Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәгәннәр

Район прокуратурасы Тукай һәм Яр Чаллының Үзәк районы күзәтчелек эшчәнлеге бүлекләре белән берлектә "Түбән Кама" милли паркы территориясендә урнашкан "Нарат", "Елочка", Дубки", "Лотос", "КФУ", "Литейщик", "Лесная сказка" ял базаларында янгын куркынычсызлыгын тикшерде. Чара барышында кайбер кагыйдәләрнең бозылуы ачыкланды. Мәсәлән, биналарның күренә торган урыннарында янгын сүндерүчеләрне чакыру өчен телефон номерлары язып...

Район прокуратурасы Тукай һәм Яр Чаллының Үзәк районы күзәтчелек эшчәнлеге бүлекләре белән берлектә "Түбән Кама" милли паркы территориясендә урнашкан "Нарат", "Елочка", Дубки", "Лотос", "КФУ", "Литейщик", "Лесная сказка" ял базаларында янгын куркынычсызлыгын тикшерде.

Чара барышында кайбер кагыйдәләрнең бозылуы ачыкланды. Мәсәлән, биналарның күренә торган урыннарында янгын сүндерүчеләрне чакыру өчен телефон номерлары язып эленмәгән, эвакуация юллары күрсәтелмәгән, ярамаган урыннарга янып китүчән әйберләр, капкачсыз яктырткычлар куелган, аерым бүлмәләрдә беренчел янгын сүндерү приборлары юк.

Реклама

Район прокуроры янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәгән җиде җитәкчегә карата административ хокук бозу турында эш ачты. Шул ук вакытта, ял базалары хуҗаларына җитешсезлекләрне төзәтергә кушылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын куркынычсызлыгы канун хокук тђртибе янгынга каршы махсус режим

2
X