Якты юл
  • Рус Тат
  • Боерганлыларның «Орчык өмәсе» – иң яхшысы

    Гыйнварның 17сеннән 30ына кадәр районның фольклор, театр коллективлары һәм мәдәният учреждениеләре ансамбльләре арасында «Истоки» дип аталган үзешчән сәнгать конкурсы узды. Әлеге чара мәдәни мирасны саклау, гореф-гадәтләребезне яшь буынга тапшыру һәм үзешчән коллективларның иҗатын үстерү, эшчәнлеген баету максатларын күздә тотып оештырылды. Бәйгедә 336 кешедән торган 25 коллектив катнашты. Аларның 5есе -...

    Балалар арасында иштирәклеләр - беренче, кнәзлеләр - икенче, Мусабай Завод нәниләре өченче урынны алды. Яшьләрдән беренче, икенче урыннарны Калмия һәм Комсомолец коллективлары бүлеште. Өлкәннәрдән Боерган фольклор коллективы беренчелекне яулады, икенче, өченче урыннар Яңа поселогы һәм Күзкәй үзешчәннәренә бирелде. Иске Җирекле, Сәмәкәй, Новотроицкое, Биклән коллективлары конкурсның дипломантлары булдылар.
    Өлкәннәр арасында иң яхшылары булып танылган боерганлыларның фестивальдән соң кәефләрен белү, тәэсирләрен уртаклашу ниятеннән алар белән очрашып, бераз сөйләшеп алдык. Боерган фольклор коллективының «Яран гөл» дип атала башлаганына әле ике еллап кына. Моңа кадәр ул «Ядкәр» исеме белән йөргән. Инде ярты гасыр дәвамында авылның мәдәният дөньясында кайнаган Гөлфия Әһлиева җитәкчелегендәге бу ансамбль фестивальгә «Орчык өмәсе» күренешен тәкъдим иткән. Сценарийны авыл китапханәчесе Флүзә Сәлимова язган. «Орчык өмәсе - безнең җирлеккә генә хас булган, 20-30 ел дәвамында кабатланып килеп, үз йөзен югалтмаган, эчтәлеген һаман да баета барган йола», - ди автор үзе. Элек мондый өмәне өйләрдә уздыра торган булганнар. «Орчык өмәсе» - кышкы йола. Хуҗа кеше өмәгә җыелучыларга эшне әзерләп куйган: кемдер йонны тетә торган булган, кемдер эрләгән, кемдер йомгакка ураган. Күренештәге вакыйгалар үткәннәрне барлый, аннары салмак кына бүгенге көнгә алып кайта. Орчык бөтерелә-бөтерелә әнә шулай тарихны саный. Девизны да эчтәлеккә туры китереп сайлаганнар «Яран гөл»леләр: үткәнен белмәгәннең киләчәге юк. Инде кабатланган юллар булса да, мәгънәсе тирән бу сүзләрнең. «Ә сәхнәләштерелгән күренеш тамашачыга эстетик тәрбия дә, шул ук вакытта хезмәт тәрбиясе дә бирә дип уйлыйбыз. Чыгышыбызны якын-тирә авыл клубларында өлкәннәргә дә, балаларга да тәкъдим иттек», - диләр коллектив үзешчәннәре.
    Күренеш районыбыз шагыйрәсе Зөләйха Закированың «Бөтерелә орчык» дигән тирән мәгънәле шигырь юллары белән башлана. Аны бик тә сәнгатьле итеп ансамбльнең солисткасы Гөлсәрия Сәхәбиева укый. Ярты сәгатьлек кыска гына күренештә әби-бабайлар чорының матур гадәтләре бар нечкәлеге белән күңелгә үтеп керә, аның эчендә үзең дә кайнагандай буласың. Катнашучыларның киемнәре дә күзнең явын алырлык. Күлмәк-алъяпкычларны апалар нигездә үзләре теккәннәр, чигүләрен дә үзләре чиккәннәр. Ул вакыттагы эш коралларын ничек табып бетергәннәр тагын: соса, калтырча (шүре ураткыч), каба, стан, орчык... Әйтүләренчә, кайсын музейдан алганнар, кайсын авылдан җыйганнар. Сандык эчендә ниләр генә юк - тукылган намазлык, чигелгән сөлгеләр, тастымаллар, бияләй, оекбашлар... Коллективка йөрүчеләргә килгәндә исә, алар бүген 12 кеше. «Без гел яңарып, өстәлеп торабыз», - ди җитәкчекләре Гөлфия апа Әһлиева. Бердәнбер «егет»ләре Галимҗан Мөхәммәтовны күз карасы кебек саклыйлар. «Орчык өмәсе»ндә ул «Җизнәкәй» ролен башкара. «Балдызы» Филига Минһаҗева белән килештереп тә уйныйлар. Таулар авылыннан килеп йөрүче Кадрия Нәбиуллина белән Фәйрүзә Габидуллина мөнәҗәтләр укыйлар. Гөлсәрия Шәйхразыева - чәкчәк пешерү остасы. Коллективка күптән түгел генә килеп кушылган Боерган мәдәният йорты директоры Гөлүсә Нуруллина һәм сәнгать җитәкчесе Рәхилә Фәттахова турында да ансамбль җитәкчесе бик яратып сөйли. Колыш авылы клубы мөдире Эльмира Ханнанова да коллективта үз кеше. Гармунчы Фәйзенур Миңнәхмәтовка да юк вакытын бар итеп килеп җиткәне, сүз тыңлаганы өчен бик рәхмәтле «Яран гөл» артистлары.
    Авыл клубы бүген сүтелгән хәлдә дип тормаган, мәктәп бинасында урнашкан авыл китапханәсендә сыеныр урын тапкан фольклор коллектив. Яңа мәдәният йорты төзелгәнне, аның иркен сәхнәсендә чыгыш ясауны түземсезләнеп көтәләр апалар. Ә китапханәдән урын биргән Флүзә Сәлимованы алар үз ансамбльләре әгъзасы итеп кабул иткәннәр инде. Үзе дә бит Флүзә ханым коллективның һәр чыгышы өчен җан атып тора.
    Язга «Яран гөл» коллективы тамашачыларга «Җыр өмәсе» дигән сәхнәләштерелгән күренеш әзерләргә җыена. Бу чыгышта әби-бабайлар башкарган көйләргә зур урын бирергә уйлыйлар алар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: