Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Бурычлылар аркасында коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләүчеләр кайнар сусыз интегә

Круглое Поле һәм Бәтке авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең торак-коммуналь хезмәтләр өчен агымдагы елның 1 июленә 9 млн 52 мең сум бурычы җыелган. Әлеге җирлекләрдә яшәүчеләр инде айдан артык кайнар сусыз утыра. Һәм, әйтергә кирәк, бурычлылар аркасында түләүләрен вакытында башкарып баручы намуслы хуҗалар да интегә. Бу җәһәттән редакция телефонына шалтыратучылар да булды,...

Кайнар суның кайчан биреләсе билгеле түгел

Җылылык, кайнар су һәм канализация хезмәтләрен әлеге җирлекләргә «Бәтке коммуналь челтәрләре» предприятиесе күрсәтә. Түләүләрне исә «Доверие» идарә компаниясе җыя. Круглое Поле халкының җылылык һәм кайнар су өчен генә дә агымдагы елның 1 июленә 2 млн 600 мең сум бурычы җыелган. Халыкның коммуналь түләүләрне вакытында башкармавы аркасында «Бәтке коммуналь челтәрләре» «Газпром Межрегионгаз Казань» оешмасына газ биргән өчен вакытында түли алмаган. Газчылар «Бәтке коммуналь челтәрләре»н судка биргән. 7 июльдә булган суд утырышы «Бәтке коммуналь челтәрләре» предприятиесеннән 3 млн сумга якын акчаны түләтергә дигән карар чыгарган. Шуңа өстәп, газ бирүчеләр үзәк котельныйдан зәңгәр ягулыкны да өзеп киткән. «Халык минем алдагы бурычын капламый торып, «Газпром Межрегионгаз Казань»га әҗәтемне кайтару мөмкинлегем юк, шуңа күрә кайнар суның кайчан биреләсен төгәл генә әйтә алмыйм. Аннары, котельныйга газ килмәгән килеш мин ничек суны җылытыйм соң?» - ди Григорий Петров.
Үз чиратында «Бәтке коммуналь челтәрләре» «Доверие» идарә компаниясен судка биргән. Эш арбитраж судта 6 августта каралырга тиеш.

Ун фатирның берсе торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлы

Круглое Поледа күпфатирлы 13 йорт бар. Аларда 885 фатир исәпләнә. Һәр йорттан якынча ун фатирның берсе торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлы. Агымдагы елның 21 июленә «Тукайжилсервис» исәп-хисап үзәгеннән алынган мәгълүматларга караганда, бу йортларда барлык төр коммуналь хезмәтләр буенча 4 млн сумнан артык бурыч җыелган. Бурычын 100 мең сумнан арттырган хуҗалар да бар. Мәсәлән, Гагарин урамы, 4нче йортта яшәүче берәү 58 ай дәвамында (5 елга якын) түләмәгән, шулай итеп 114 мең сум бурыч җыйган. Бу йорттан тагын 89 мең, 75 мең сум бурычлылар бар. Исәп-хисап счетына ел ярым бер тиен дә акча кертмичә 111 мең сум әҗәт җыйган тагын бер хуҗа Гагарин урамы, 3нче йортта. Төзүчеләр урамы 10нчы йортта - 110 мең һәм 106 мең сум әҗәтлеләр, шушы ук урамда 6нчы йортта 101 мең сум бурычлы хуҗалар бар.
Круглое Поленың үзендә булып, кайбер хуҗалар белән үзебез дә бераз сөйләшеп алдык. Барысы да түләүләрен вакытында башкаручылар туры килде. «Җәй саен шушы хәл инде бездә. Төнге сменадан эштән кайтам да кастрюльләр тотып йөгерә башлыйм. Үзем, мәсәлән, коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләп барам. Булганда су нык кайнар килә - анысына зарланмыйбыз», - ди Гагарин урамы 9нчы йортта яшәүче Әнисә Тихоненкова. «Кызу көннәрдә көн саен юынасы килә - ә кайнар су юк. Ярый ла, мунчалары булганнар шунда бара. Суны өзүне котельныйда ремонт бара яисә бурычлар өчен дип аңлаталар. Түләвен дә түләр идек - краннан су килеп кенә торсын», - дип теләген белдерә шушы ук урамда 7нче йортта яшәүче Рая Нурумбетова. «Без күнектек инде кайнар су юклыкка. Аптырагач, бойлер куйдырдым. Түлибез, ничек түләмисең! Бер генә ай калдырып кара - хәзер пенсиядән басып калалар! Ураза аенда да су юк бит - рәнҗелә инде», - ди урамда очраган Гыйльменур апа Ибраһимова. Әдибә Садыйкова исә бойлердан бик күптәннән файдалануын белдерә. Хәтта кайнар су килгәндә дә бойлерны сүндермибез, очсызгарак чыга, ди ул.

Өч ай түләмәсәң, судка бирәләр

«Документлары судта булганнарның фатирына ел дәвамында кайнар су килми инде. Җылылыкны исә өзү мөмкин түгел», - дип аңлата «Доверие» идарә компаниясе җитәкчесе Вера Игнатьева. Компания белгечләреннән ни өчен халыкның коммуналь түләүләр буенча шулкадәр зур әҗәтләре җыелганлыгын ачыкламакчы булам. Аларның әйтүенчә, сәбәпләр төрле. Нигездә тәртипсез тормыш рәвеше алып баручылар, эчкечеләр түләми. Андыйларның күбесенең фатирлары хосусыйлаштырылмаган да. Мәсәлән, 100 мең сумнан артык бурычы җыелган бер кыз бер бүлмәле фатирда үзе генә яши. Күренгәндә күренә, күренмәгәндә юк. Күбесенең рәсми эш урыны юк, пропискага кермичә генә яшәүчеләр дә бар - шуңа күрә андыйлардан әҗәтләрен суд аша да кайтарту да мөмкин түгел. Ә болай, өч ай дәвамында түләмәсә, идарә компаниясе милекчене судка бирергә хаклы. 95 мең сум бурычлы күп балалы бер гаиләне искә алып үтәләр компания хезмәткәрләре. Балигъ булмаган балаларның берсе каты авыру, әниләре эшләми, бала карый, әтиләре юк. Коммуналь түләүләрнең бер өлешен әбиләренең хезмәт хакыннан һәм пенсиясеннән тотып баралар. Шулай ук яхшы киенеп, кыйммәтле машиналарда җилдерүчеләр арасында да коммуналь түләүләрне санга сукмаучылар бар. «Доверие»дән алган телефоннар буенча әҗәтлеләрнең үзләренә шалтыратып карыйм. Ун номерның икесеннән генә җавап ишетәм, калганнары я алмый, я өзеп куя. «Яхшы тормыштан түләми йөрмим, кредитларым күп иде, соңгы айларда аз-азлап кертә башладым. Әҗәтемне әкренләп каплармын дип уйлыйм», - дип җавап бирә ир-ат тавышы. «Төрле эшкә урнашып карадым, хезмәт хакын түләмәделәр, алдадылар. Менә тагын эшли башладым, хезмәт хакын алдым, түли башлыйм», - дип вәгъдә итә телефоннан тагын бер хатын-кыз.
Әҗәтләрне кайтаруның тагын бер юлы - бу эшкә суд приставларының алынуы. Чаллыда, мәсәлән, бу яктан эш шактый актив бара. Бурычлыларның милекләренә арест салына, фатирлары алынып, кечерәк торакларга күчерелә. Шулай ук кайбер шәһәрләрдә приставлар әҗәтлеләрне ачыклый торган махсус система белән ЮХИДИ инспекторлары белән берлектә юлларга чыгалар. Мондый эксперимент бездә дә кулланыламы, суд приставлары коммуналь хезмәтләргә түләмәүчеләр белән ничек эшли?
«Әйе, кулланыла, - дип җавабын бирде суд приставларының район бүлеге башлыгы Анна Самуткина. - Анда эләгүчеләрнең милекләренә арест салына. Бүгенге көндә Круглое Поледан коммуналь хезмәтләр өчен бурычлылар буенча бездә 1 млн 418 мең сумга 53 эш исәпләнә. Ел башыннан 18 бурычлыдан 474 сум әҗәте түләтелде. 30 кешегә чит илгә чыгу, 4 кешегә транспорт чарасын теркәү тыелды, 15 кешегә карата керемнәреннән бурычының бер өлешен басып калу турында карар чыгарылды. Бурычлылар белән эшләү алга таба да дәвам итәчәк», - дип белдерде өлкән суд приставы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев