Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

1 октябрь – Халыкара өлкәннәр көне

Ел саен 1 октябрьдә бөтен илебез Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтә. Бу көнне барлык өлкәннәргә - сугышта катнашкан каһарманнарыбызга, аннан соңгы авыр елларда илебезне торгызуда фидакарьләрчә хезмәт куйган, имин елларда ил куәтен арттыруга лаеклы өлеш керткән ветераннарыбызга ихтирам белдерү һәм кайгыртучанлык күрсәтү матур традициягә әйләнде. Халыкара өлкәннәр көнендә генә түгел,...

Ел саен 1 октябрьдә бөтен илебез Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтә. Бу көнне барлык өлкәннәргә - сугышта катнашкан каһарманнарыбызга, аннан соңгы авыр елларда илебезне торгызуда фидакарьләрчә хезмәт куйган, имин елларда ил куәтен арттыруга лаеклы өлеш керткән ветераннарыбызга ихтирам белдерү һәм кайгыртучанлык күрсәтү матур традициягә әйләнде. Халыкара өлкәннәр көнендә генә түгел, ветераннарыбызны ел әйләнәсендә игътибар һәм кайгыртучанлык белән җылыту, аларга рухи таяныч булу - безнең олы бурычыбыз.

Хөрмәтле өлкәннәребез! Гомер көзләрегездә урыныгыз түрдән, табыннарыгыз мул, сыйлы ризыкларыгыз бәрәкәтле, җаннарыгыз тыныч, сау-сәламәт булсын. Авыр сугыш елларын горур кичеп, хезмәтне яратып, бүген дә тормыштан тәм табып, яшим дип яшисез. Безгә тыныч, матур тормыш бүләк иткән, авырлыкларда чыныккан иңнәрегез, сабыр җаныгыз бүген дә ил язмышына битараф түгел. Чәчләрегезгә чал керсә дә, сез безнең өчен иң сөйкемле, иң газиз, иң кадерле затлар. Киләчәктә дә алтын киңәшләрегезне биреп, безгә юл күрсәтеп яшәсәгез иде. Һәркайсыгызның гомер көзе җылы, дәвамлы килсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев