Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Бакчалы урамын ясадылар, Әхмәтшин урамы ремонт көтә

Юлсызлыкның читенлеген һәммәбез дә белә. Машинага утырып җилдертеп кенә барасы җиреңә барып килергә, күрәсе кешең белән сөйләшеп кайтырга, алып кайтасы әйбереңне аерым мәшәкатьләрсез төяп китерергә барыбыз да күнегеп бетте. Хәзер һәр капка төбендә - автомобиль, хәтта берничә әле. Авылдан шәһәргә барып эшләү дә гадәти күренешкә әйләнде.

Көн саен җимерек яисә асфальт түшәлмәгән юлдан даңгыр-доңгыр йөреп кара әле син! Машинаңны сафтан чыгара, планнарыңны җимерә, вакытыңны әрәм итә торган юллар җен ачуын чыгара. Халык контроле системасына килгән күпсанлы хәбәрләр дә - юлларны төзекләндерү мәсьәләсенең көн үзәгендә булуына тагын бер дәлил. Республикада әлеге система эшли башлаганнан бирле юлларның торышыннан канәгатьсезлек белдереп 1084 мөрәҗәгать килгән, аларны тагын 17603 кеше хуплаган. Районнан да андый мөрәҗәгатьләр шактый. Юлны төзекләндерүне сорап, халык контроленә Круглое Поле, Олы Шилнә һәм башкалардан язалар, мәсьәлә җыеннарда да еш күтәрелә. Кыскасы, юллар төзелеше райондагы һәр торак пункт өчен дә актуаль. Я искесен яңартырга кирәк, я яңасын төзергә. Быел әлеге җәһәттән районда шактый эшләр башкарылды. Республика программасы буенча Сосновый Борга, Нефтебазадан Кама поселогына, Таулар авылына килү юллары төзелде. Аларның һәммәсенә 10ар миллион сум акча тотылган, М-7 трассасыннан Яңа поселогына таба юл төзелеше бара. Моңа 45 миллион сум тотылган, әмма бу суммага гына сыеша алмаганнар. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, төзелеш, архитектура һәм яшәешне тәэмин итү бүлеге башлыгы Илсөяр Абзалованың әйтүенә караганда, әлеге эшне төгәлләү өчен өстәмә акча сорап, Казанга хат язганнар. Бу эш тә ахырына җиткерелер дип өметләник. Авыллар эчендәге кайбер урамнар да төзекләндерелде. Кайбер җирлекләрдә бу эш үз исәпләреннән, кайдадыр республика программасы буенча башкарылды. Күзкәйдә Бакчалы урамында, Бикләндә Московская урамында, Новотроицкоеда Үзәк урамда, Кувадының да Үзәк урамында юл салынды.

Күзкәйнең Бакчалы урамында юлны салып куйганнарын сизми дә калдык. Бер кайтканда юлны билгеләгән таяклар торса, икенчесендә вак таш ташыйлар иде, өченчесендә тип-тигез асфальт түшәлгән юлдан кайтып туктадык. Биредә "Татавтодор" җәмгыяте юл төзүчеләре эшләде. Куәтле махсус техника эшне тиз башкарды. Рәхәт инде, әлбәттә! Чакыр-чокыры юк, тузан да очмый. Бер безнең урам гына озак еллар шулай юлсыз торды. Быел, ниһаять, бу хәл төзәтелде. Күршеләр бик тату бездә, ярдәмләшеп, дус-тату яшибез. Без кайтканны күреп әни - Суфия Шәмсетдинова, күршеләр - озак еллар авыл Советы рәисе булып эшләгән Флүрә Нуриева, шулай ук озак еллар савымчы хезмәтен башкарган Вәсимә Вәлиева, кызы Айгөл һәм оныгы Самир, ялга кайткан Илгизәр Маннапов та килеп чыкты.

- Без сине күптән көтә идек инде. Барыбыз исеменнән газета аша район башлыгы Васил Хаҗиевка рәхмәтебезне җиткер әле, - диделәр алар.

- Васил Гариф улы үзебезнең авыл егете бит. Туган җиренә игелекле, кешеләр мәнфәгатьләренә игътибарлы булу җитәкченең дәрәҗәсен күтәрә. Хәзер ветераннар клубына, мәдәният йортындагы чараларга түфли киеп төшәргә була, - ди әни.

- Чүп җыю өчен контейнерлар куелды. Анысы да бик уңайлы хәзер. Электән үк авылның чисталыгына аерым игътибар бирдек. Урамнар чип-чиста. Үзебезгә дә, килгән кешегә дә күңелле бит, - дип өсти Флера Нуриева.

- Мәдәният йортын өр-яңадан төзеп куйдылар. Анысы да авыл тормышына ямь өсти, - ди Вәсимә Вәлиева.

Яңа юлдан кечкенә Самирны әнисе Айгөл велосипедта этеп йөртә. Илгизәр квадроциклына утырып җилдертте. Машиналар тыз-быз йөри. Тормыш кайный. Әле шушы көннәрдә генә күрше егете Булат Маннапов барыбызны да сөендерде. Зиратка кабер казучылар өчен җылытыла торган, җиһазландырылган уңайлы вагон алып кайтып куйды. Ватанпәрвәрлек хисе кече ватаның - туган авылыңа игелек кылудан башлана. Аңа да зур рәхмәт.

Яңа урамнар төзү бик күңелле, әлбәттә, әмма тормыш бер урында гына тормый. Искеләре туза бара. Күзкәйлеләрне хәзер авылның үзәк урамы - Әхмәтшин урамын ремонтлау мәсьәләсе борчый. Ул да хәл ителер дип өметләнәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урам юлларына ремонт