Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

«Авыл халкына уңайлы булсын өчен, зыянга эшләүче маршрутларны да япмыйбыз», – ди пассажир йөртүчеләр ассоциациясе җитәкчесе Равил Төхбатуллин

Бөтен ил белән базар икътисады шартларына күчкән мәлдә, Совет заманында эшләп килгән автопредприятиеләр бер-бер артлы тарала башлады. Ул чакта: "Больницага барып булмый, маршрут автобуслары йөрми", - дигән сорау-үтенечләрне хакимият вәкилләренең халык белән очрашулары вакытында еш ишетергә туры килә иде.

Әлеге җәһәттән редакциябезгә дә мөрәҗәгатьләр дә шактый булды. Элеккечә эшләргә көйләгән ПАТПлар яңа шартларга яраклаша алмады, шәһәр яны маршрутларында халыкны йөртү проблемасы килеп туды. Әкренләп, базарның үзләштерелмәгән бу тармагына шәхси эшмәкәрләр килә башлады. Дөрес, башланып киткән мәлдә аларның да араларында төрлеләре булды. Намуссыз, эшен оештыра алмауда башкаларны гаепләүче берсенең аянычлы хәлгә төшүенең шаһите булырга туры килде. Бу эшкә Равил Төхбатуллин һәм аның янәшәсендәге шәхси эшмәкәрләр тотынгач, шәһәр янында пассажир йөртү маршрутларында тәртип урнашты. Районда "Пассажир йөртүчеләр союзы" ассоциациясе оештырылып, бу юнәлештә эшләүче эшмәкәрләрнең үз координация үзәген булдыруга ирештеләр. Равил Төхфәтуллин җитәкчелегендәге бу ассоциацияга бүген, үзен дә санаганда, 6 шәхси эшмәкәр - Раушан Тимергалин, Назыйм Вәлиуллин, Ринат Габдрахманов, Эдуард Айдаров, Андрей Потапов керә. Әлеге автопредприятиеләрдә - 36 машина йөртүче, 2 механик, 2 медицина хезмәткәре эшли. Бу эшмәкәрләр райондагы барлык юнәлешләрдәге маршрутларда хезмәт күрсәтә.

- Әлбәттә, эшне башлаганда җиңел булмады, - ди Равил Төхбатуллин. - Беренче елны үзебезгә зыянга эшләдек, дисәк тә була. Автобуслар даими йөри башлагач, халык та күнекте. Хәзер көн саен райондагы 40 авылга 15 "Газель" һәм зур "Нефаз" автобуслары чыга. Ләкин әле барысы да шома гына бармый: кайбер авылларда пассажир йөртүгә лицензияләре булмаган шәхси машина йөртүчеләр кыенлык тудыра. Аннары авылдан районга килүчеләр дә маршрут автобусларын көтсеннәр иде. Килү вакытлары билгеле бит.

Районда маршрут автобусларының юл йөрү озынлыгы 370 километрга җитә. Автотранспортчылар 2012 елда 1 252 375 кешене кирәкле урынына илтеп җиткергән, шуларның 461 370 - ташламага ия гражданнар. Агымдагы елның узган чорына 635 376 пассажир, 268 869 ташламага ия кеше шушы автобусларда шәһәргә һәм, киресенчә, шәһәрдән авылларына кайткан. Дөрес, ташламага ия гражданнарга автобуста барган өчен 15 сум түләргә туры килә. Бу тарифлар буенча Дәүләт комитетының 2011 елның 8 июлендә кабул ителгән 179 санлы Боерыгына нигезләнеп эшләнә. Шәһәр яны транспортында ташламага ия гражданнарны йөрткән өчен компенсацияләр каралмаган дип аңлата пассажир йөртүчеләр. Юл өчен түләү бәясенең ике ел күтәрелгәне юк. Ул юлның озынлыгыннан чыгып, 20 сумнан алып 60 сумга кадәр.

Шунысын да әйтергә кирәк, барлык маршрутлар да үзләрен финанс яктан акламый. Нефтебаза, Иске Абдул, Мусабай-Завод, Түбән Суыксу, Югары Суыксу, Яңа Мусабай, Калмия, Боерган авылларына пассажирлар аз йөрү сәбәпле, бигрәк тә кыш айларында, автобуслар зыянга эшли.

- Әмма халыкка уңайлы булсын өчен, маршрутларны япмыйбыз, - ди пассажир йөртүчеләр ассоциациясе җитәкчесе Равил Төхбатуллин.

Быел автопаркны 70 процентка яңартуга ирешкәннәр. Лизинг һәм кредитка яңа автобуслар алганнар. Бүген пассажир йөртүчеләрнең автопаркында, гомумән алганда, 24 автобус, 7 җиңел машина исәпләнә. Алар, заман таләпләреннән чыгып, ГЛОНАСС системасы, куркынычсызлык кнопкалары белән җиһазландырылган. Пассажирларның иминлеге, исәнлеге иминиятләштерелгән.

Автотранспортчы эшмәкәрләр шәһәр янында пассажирлар йөртүне төгәл оештыру гына түгел, район халкы тормышына кагылышлы социаль чараларда да актив катнашалар. Теләнче Тамак картлар йортындагы караучысыз калган өлкәннәргә даими хәйрия ярдәме күрсәтәләр, инвалидларны "Якты юл" ("Светлый путь") газетасына яздыралар, Круглое Поледа грек-рим көрәше белән шөгыльләнүче яшь спортчыларның төп спонсорлары да булып торалар. Бу балалар Россия күләмендәге бәйгеләрдә җиңүләр яулый. Әле шушы көннәрдә генә 4 үсмер, пассажир йөртүче абыйларының ярдәме белән, көрәш буенча Россия чемпионатына китте. Алар аннан җиңү белән кайтыр дигән ынаныч бар.

Пассажир йөртүчеләр быел Яр Чаллы шәһәренең ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсенә авыруларны гемодиализга йөртә башлады. Әлеге программа район бюджетыннан социаль яклау идарәсе аша финанслана. Районның төрле авылларында яшәүче бөерләре авырткан кешеләрне, атнасына берничә тапкыр, хастаханәгә алып килеп, процедуралары беткәннән соң, кайтарып куялар. Моннан тыш, мәктәп яны лагерьларында ял итүче балаларны экскурсияләргә, төрле чараларга алып баралар. Агымдагы елда район оешмаларыннан кабул ителгән 102 шундый мөрәҗәгатьне үтәгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев