Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

«Балкыш» йолдызчыклары балкыды

Районыбыз яшь талантларга, кечкенә артистларга бик бай. 29 мартта «Энергетик» мәдәният сараенда «Балкыш-16» балалар иҗаты фестиваленең гөрләп үтүе - моңа анык дәлил.

«Балкыш» фестивале 16 ел рәттән уздырыла. Бу вакыт эчендә әлеге сәхнәдә чыгыш ясаган районыбыз балалары бу тормышта үз юлын тапкан. Әйтик, танылган җырчылар Илнар белән Ленар Сәйфиевлар, Илдар Әхмәтов, Алмаз Гәрәев һ.б. Бу елны да фестиваль уңышлы һәм күңелгә ятышлы күркәм узды. Чараны «Балкыш»ның төрле елларда җиңү яулаган гүзәл кызлары һәм ТНВ каналында «Яшьләр тукталышы» программасын алып баручы, Г.Камал исемендәге татар театры яшь артисты Алмаз Гәрәев бик оста итеп алып бардылар. Фестивальне ачып җибәрү өчен сәхнәгә район хакимияте башлыгы Васил Хаҗиев чыкты. «Шулкадәр сәләтле балаларны күрүемә мин чиксез шатмын. Мондый балалар булганда барысы да өметле дигән сүз. Җырлый һәм бии белгән кешене һәрберсе ярата, андый бала теләсә нинди коллективта «лидер» булачак. Күркәм традицияләребез сакланып килә, димәк, районыбыз да гөрләп торачак», - диде ул.

Беренчеләрдән булып сәхнәгә «Балкыш-15» фестиваленең Гран-при иясе Миләүшә Фазылҗанова чыкты, тамашычыларга ул «Туган ягым» җырын бүләк итте.

Алга таба сәхнәгә бер-бер артлы чыгып, кечкенәләр чыгыш ясады. Бәткенең «Аленушка» балалар бакчасында тәрбияләнүче Полина Андриянова башкарган «Кнопочка» җыры залда утыручыларның берсен дә битараф калдырмады. «Ак каен» балалар бакчасы сабыйлары башкарган Роберт Миңнуллинның «Кәнфит ашыйм» шигыре тамашачы бигрәк тә күңеленә хуш килде. Круглое Поле поселогының «Голубой вагон» бакчасының нәни артистлары башкаруындагы вальсны зал башта тын да алмыйча карап торса, чыгыш ахырында көчле алкышларга күмде. Гомумән, бу көнне балалар ни генә эшләмәделәр: гитара кылларын да чиерттеләр, думбрада да уйнап күрсәттеләр, төрле халык музыкасына да биеделәр, искиткеч матур җырлар да башкардылар.

Үземә иң истә калганы Түбән Суыксу урта мәктәбеннән Нурсинә Рахматуллина башкаруындагы искиткеч гүзәл «Һинд биюе» булды. «Фестивальдә инде икенче ел катнашам. «Балкыш»та миңа бар да ошый», - диде Нурсинә.

Күбесенчә, концертта кызлар катнашты. Моны сизеп өлгергән алып баручы Алмаз Гәрәев тә, Биклән егете Илназ Шәмсетдиновның чыгышын игълан итеп, киләсе елларда егетләр башкаруындагы чыгышлар күбрәк булсын иде дигән теләген дә белдерде.

Калмия мәктәбе артистларының бал кортлары биюе дә, Калмаш авылының кызлар вокал ансамбленең «Джаз моңнары» җыры да һәм «Зәңгәр томан» бию төркеменең чыгышлары да бик уңышлы булды. Зал гөрләтеп кул чапты, сабыйларны фотосурәткә төшерде. Мәләкәс урта мәктәбен яклап чыккан укучылар турында да әйтеп китми булмас. Аларның «Маймыллар планетасы» дигән биюләрен күрү белән залда утырган бар кеше ирексездән елмаеп, күңел ачып утыргандыр, дип уйлыйм. Артистлар маймылларча киенеп, килештереп бизәнгәннәр, шул хайваннарга хас хәрәкәтләр ясап, залны бер минут эчендә үзләренә карата алдылар.

Соңгылардан булып, сәхнәгә «Туган тел» җыры белән республикакүләм конкурслар лауреаты, Борды мәктәбе укучысы Елена Чулакова чыкты. Аның шулкадәр моңлы итеп җырлавы бөтен кешене әсир итте, җырны бөтен зал басып җырлады.

Шуның белән «Балкыш-16» фестиваленә йомгак ясалды. Киләсе елларда да традициягә әйләнеп киткән фестиваль шулай күркәм уздырылыр, дип белдерделәр район мәгариф бүлегенең мәктәптән тыш тәрбия эшләр үзәге белгечләре. Талантлы, җырга-биюгә оста балалар - безнең якты киләчәгебез дисәм, бер дә ялгыш булмас. Шуңа да конкурсларда катнашыгыз, үз-үзегезне күрсәтергә ашыгыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мђдђният