Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Альберт Сираҗетдинов: «Атларны яратмыйча эшләп булмый»

Теләнче Тамак авыл җирлегендә урнашкан Казаклар авылына без иртән-иртүк килеп җиттек. Әрем һәм яңа гына чабып алынган үлән исләре белән каршы алды безне авыл һавасы. Бал кортларының күңелле безелдәве, кошлар сайравы да күңелләргә бер сихәт бирә иде.

Фото: / Регина Фатхутдинова фотолары 

Ерактан, елгага таба атлар көтүенең төшүе күренә. Аларның хуҗасы – нык бәдәнле, киң җилкәле ир-ат. Шул матур малкайларына карап, ул: «Ашыкмыйк, хәзер безнең янга үзләре килеп җитәрләр», – ди.

Әти бүләге

Йөзгә якын аттан торган көтү таудан төшеп килгән арада, без аларның хуҗасы Альберт Сираҗетдинов белән сөйләшеп алдык.

– Минем атлар белән мавыгуым кечкенәдән үк башланды. Ул вакытта миңа 11 яшь, кече энем Фәнискә 10 яшь иде. Безне зур үскән, җаваплы дип санап, әти икебезгә бер колын сатып алды. «Ат ул – уенчык түгел. Аның өчен икегез дә җавап бирәсез. Яхшы тәрбияләп үстерегез», – диде әти.

Колын тиктормас, шаян холыклы булды, безнең белән уйнарга яратты. Шуңа да исем кушканда озак уйлап тормадык – Буян дип атадык. Без ул колынны шуның кадәр үз иттек – тормышыбызны аннан башка күз алдына да китерә алмадык. Мәктәптән кайту белән, кесәгә алма, берничә кисәк шикәр  салып, янына чаба идек. Аны шул алма, шикәр белән сыйлый, йоныннан яратып сыйпый торган булдык. Аннары, әтинең кул астында без ул колынны карап, тиешенчә тәрбияләп үстердек. Әти инде гүр иясе, ләкин атлар янына чыккан саен, аның безгә ясаган бүләген, әйткән сүзләрен, киңәшләрен гел искә алам, – дип хәтер җебен сүтә башлый ир.

Баксаң, Альберт әфәнденең энесе Фәнис шул әтиләре бүләк иткән һәм башка атларда да район Сабан туенда әллә ничәшәр тапкыр җиңүче, призер булган. Альберт Роберт улы исә һөнәри училище тәмамлап, Саратовта армия хезмәтендә булып кайтканнан соң, Чаллыда төпләнеп яшәргә уйлаган. Күпмедер вакыт ул шәһәрдәге кондитер фабрикасында машина йөртүче булып эшләгән. Аннары, үзе кебек авылдан булган кызга өйләнеп, гаилә корып җибәргәннән соң, янәдән авылга кайтып яшәргә хәл итә.

Туган җиргә кайту

– Лилия Казаклар авылына әбисенә килә иде. Бик тә чибәр, акыллы, киң күңелле иде ул. Авыл кызлары гына шундый буладыр ул. Шуңа күрә аны ычкындырганчы дип, тизрәк өйләнеп тә куйдым. Миңа ул вакытта 21 яшь кенә иде әле, – дип, күңелле итеп көлеп куя Альберт Сираҗетдинов.

Соңыннан, сары кирпечтән төзелгән ике катлы йортка күрсәтеп, ул горурлык белән әйтеп куя: : «Йортны алты ел буе төзедек. Хәзер инде биредә яшәвебезгә – дүрт ел. Ә моңарчы әти-әниләрнең йортында көн иттек. Өч бала тудырдык. Олы кызыбыз Алина институтта укый, икенче кызыбыз Аделя әле мәктәптә белем ала. Төпчегебез – Искәндәр туганыбыз Рамазан белән моннан ерак түгел сарык көтүен көтәләр.

Туган авылына кайткач, Альберт Сираҗетдинов берара «Маяк» хуҗалыгына шофер булып эшкә урнаша, аннары сугым цехына күчә.

– Бераздан мин үз эшемне ачтым. Шәһәргә ит илтеп йөрү белән шөгыльләндем. 11 ел буе ГАЗельда шулай ит илтеп йөрдем дә:  «Ник башка җитештерүчеләрдән ит сатып алып йөрим соң әле мин?» – дип уйладым да, үзем мал үстереп, ит җитештерергә ният кылдым. Дөресен генә әйткәндә, ул вакытта миңа туганнар бик нык ярдәм иттеләр. Кирәкле, файдалы киңәшләре белән дә, акчалата ярдәм белән дә. Әлбәттә, эшли башлаганчы җирле җитәкчелек белән дә сөйләштем. Атларны элек авыл көтүе йөргән болында көтәргә ярыймы-юкмы дип, рөхсәт сорадым. Рөхсәт алгач та, сарайны яңарттым, беренче партия атлар сатып алдым. Ат үрчетә башлавымны белгәч, күршеләр үз бакчаларын печән чәчәргә бирәбез дип, тәкъдим итә башладылар. Картайган кешеләргә зур бакчаны тәрбияләп тору авыр бит, алар шул сәбәпле ятимләнем, чүп үләненә батып, буш торалар.

 Хәзерге вакытта бакча, печән әзерләү мәсьәләләре белән кызларым шөгыльләнә. Алар үзләре печән чәчү, аны чабу, киптерү, саклауга салу эшен башкаралар. Мине көтеп тормыйлар, – дип сөйләде хуҗа кеше.

Киләчәккә планнар

Үткән елның ахырында фермер элеккеге колхозныкы булган, ярымҗимерек биналарны сатып алган.

– Ул биналарны төзекләндерергә уйлаган идем. Ләкин бу эшне беразга читкә куеп торырга туры килер. Үзегез күрәсез, быелгы җәй коры килде, шуңа күрә булган акчаларны мал азыгы сатып алуга тотачакмын. Азык та кыйммәт быел. Печәннең бер рулоны 3 мең сумга кадәр җитә. Ашлыкны да сатып алам.

Атларны ит өчен үстергәндә, аларга солы ашатмыйлар, – ди үз эшен яхшы белүче фермер.

Көз айларында Альберт Сираҗетдинов ике йөз литрлы чанда фураж оныннан һәм вак яшелчәләрдән торган катнаш азык әзерли. Хайваннар мондый ризыкны бик яратып ашыйлар икән. Аеруча колыннар аңа мөкиббән. Ул колыннарны хуҗа кеше 6-7 айлык булгач та, көз ахырында сатып җибәрә. Шулай ук яшь малны үрчетү өчен авылдашлар һәм күрше авылда яшәүчеләр дә сатып ала. Удмуртия, Башкортостан якларыннан да ат үрчетүчеләр килә.

Атлар, колыннар...

– Хатынымның Чаллыдан килеп йөрүче туганы Данил Сәлихов белән дүрт ел буе икәүләп көтү көткән идек. Хәзер исә әлеге эштә миңа электр көтүчесе ярдәм итә. Әкерен булыгыз, – ди ул, безнең электр чыбыклары астыннан кереп, атларга таба баруыбызны шәйләп.

Аннары, фермер атлар янына килә. Малкайлар аны тынып, иркәләнергә, аны үзләренчә сәламнәргә тотыналар. Беренче эш итеп, Альберт әфәнде үзенең Малыш кушаматлы атын күрсәтте. Башка атлардан зәңгәрсу-кара төсе, зур, йонлы аяклары, борынындагы калкулыгы һәм бераз усалрак карашы белән аерылып торучы Малыш бар кыяфәте белән алардан өстен булуын күрсәтә иде.

– Ул безнең хуҗалыкның француз першероны токымлы нәсел айгыры. Биредә хәзер төрле токымлы атлар, киләчәктә тулысы белән ярымтокымлы атлар гына үрчетүгә күчәргә уйлыйм, – дип, планнары белән уртаклаша фермер, атларның һәркайсы белән сөйләшеп, кочаклап. Бу арада артыбыздан бер айлык колын иярә. Көтүдә аңардан да кечерәк маллар бар икән.

– Менә бу колынга дүрт көн генә әле. Ә менә монысына – ике көн, – дип аңлата Альберт Сираҗетдинов колыннарны куркытмаска тырышып. – Язын авырга туры килә. Бу вакытта колыннар туа башлый һәм күп чакта бияләр төнге вакытта колынлый. Кайвакыт, төн эчендә 3-4 колынга туарга ярдәм итәбез, чөнки ат еш кына яңа туган колынның элпәсен үзе салдыра алмый. Монда кеше ярдәме кирәк була.

Гаилә эше

Эш күңелгә ятышлы булудан тыш, акча да китеререгә тиеш. Әлеге вакытта утарда 10 ат асралып, сатуга әзер.

– Кемдер тере килеш алып китә, кемдер ит итеп. Бездә зур суыткычлар юк, шуңа күрә сатып алучылар итләрен шунда ук алып китәләр. Ат ите файдалы итләрнең берсе булып санала һәм күпләр аны казылык, колбаса, ярымфабрикатлар ясар өчен алалар. Минем тормыш иптәшем Лилия ат итеннән бик тәмле бәлеш пешерә. Бәлешкә ул бераз терлек мае сала – телеңне йотарлык була.

Атларның кайберләре 350 килограмм тере үлчәм авырлыгына кадәр барып җитәлә. Ә болай барысыныңда массасы бер чамарак – 250 килограмм тирәсендә. Мал сугымыннан соң калган тире, эчке әгъзалар әрәм булмый. Хужалык җитәкчесе сүзләренә караганда, анысын сатып алырга да теләк белдерүчеләр табыла икән.

– Ат тиресе сату белән кәсеп итмим. Кемгә кирәк киләләр дә, мин аны бушлай биреп җибәрәм,– диде фермер.

Аннары, без Альберт Робертович белән Игәнәй елгасы аркылы чыгып, сарык көтүе торган урынга барып җитәбез. Монда фермерның ун яшьлек улы Искәндәр яшьтәш туганы Рамазан белән көтүдәге малга бар җаваплылык белән күз-колак булып торалар.

– Мин дә әтием кебек фермер булырга, маллар үрчетеп, туган авылымда яшәргә телим, – ди Искәндәр.

Шушы яшендә мондый җитди ниятләр һәм теләкләр белән янган балага һәм уңган ат үрчетүче фермер Альберт Сираҗетдиновка карап, авылның киләчәге бар икән дип нык сөендек. Хушлашканда язмабыз героена эшләрендә уңышлар, муллык теләп, кайтыр юлга чыктык.

***

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, авыл хуҗалыгы формированиеләрендә – 467, шәхси хуҗалыкларда 582 ат бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев