Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Аларның кайгыртучан кулларында – кешеләр гомере

Без еш кына дәвалау учреждениеләреннән, табиблардан зарланырга яратабыз. Җәфалаган сырхауларыбыз өчен аларны ачуланырга, каты сүз әйтергә дә тартынып тормыйбыз. Ләкин бүген минем моның һәммәсен дә читкә куеп, медицина хезмәткәрләре, дөресрәге, аларның аерым бер юнәлештә эшләүчеләре турында язасым килә. Бәлки, язмам күпләрне уйланырга, әлеге авыр һәм җаваплы һөнәр ияләренең хезмәтен аңларга...

Иртәнге сәгатьләрдә больница коридорларында халык күп. Әрле-бирле йөрүче табиблар, шәфкать туташлары, санитаркалар, авырулар - күзләр камаша. Мин исә, икенче катка менеп, больницаның баш табибы Галим Сабирҗанов янына үтәм. Һәрвакыт ачык йөзле, тыныч Галим Габбас улы бу юлы да мине елмаеп каршы алды. Тормыш хәлләре турында сөйләшә-сөйләшә аның белән бергә анестезиология һәм реанимация бүлегенә килеп керәбез.
Тынычлык. Күзгә чалынган һәм колакка «ишетелгәне» - шул тынычлык булды биредә. Күп еллар әлеге бүлекне җитәкләгән табиб анестезиолог-реаниматолог Илшат Әсхәд улы Зидиһанов без килгәндә урынында юк иде әле.
- Җыелышта, күрәсең, - дип Галим Габбасович бүлек мөдиренә шалтыратырга тотына. - Илшат Әсхәдович, сез бүлектә кайчанрак булырсыз икән? Кирәк идегез. Юк, ул-бу хәл булмады, корреспондент килгән иде, сезне көтәбез, - дип ул бүлек мөдире белән сөйләшеп ала. Аннары, миңа мөрәҗәгать итеп:
- Һәрвакыт уяу, көтелмәгән очракларга әзер булырга өйрәнгән инде ул. Телефоннан сөйләшкәндә шулай: «Нәрсә булды?» - дип сорау бирүе дә гадәти, профессиональ шәрехкә әйләнде, - ди Галим Сабирҗанов.
Ул арада халат итәкләрен уйнатып ординаторлар бүлмәсенә Илшат Зидиһанов үзе килеп керде. Чәчләренә бераз чал төшкән, җитди, урта яшьтәге табиб белән исәнләшкәч тә, бүлек буйлап киттек.
- Безнең бүлектә 20гә якын кеше эшли. Алар: 3 табиб, 8 шәфкать туташы. Араларында 10 елдан артык эшләүчеләр дә бар. Арабызда иң өлкән хезмәттәшебез Ренат Григорьевич Терентьев иде. Бер ел элек аны лаеклы ялга озаттык. Саный китсәң, биредәге һәр табиб, шәфкать туташы, санитар - аерым игътибарга лаек кешеләр, - дип Илшат Зидиһанов үз кул астында эшләүчеләр турында бәйнә-бәйнә сөйләргә керешә. - Әйтик, анастезиолог-реаниматолог табибларыбыз Гөлназ Миңнегалиева, Марат Ильясов шулай ук биредә ун елдан артык хезмәт куялар. Өлкән шәфкать туташы Разилә Фәррахова, палата һәм анастезиология буенча шәфкать туташлары Гөлфания Вәлиева, Гөлназ Фарлукшина, Розалия Якупова, Алия Шәймөхәммәтова, Лилия Шәйхетдинова, хуҗалык эшләре буенча җаваплы Олеся Хлюпина үз эшләрен белеп, тырышып эшлиләр. Бүлекне чисталыкта тотучы санитаркаларыбыз да бик мөлаем, яхшы күңелле кешеләр. Менә шушы медицина персоналының күмәкләшеп, аңлашып эшләве анестезиология һәм реанимация бүлегенең тормышын бертуктаусыз тәэмин итеп тора, - ди табиб.
Бүлектә 3 койка-урын, авыр хәлдәге пациентлар өчен 1 (противошоковая) палата бар. Авыр хәлдәге әлеге авыруларны биредә күзәтү астында тоталар, ашыгыч ярдәм күрсәтү, пациентның хәлен тотрыклы итү белән шөгыльләнәләр.
- Без һәрвакыт көтелмәгән, экстремаль хәлгә әзер булып торырга тиеш, - дип янә телгә килә Илшат Зидиһанов. - Ашыгыч ярдәм машинасында безгә китерелгән пациентка без тиз арада квалификацияле, беренче ярдәмне күрсәтергә тиеш. Элегрәк инфаркт, инсульт белән шактый кешене кабул итә идек. Хәзер аларны Чаллы шәһәренең БСМП бинасында урнашкан йөрәк-кан системасы авыруларын дәвалау үзәге кабул итә. Шулай да, андый пациентларны безгә алып килсәләр, без аларга да кичектергесез ярдәм күрсәтәбез, баш тартмыйбыз. Район халкыннан кала бүлек табиблары тын алу юллары авырулы бөтен Чаллы шәһәре халкына да ярдәм күрсәтә, - дип сөйли табиб.
Илшат әфәнде мине палатага алып керә. Безне биредә шәфкать туташы Гөлфания Вәлиева каршы ала. Илшат әфәнде белән алар күзәтү астындагы авыруларның хәлен тикшерә башлыйлар: кан басымын үлчиләр, сораулар бирәләр.
Анастезиология һәм реанимация бүлегендә эшләүче табиблардан һәм шәфкать туташларыннан кала район больницасында бер генә операция дә узмый. Кичектергесез операцияме ул яисә планлымы - тәүлек буе табиб анестезиолог-реаниматолог һәм анестезия буенча шәфкать туташлары шул авырулар янында. Әле тәүлек буе кизү тору дигәне дә бар бит. Язмышларын медицина белән бәйләгән, гомерләрен сәламәтлек сагына, кешеләргә ярдәм итүгә салган бу кешеләр һәр кыенлыкка күнегергә, зарланмаска өйрәнгән.
- Хезмәтегездә иң авыры нәрсә дип саныйсыз? - Илшат Зидиһановка шундый сорау биреп, кызыксынып җавап көтәм.
- Авыруларның якыннарына начар хәбәр җиткерү. Иң авыры, иң күңелсезе шулдыр дип саныйм, - ди әңгәмәдәшем, бераз тын торгач.
Яшәү белән үлем арасында булган кеше гомере өчен көрәшкән табиблар өчен бу, чыннан да, иң авыры. Үзеңнең пациентыңны саклап кала, үлемнән йолып ала алмау - күңелсез хәл. Ләкин кайчакта авыру табибтан да куәтлерәк, көчлерәк була шул.
- Эмоциональ яктан авыр булса да, без үз хезмәтебезне тиешенчә, сыйфатлы башкарырга тырышабыз. Медицина төгәллекне, кулның каты булуын, калтырамавын таләп итә. Авыруга ярдәм итәр өчен, үз хис-кичерешләреңне бикләп, бурычыңны тиешенчә үтәү, авыруның хәлен яхшырту турында гына уйлыйсың, - диде миңа хушлашканда Илшат Зидиһанов.
Анестезиология һәм реанимация бүлегендә булып, андагы медицина хезмәткәрләре белән аралашканнан соң шуны аңладым: аларның һәр минуты кадерле, санаулы. Сөйләшкән арада гына да бүлек мөдирен әледән-әле килеп авыруны карарга чакырдылар, телефон аркылы да шалтыратучылар шактый булды. Табибтан алып, кече медицина персоналына кадәр һәрберсенең вакыты минутына кадәр санаулы. Шулай булмый мөмкин дә түгел. Чөнки аларның кулларында - кешеләр гомере.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һөнәр ияләре