Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Ялларда җиде-сигез кар чистарту техникасы эшләсә, хәзер – унбишләп

Бүгенге һава шартлары белән бәйле рәвештә кичә Татарстанда «Буран» планы игълан ителде. Соңгы тәүлекләрдә республика территориясендә күпләп кар яву сәбәпле, юлларда өзеклекләр килеп чыкты, күпсанлы юл-транспорт һәлакәтләре теркәлде. Казан - Яр Чаллы трассасында дистәләгән машина бәрелеште, зур бөке барлыкка килде, берничә сәгатькә хәрәкәт тукталып торды. Синоптиклар алдагы көннәрдә дә кар...

Бүгенге һава шартлары белән бәйле рәвештә кичә Татарстанда «Буран» планы игълан ителде. Соңгы тәүлекләрдә республика территориясендә күпләп кар яву сәбәпле, юлларда өзеклекләр килеп чыкты, күпсанлы юл-транспорт һәлакәтләре теркәлде. Казан - Яр Чаллы трассасында дистәләгән машина бәрелеште, зур бөке барлыкка килде, берничә сәгатькә хәрәкәт тукталып торды. Синоптиклар алдагы көннәрдә дә кар яву туктамаячак дип вәгъдә итәләр. Атлантик циклон тәэсире атна ахырына кадәр дәвам итәчәк. Шул сәбәпле көчле булмаса да буранлы көннәр хакимлек итәчәк.

Узган шимбә-якшәмбедә дә, дүшәмбе иртәсендә дә райондагы кайбер авыллардан да чыгу юллары карга капланды, транспорт хәрәкәте тукталды. Район пассажирлар ассоциациясе җитәкчесе Равил Төхбәтуллинның әйтүенчә, Бикләннән, Мусзаводтан Яр Чаллыга йөрүче маршрут автобусларына кичә рейсны өзәргә туры килгән, шулай ук бүген Мусзавод автобусы юлдан үтә алмаган. Хәзер юллар чистартылган, маршрутлар ачылган. Машина йөртүчеләр бер юнәлештән икенче юнәлешкә борылу урыннарындагы (разворотлардагы) кар боткаларыннан да зарланды. Бүген иртән Боерганнан чыгу юлында өзеклек килеп чыккан.
«Татавтодор»ның Яр Чаллы филиалы директоры Рәдис Вәсимовның белдерүенчә, ял көннәрендә район юлларында кар чистартуда 7-8 техника эшләгән. Бүген аларның саны ике мәртәбә арттырылган. «Беренче чиратта игътибарны трассаларга бирдек. Борылу урыннарына иртән үк техника керттек. Хәзер бу урыннарны чистарталар», - диде ул.
ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев бураннар вакытында, бәхеткә, кеше үлеме белән бәйле һәлакәтләр теркәлмәвен, вак бәрелешләр генә булуын белдерә. Шундыйларның берсе: Яңа поселогы - Әҗмәкәй юлында кичә өч машина авариягә эләккән. Фаҗигаләрдән саклану максатыннан район ЮХИДИ хезмәте машина йөртүчеләрдән тизлек режимын саклауны, дистанция һәм ян-яктан интервал калдырып хәрәкәт итүне, руль артындагылардан да, җәяүлеләрдән дә юл йөрү кагыйдәләрен үтәүне сорый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев