Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Батырлык алдында буыннар баш ия

Илебез халкы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 68 еллыгын бәйрәм итә. Кичә, 9 май көнне, әлеге уңайдан шәһәр һәм авылларда зур тантаналар узды. Дәһшәтле сугышта илгә азатлык яулаган каһарманнар алдында буыннар баш ия. Шатлыклы да, күз яшьле дә бәйрәм бу. Җиңү зур корбаннар бәрабәренә яуланды. Илдә сугыш кагылмаган, кайгы алып килмәгән...

Районыбыз җирлекләрендә дә Җиңү көненә багышланган тантаналар киң колач белән узды. Сәмәкәйдәге митингка ветераннарны котларга ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев килде. Бәйрәмдә шулай ук районның хәрби комиссары Рәис Юнысов, район эчке эшләр бүлеге башлыгы Роберт Хөснетдинов, "Ирек" хуҗалыгы җитәкчесе Рөстәм Рәхимов та катнашты.

Сәмәкәйдә бүген 4 сугыш ветераны бар. Мансур Гәрәев, Әскәр Мәхмүтов, Ибраһим Сөләйманов бәйрәм тантанасында катнаша алдылар, ә менә Мөнәвир ага Салихов килә алмаган. Яшьләре олы шул инде хөрмәтле ветераннарыбызның. Сөбханалла, әнә икесе 90 яшьтән өстә икән. Хәер, еллар гына түгел, сугыш яралары, тәннәрендәге ярчыклар да кыскартадыр аларның гомерләрен... Күпләребез җиңү яулаган әби-бабайларын, әти-әниләрен инде мәңгелеккә югалтты. Бу көнне аларны котлау, рухларына дога кылу өчен каберләре янына киләбез...

Сәмәкәйдәге тантанада сугыш һәм тыл ветераннарының урыннары түрдә булды. Мәктәп укучылары алар өчен бик матур әдәби-музыкаль чыгыш әзерләгән иде. Тантананы авыл җирлеге башлыгы Зиннур Сәгыйтов ачып җибәрде. Ул авылдашларын Җиңү көне белән ихлас котлады, гаиләләренә иминлек, сәламәтлек теләде. Муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев та өлкәннәргә изге теләкләрен җиткерде:

- Без сезнең батырлык алдында баш иябез, рәхмәт әйтәбез. Яшьләргә мөрәҗәгать итәм: сугыш каһарманнарының батырлыгын онытырга хакыбыз юк, без аны буыннан-буынга күчереп, якты ядкарь итеп сакларга тиеш.

ТР Президенты, ТР Дәүләт Советы, ТР Хөкүмәте исеменнән тәбрикләгән ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаевның чыгышында да бу канкойгыч сугыш, зур җиңү, аны яулаган ветераннарның батырлыгы буыннан-буынга изге мирас итеп күчәргә тиеш дигән фикер әйтелде.

- Әтиләребезнең батырлыгы - безнең горурлык. Аларның яшәү рәвеше матур өлге. Без сезгә чиксез рәхмәтле, хөрмәтле ветераннарыбыз! - дип котлады Азат Кыям улы.

Әйе, халык хәтере мәңгелек. Бөек Җиңү хакына кулына корал тотып утка кергән, тылда ач, ялангач килеш фидакарь хезмәт куйган ветераннарыбыз алдында без зур бурычлы.

Тантанада катнашучылар авыл уртасындагы һәйкәлгә тере чәчәкләр салдылар. Биредәге мәрмәр тактага сугыш кырларында башын салган, яудан кайтып үлгәннәрнең исемнәре уеп язылган. Аларны, сугышның барлык корбаннарын, бер минут тынлык белән искә алдылар. Митингта Әфган сугышы ветераннары да катнашты. Сәмәкәйдән 6 егет: Марсель Ситдыйков, Әбүзәр Габдрахманов, Рафаэль Хаматов, Риф Хуҗиәхмәтов, Нияз Юнысов, Нияз Рәкыйпов интернациональ бурычларын үтәгән. Аларның соңгысы туган җиренә кайткач, фаҗигале төстә үлгән. Бөек Ватан сугышы ветераннарына, әфганчыларга укучы балалар канәфер чәчәкләре өләште. Митинг тыныч, сугышларсыз тормыш символы булган ак күгәрченнәрнең күккә ашуы белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бљек Ќићњ кљне Бљек ќићњ