Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Авыл бакчасына 220 бала йөриячәк

9 сентябрьдә Бәтке авылының "Аленушка" балалар бакчасында өстәмә төркем ачу тантанасы булды. Әлеге вакыйга уңаеннан бакчага район мәгариф бүлеге башлыгы Рамил Исаев белән район башлыгы киңәшчесе Галимҗан Зарипов килгәннәр иде.

"Аленушка" бакчасында моңа кадәр 9 төркем булып, аның һәрберсенә 20дән артык бала йөри иде.

- Ачылачак төркемебез 10нчы санын йөртәчәк. Анда 1,6-2,6 яшьлек 24 бала йөриячәк. Ә барлыгы исә бакчабызга 220 бала йөри. Төркемне ачарга күп кенә иганәчеләребез булышкан өчен, һәрберсе кулыннан килгән кадәр үз өлешен керткәнлектән, бу төркемне "Тамчыкайлар" дип атарга булдык, - диде "Аленушка" балалар бакчасы мөдире Лилия Хәмидуллина.

Кунакларны көткән арада мин үзем төркемне карап чыктым. Ул чыннан да бик матур, якты, чиста итеп эшләнелгән икән. Идәнгә җәелгән келәме дә, яңа тәрәзәләргә эленеп куелган челтәрләре дә бүлмәне ничектер уңай, үзеңнеке итеп тора.

Тантаналы мизгелләр килеп тә җитте. Яңа төркем алдына куелган кызыл тасманы кисеп керү хокукы мәгариф бүлеге башлыгы Рамил Исаевка, Бәтке авыл җирлеге башлыгы Максим Ионычевка һәм "АвтоСтройИнком" җәмгыяте директоры урынбасары Илшат Хәбибуллинга бирелде. Килгән кунаклар, бакча хезмәткәрләре, шулай ук сабыйлары белән килгән ата-аналар төркем эченә үттеләр. Алар өчен бакчаның музыка җитәкчесе Чулпан Ильмендеева концерт программасы әзерләгән иде. Үзе дә төш кебек кенә кечкенә гәүдәле Полина Андриянова "Кнопочка" җырын башкарды. Алена Войцеховская белән Эдуард Зыятдинов "Курчак белән аю" биюен биеделәр. Аннары сабыйлар башкаруындагы "Өч теләк", "Балыкчыклар" биюләре дә җыелган халыкның күңеленә хуш килде. Балаларга гөрләтеп кул чаптылар, алар белән бергә шатландылар.

Реклама

- Күргәнебезчә, төркем, чыннан да, бик матур. Аның һәрбер җире, иң беренче чиратта, балага уңайлы булсын дип эшләнелгән, - диде үзенең чыгышында Рамил Исаев. - Бүгенге көндә Бәтке балалар бакчасы районда иң зурлардан санала. Бу, әлбәттә, сөенечле хәл. Мин исә үз исемемнән генә түгел, ә район җитәкчелеге исеменнән төркемне булдырырга булышкан һәркемгә зур рәхмәт әйтәсем килә, - диде Рамил Робертович һәм барлык иганәчеләргә рәхмәт хатлары тапшырды. Сүз уңаеннан, аларны да атап китәм: "Бәтке коммуналь челтәрләре" җәмгыяте директоры Григорий Петров, "Вагон - Сервис" җәмгыяте директоры Равил Миңнехуҗин, шәхси эшмәкәрләр Мансур Мәхмүтов, Валерий Цыганков, Валерий Бакалдин, "СК Ал-мет" җәмгыяте директоры Әнвәр Норов, "Чаллы яшелчәсе" хуҗалыгы җитәкчесе Ришат Хатыйпов һәм "Транс-Контакт Холдинг" җәмгыяте директоры Марат Мостафин. Ә Ришат Хәбибуллин җитәкләгән "АвтоСтройИнком" оешмасы исә "Аленушка" балалар бакчасының бу төркемендә барлык ремонт-төзелеш эшләрен башкарган. Бакча мөдире Лилия Хәмидуллина сүзләренә караганда, иганәчеләр бакчага барлыгы 243 143 сум акчалата ярдәм күрсәткәннәр. Шулай ук иганәчеләргә рәхмәт йөзеннән Бәтке авыл җирлеге башлыгы Максим Ионычев та чыгыш ясады. Район башлыгы киңәшчесе Галимҗан Сәетҗанович исә:

- Районда бакча яшендәге балалар арта. Бүген монда өстәмә төркем ачылу да - шуның бер ачык мисалы. Мин үскәндә, мондый рәхәтлекләр юк иде, ә бүгенге замана баласына тормыш барлык уңайлыкларны да тудырган. Балаларга, аларның ата-аналарына, бакча тәрбиячеләренә сәламәтлек һәм һәр гамәлләрендә уңышлар гына телим, - диде.

Бакча, чыннан да, бик уңайлы итеп эшләнелгән. Бу - капканы ачып керүгә үк күренеп тора. Һәрбер җирдә матур-матур чәчәкләр, куаклар, кул астындагы әйберләрдән ясап куелган төрле фигуралар, балалар мәйданчыклары, сабыйларның чыр-чуы - болар барысы да балачак иленең гөрләп торуы турында сөйли. Бу, уйлавымча, бакча мөдире Лилия Миңнулловнаның, тәрбиячеләр, хезмәткәрләрнең зур тырышлыклары нәтиҗәсе. Бакча зураю уңаеннан аларның эшләре дә артачак. Аларга уңышлар гына теләп каласы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вакыйга

2
X