җиләк-җимешнеке - 14,5 процент, дуңгыз һәм балык продукциясенеке - 13, кош ите - 7, яшелчә - 5 процент кына. Эмбарго режимына кермәгән Аргентина, Бразилия, Кытай, Төркия, Мисыр илләре безне кирәк чакта ит, яшелчә, җиләк-җимеш белән тәэмин итә алачак. Калганы исә үзебезнең җитештерүчеләр җилкәсенә төшәр дип көтелә.
- Чит ил продукциясенең кимүе, илдәге авыл хуҗалыгы һәм башка төр азык-төлек җитештерүне ел ярым эчендә 281 млрд сумга арттырырга мөмкин, - ди бу хакта Николай Федоров.
Бәяләргә килгәндә, белгечләр якын арада азык-төлеккә бәяләрнең үзгәрүе, артуы турында борчылырга кирәкми дип саныйлар.
Җитештерүчеләр исә киресенчә, хафаланмый. Ил һәм республика аграрийлары белән беррәттән, районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм фермерлар импортның кимүенә өмет белән карый.
- Эмбарго белән бәйле рәвештә безнең ише крестьян-фермер хуҗалыкларына, җитештергән продукциягә карата игътибар артыр, дип уйлыйбыз. Җитештерүне арттыру өчен дәүләт бер-бер чарасын күрер, ярдәм күрсәтер дигән өмет тә бар, - диләр Югары Байлар авылында яшәүче фермерлар Илшат Закирҗанов һәм Марсель Дәүләтгәрәев.

Фермерлар тик тормый - кош-корт һәм мал башын арттыра

Илшат Закирҗановның крестьян-фермер хуҗалыгында безнең моңарчы да булганыбыз бар иде. Кош-корт алып, аны җәмәгате Сөембикә ханым белән авыллар буенча йөреп-сатудан башланган авыр хезмәт, хәзер табышы тотрыклы булган кәсепкә әверелгән.
- Быел яз башынан 3000 баш тәүлеклек каз бәбкәсе үстереп саттык. Үрдәк сорап килүчеләр дә күп булды. Ихтыяҗ булгач, эшсез утырмадык - аны канәгатьләндерергә тырыштык. 4000ләп «Муларт», «Агыйдел» токымлы үрдәк үстердек, - диде хуҗалык башлыгы Илшат Мулламөхәммәт улы.
Унсигез елга якын кошчылык белән шөгыльләнүче Закирҗановларның уртанчы уллары Илдар да үз шәхси хуҗалыгын булдырып, шулай ук каз-үрдәк үстереп яши.
Кошны үстерер өчен, аны ашатырга да кирәк бит әле. Бу яктан да фермерлар хәлләреннән килгәнчә тырышалар. 63 гектарда үскән печәнне җыеп, аны кышка әзерләп куйганнар. Ә менә арпа, бодай, арыш, катнаш азыкны Закирҗановларга сатып алырга туры килә. Кошның ите тәмле булсын дигәндә акча кызганып торыр чут юк шул. Көненә генә дә бу су яратучы кошлар 1,5 тонна катнашазык ашый. Азыкка дигән айлык чыгымны санасаң - шактый гына сумма килеп чыга. Каз-үрдәктән кала фермерларның мөгезле эре терлекләре дә бар. Узган елда сарайларында 19 сөт малы булса, быел аларның саны арткан. Бүгенге көндә терлек абзарында җәмгысы 28 баш мөгезле эре терлек бар. Бу - сыерлар, бозау, таналар.
- Киләчәктә дә хуҗалыкны үстерергә ният кылабыз. Шөкер, моның өчен теләктәшләребез һәм ярдәмчеләребез - балаларыбыз бар. Улларыбыз Илфат, Илдар, Илгиз, нигездә, биредә булган бар эшне башкара. Киленнәребез Анастасия, Гөлназ, оныкларыбыз Диана, Аделина, Дамир, кызыбыз Гөлназ һәм киявебез Айдар да безнең якын булышчыларыбыз. Өч яшьлек оныгым үзем кебек кош-корт белән кайнашырга ярата. Кечкенә чиләгенә су салып, аны кош улагына сала, җим куярга да онытмый, - ди күңелле көлеп фермер.
Аннары Илшат Закирҗанов белән күршеләрендәге Марсель Дәүләтгәрәевның хуҗалыгына кагылабыз.
Марсель Дәүләтгәрев үзенең крестьян-фермер хуҗалыгын 2012 елда оештырган. Ул вакытта аның нибары 10 баш мөгезле эре терлеге булган. Бүген исә аның фермасында 50 баш мал бар. Бу - 20 сыер, 30 бозау һәм таналар. Биредә фермер шулай ук гаиләсе белән бергә хезмәт куя, хуҗалыгын үстерү өстендә даими эшли. Шулкадәр малның тамагын туйдырыр өчен җитәрлек терлек азыгы да кирәк. Марсель Дәүләтгәрәевның әлеге максатларга 164 гектар җире бар. Шуның 70 гектарында печән үскән, калганында «раушан», «тулайковская 10» сортлы сабан культуралары - ­­­­­­арпа, бодай урын алган. Әлеге вакытка фермер 200 тонна печәнне кышка әзерләп куйган.
Егерме сигез яшьлек улы Камил, тормыш иптәше Гөлсинә ярдәме белән Марсель абый һәрнәрсәгә өлгерәләр, вакытында башкарып чыгарга тырышалар. Моннан кала, Илшат Закирҗановныкы кебек үк, Марсель Дәүләтгәрәевның да ялланган эшчеләре бар. Шуңа күрә дә авыр эш җиңелрәк, кызурак бара. Хуҗалыкның җитештерүчәнлегенә килгәндә, әлеге хуҗалыкта көненә 300 литр сөт савып алалар. Узган елда исә Дәүләтгәрәевлар җәмгысы 77 тонна сөт тапшырганнар, 2 тонна ит сатканнар. Сөт бәясе генә әлегә әллә ни сөендерми. Кышын сөтнең литрын 20 сумнан кабул итсәләр, җәй көне аның литры 13-15 сум тирәсе.
- Безнең продукция чит илдән кергәненә караганда күпкә сыйфатлырак бит. Чит илдән килгән ит, сөт составында нәрсә булганын кем белә. Без ашлыкны ашламалар сибеп үстерсәк тә, галәмәт начар булган агулы матдәләр файдаланганыбыз юк. Безнең терлек сәламәт, чиста азык ашап үсә, шуңа күрә илебездә һәм республикада җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе үзгә тәмлерәк һәм файдалы. Кайбер илләрдән керүче азык-төлеккә куелган чикләүләр - үзебезнең продукцияне сатуга чыгару өчен бик уңайлы мөмкинлек, дип саныйм, - ди фермер.

«Без җитәрлек ит тә, сөт тә җитештерә алабыз. Бераз ярдәм генә кирәк»

Районның фермерлар ассоциациясе рәисе, фермер Минталип Миңнеханов шундый фикердә. Бәрәңге үстерү белән дан тоткан фермер быел ашлык белән генә эш итә. Ул 100 гектар көзге арышны инде җыеп алып, 275 гектардагы перспективалы «экадо 70» сортлы язгы бодай кырына кергәннәр. Уңышы гектарыннан якынча 23 центнер тәшкил итә. Быелгы ел өчен начар түгел.
- Илебездә һәм республикада барлык төр продукция бар. Һәм без чит ил җитештерүчеләре белән ярыша алабыз. Ләкин импорттан калган бушлыкны тутырыр өчен безгә дәүләт ярдәме дә кирәк. Продукцияне җитештерү, эшкәртү, саклау этапларында махсус техника, җиһазлар, саклагычлар булдыру мөһим. Әйтик, яшелчә, җиләк-җимешне юу, киптерү җиһазлары алу җитештерүченең генә хәленнән килми. Дәүләт тарафыннан нинди дә булса чара күрелергә тиеш. Яңа программалар булдыру, булганнарын киредән карап, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермерлар өчен билгеле бер гарантияләр булдыру да зарур. Җитештерелгәнне сату вакытында да кыенлыклар чыга. Әлеге мәсьәләне дә хәл итү мөһим.
Уңыш күп булганда, бездән аны сатып алучы юк, ә менә уңыш юк чакта, билгеле, безнең продукциягә ихтыяҗ арта. Әгәр дә артып калган яшелчә уңышын чит илдәге кебек яхшы саклагычларда саклау, запаска салу мөмкинлегебез булса, без яшелчә, җиләк-җимешне читтән кайтартмас идек тә бәлки, - ди тәҗрибәле фермер Минталип Исмәгыйль улы.
Кыскасы, халыкны ки­рәк­ле азык-төлек белән тәэмин итәр өчен авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең теләге бар, тырышлыклары да җитәрлек. Бердәнбер өзеклек - җитештерүчәнлекне арт­тыру, аны тотрыклы итү акчалата мөмкинлекләрнең, техник тәэмин ителешнең, билгеле бер шартларның җитеп бетмәвенә барып тоташа. Әлеге мәсьәләләрне хәл итә алсалар, чит илдән кертелүче продукциянең күләме үзеннән-үзе кимер иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чикләүләр