Алдан түләмәсәң, ташламалы ягулык бирелмәячәк
Игенче зур сынау алдында. Шушы уңайдан, язгы кыр эшләренә әзерлекнең барышы турында сөйләүне үтенеп, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фирдәвес Таҗи улы Бикмөхәммәтовка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
- Фирдәвес Таҗиевич, халык элек-электән, "язның бер көне ел туйдыра" дип, чәчүгә ныклап әзерләнә. Техника кырга чыгарга әзерме?
- Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2012 елгы кыр эшләренә техниканы әзерләү турында карар кабул иткән иде. Анда техниканы төзекләндерүнең түбәндәге вакыты билгеләнде: чәчү, туфрак эшкәртү машиналарын һәм тракторларны - 1 апрельгә, терлек азыгы әзерләү машиналарын - 10 майга, бөртекле ашлык комплексларын, ашлык чистарту машиналарын, ашлык киптергечләрне 1 июльгә төзекләндереп кую таләп ителә. Район җитәкчелеге һәм белгечләре катнашындагы комиссия һәр хуҗалыкта язгы кыр эшләренә әзерлекнең торышын тикшереп кайтты. Нигездә без эштән канәгать.
Бүген барлык төр авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 589 трактор исәпләнә. "Гигант", "Чаллы яшелчәсе", "Алмаз", "Биклән", "Камская Нива", Сәйдәшев исемендәге хуҗалыклар, ремонт эшләрен яхшы оештырып, 16 мартка тракторларны һәм тагылма техниканы әзерлек сызыгына куйдылар. Шуның белән бергә районда 61 тракторның остаханәләрдән чыга алмавы борчу тудыра. Запас частьларның җитмәве һәм финанс мәсьәләләренең кыенлыгы тоткарлый. Бу бигрәк тә "Кама", "Тукай азык-төлек корпорациясе" агрофирмаларына, "Ярыш" авыл хуҗалыгы предприятиесенә кагыла. Монда шуны кисәтәсе килә: арзан һәм ялтыравыклы запас частьларга кызыгып, эш өстендә ватылып, күп вакыт әрәмгә үтмәсен. Шуңа күрә запас частьлар алганда, игътибарлырак булырга иде.
- Язгы кыр эшләре һәм урып-җыю чорында техникадан җитештерүчән файдалану өчен механизатор кадрларга кытлык сизелә. Быелгы сезонда бу хәл кабатланмасмы?
- Әйе, андый проблема бар. Язгы кыр эшләрен яхшы агротехник срокларда башкарып чыгу өчен хуҗалыкларга 50ләп механизатор кирәк. Моның күп өлеше "Кама", "Тукай азык-төлек корпорациясе" агрофирмалары һәм "Биклән" хуҗалыгы өстенә төшә. Әлеге хуҗалык җитәкчеләре урында яшь кадрлар әзерләү белән шөгыльләнмәгәч, ел саен читтән механизаторлар һәм башка төр эшчеләр эзләп вакытларын уздыралар. Язын кылны кырыкка ярырдай чорда аграр университетлар һәм техникумнар студентларын җәлеп итү мөмкинлеген дә истән чыгарырга ярамый. Гомумән, механизатор кадрлар әзерләү белән даими шөгыльләнү, үз кадрларыңны булдыру ул авылның яшәеше турында кайгырту бит.
- Техника белән саксыз эш итү аркасында хәвефле хәлләр килеп чыга. Боларны булдырмау өчен нәрсәләр эшләнә, Фирдәвес Таҗиевич?
- Сүз дә юк, хезмәтне саклау һәм техника куркынычсызлыгын тәэмин итү ул һәр хуҗалык җитәкчесенең игътибар үзәгендә булырга тиеш. Кеше сәламәтлеген бернәрсә белән алыштырып булмый. Үкенечкә каршы, кыр эшләре чорында республикабызда ел саен хәвефле хәлләр килеп чыга. Моның сәбәбе - исерткеч эчемлекләр куллану, техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү, агрегатларда саклау капкачлары булмау һәм башкалар. Кыр эшләре вакытында хәвеф-хәтәрдән сак булу өчен эшчеләр белән даими әңгәмәләр һәм аңлату эшләре үткәрү зарур. Техниканы бары тик техник карау үткәннән соң, эшкә яраклылык рөхсәте белән генә кырга чыгарырга ярый.
- Язгы кыр эшләрен үткәрүдә ягулык-майлау материаллары белән тәэмин ителеш ничек? Хөкүмәт ташламалы бәяләрне күздә тотамы?
- Язгы кыр эшләре һәм терлек азыгы әзерләү чорына, ягъни 2012 елның беренче яртысына безнең районга бер гектар чәчүлек җиренә 25 килограмм исәбеннән дизель ягулыгына ташламалы лимит билгеләнә. Бөтен чәчү мәйданын һәм күпьеллык үлән чәчүлекләре хисабыннан чыгып, районга ташламалы бәя белән 1948,6 тонна ягулык алачакбыз.
Авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләренең дизель ягулыгы өчен һәр ай башында акчаны алдан түләп куюы кирәк. Әйтик, беренче транш өчен - 1 апрельгә, икенчесе - 1 майга, өченчесе өчен - 1 июньгә кадәр. Әгәр ташламалы дизель ягулыгы вакытында алынмый икән, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аны икенче айга күчерми, шуңа күрә акчаны алдан түләп, ягулыкны вакытында алып кайту - хәстәрле хуҗа эше.
- Фирдәвес Таҗиевич, ашлаган җир аш бирер дигәндәй, язгы чәчүне минераль ашламаларсыз үткәреп булмый.
- Бу мәсьәлә болайрак тора: әгәр хуҗалык быелгы язгы чәчүгә былтыр үз акчасына бер гектарга 5 килограмм тәэсир итү көче булган ашлама туплаган икән, министрлык бер гектар җир өчен 150 сум акча түли. Быел 1 гектарга 10 килограмм тәэсир итү көче булган ашламаны үз акчасына сатып алганнарга 281,81 сум күләмендә субсидия бирелә. Тагын бер яңалык: хуҗалыкларда кузаклы культуралар чәчүне кызыксындыру максатыннан былтыр бер гектарга 1300 сум акча бирелсә, быел гектарына 1000 сум күләмендә акча бирү карала.
Язгы кыр эшләре башланырга күп калмый. Аны һәр игенче, һәр авыл кешесе көтеп ала. Чәчүне үз вакытында югары сыйфатлы итеп үткәрик.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев