Якты юл
  • Рус Тат
  • Ашлыкны киптерү җаен тапмасаң, йөзләрчә мең акча югалтасың

    5 августта көне буе әледән-әле яуган пыскак яңгыр комбайннар эшен туктатты. Комбайнчылар күк йөзендә әле уңнан, әле сулдан каралып килгән болытларга, яңгырның даими сибәләвенә шомланып, комбайннарын техника паркына кайтардылар.

    - Егетләр әзер торыгыз, көн аязып-җилләтүгә үзегезнең кишәрлеккә! Уракның һәр минуты кадерле икәнен сезгә аңлатып торасы юк, - дип, «Алмаз» хуҗалыгы баш агрономы Рәис Шәмсемөхәммәтов күрсәтмә бирде дә, мине ындыр табагындагы эшләр белән таныштырды. Яңгыр дип тормаганннар, иркен орлык складында бер төркем эшчеләр ашлык чистарта, чәчүлек орлык калибрлыйлар. Кайбер эре хуҗалыкларда бу эшне механизмнар башкарса да, «Алмаз» кебек җире азаеп калган хуҗалыкка кул көченә таянырга туры килә.

    - Атна-ун көннән көзге чәчүгә керешәбез. Арыш һәм көзге бодай орлыгын хәстәрләп куйдык, сыйфатын лабораториядә тикшертеп кайтардык, - диде баш агроном. - Хәзер ындырчыларыбыз борчак чистарта.

    Хуҗалыкта арышның «память Кунанбаева», көзге бодайның «казанская - 560» сортлары игелә. Һәркайсыннан әйбәт уңыш җыеп алганнар: көзге бодай гектарыннан - 29 центнер, борчак («венец» сорты) 27 центнер белән шатландырган. Ашлык чистартуда һәм ышанычлы итеп орлыкка салып куюда өчәр кешедән торган ике звено эшли. Хуҗалыкта булган көнне төштән соң Фәһимә Зәйнуллова, Галина Елкина, Максим Краснов составындагы звено борчак чистарта иде. Алар «ТМ-4» чистарту машинасы транспортерына көшелдән ашлык биреп, этеп торалар. Сменага 4 тонна ашлык эшкәртәләр. «Бу бик ышанычлы машина, Мари-Эл республикасыннан алып кайтып, төзәтеп эшкә куштык. Үзебезнең төп эшчеләребездән тыш Кнәз авыл җирлеге булышлыгы белән мәктәп, шифаханә, клуб, балалар бакчасы, социаль яклау кебек оешмалардан график белән ярдәмчеләр җибәрелә. Үз теләкләре белән ΙX сыйныф укучылары Максим Краснов һәм Әмир Тимерхановларның ындыр табагында гади эшче булып тырышып эшләүләрен әйтми мөмкин түгел», - диде ындыр табагы мөдире, хезмәт ветераны Неля Хуҗина. Аның эшне белеп, яхшы оештыруын мактап сөйләделәр. Эшчеләргә ял итеп, тамак ялгап алу урыны булуы да әйбәт. Баш агроном Рәис Шәмсемөхәммәтов орлыкның сыйфатын, дымлылыгын, тишелешен тикшереп тора. Үзе элек «Кама» күмәк хуҗалыгында орлыкчылык агрономы булып эшләгәч, уңышның төп шартларының берсе - орлыкның нинди сортта булуы, чисталыгы һәм тишелеше нык кызыксындыра аны.

    Яңгырлы урак өстендә басудан коры ашлык кайтуына өмет итеп булмый. Шунлыктан хуҗалыкның юеш, дымлы ашлыкны киптерү эшчәнлеге белән таныштык. Биредә электән үлән оны ясау агрегатын газ белән ясап, чи ашлыкны киптерүгә көйләгәннәр.

    - Агрегатыбыз әйбәт кенә эшли башлаган иде, ләкин газ бирүне туктаттылар. Бункер тулы фуражга дигән бөртекләр тәүлек буе хәрәкәтсез ята. Кыза башлады. Йөзләрчә мең акча югалтабыз бит. Газовикларның исе дә китми, - дип зарланып алды киптергеч агрегаты операторы Леонид Григорьев.

    Киптерү хуҗалыгының төгәл эшләве сөт җитештерүгә дә зур йогынты ясый. Тегермәндә Нәфисә Канипова эшли. Коры ашлыкны фуражга тартканда, малларга хуш исле әйбәт азык җибәрелә, сөт җитештерү күзгә күренеп арта. Шунлыктан киптергечтән тегермәнгә яхшы сыйфатлы азык килсен иде дигән теләктә Нәфисә ханым.

    Гомумән алганда, килеп туган вакытлы авырлыкларны хәл итә барып, «Алмаз»лылар быелгы урып-җыюны уңышлы хәл итәләр, югалтуларны кулдан килгәнчә булдырмаска тырышалар.

    P.S. 5 августта кичкә таба без хуҗалыктан киткәч, газовиклар килеп, киптергеч миченә газ биргәннәр һәм киптергечнең эшли башлавын хәбәр иттеләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: уңыш
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: