Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Бәйрәм белән сезне, илне туендыручылар!

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре! Барыгызны да чын күңелдән һөнәри бәйрәмебез - Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйм. Сезнең, авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшчәннәренең, тырыш, тынгысыз хезмәте белән илдә азык-төлек муллыгы булдырыла. Икмәк - ул тормыш тамыры, безнең бүгенге муллыгыбыз һәм иртәгесе көнгә ышаныч билгесе. Шуңа...

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре!

Барыгызны да чын күңелдән һөнәри бәйрәмебез - Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйм. Сезнең, авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшчәннәренең, тырыш, тынгысыз хезмәте белән илдә азык-төлек муллыгы булдырыла. Икмәк - ул тормыш тамыры, безнең бүгенге муллыгыбыз һәм иртәгесе көнгә ышаныч билгесе. Шуңа да авыл хезмәтчәннәренең көзге байлык чорында уза торган Уңыш бәйрәме - барыбыз өчен дә аеруча әһәмиятле вакыйга. Соңгы еллардагы кырыс һава шартлары игенчеләр һәм терлекчеләрне зур сынаулар алдына куя. Шөкер, райондашларыбыз сынатмый. Уртак тырышлык һәм фидакарьлек нәтиҗәсендә булган уңыш җыеп алынды һәм амбарларга салынды. Яшелчә үстерүдә дә уңышларыбыз бар. Крестьян-фермер һәм шәхси хуҗалыклар тырышлыгы да мактауга лаек.

Табыннарыбызны ризыклы итүче, ил куәтен арттыруга ихлас көчен бирүче авыл эшчәннәре! Сезнең иртә таңнан караңгы төнгә кадәр басу-кырларда, кече һәм зур производстволарда җитештерелә торган продукцияне барыбыз да көн саен көтеп ала. Бәйрәмебез котлы, мөбарәк булсын! Һәрбарчабызга сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек, йортларыгызга бәрәкәт, эшегездә уңышлар, хәерле гомер телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев