Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Унбер үзбәкстанлыны фатирында законсыз теркәгән

Район прокуратурасы Бәтке авылында Үзбәкстаннан гражданнары исәпләнгән 11 кешене теркәгән фатирны ачыклады.агымдагы елның 26 маеннан 9 июненә кадәр вакыт аралыгында әлеге фатирның 39 яшьлек хуҗабикәсе бу гражданнарны миграция хезмәте аша теркәргә өлгергән. Шунысы да бар, үзбәкстанлыларның берсе дә теркәлгән адреслары буенча яшәмәгән. Прокуратура фатир хуҗасының Үзбәкстан гражданнарын теркәвен законга туры...

Район прокуратурасы Бәтке авылында Үзбәкстаннан гражданнары исәпләнгән 11 кешене теркәгән фатирны ачыклады.агымдагы елның 26 маеннан 9 июненә кадәр вакыт аралыгында әлеге фатирның 39 яшьлек хуҗабикәсе бу гражданнарны миграция хезмәте аша теркәргә өлгергән. Шунысы да бар, үзбәкстанлыларның берсе дә теркәлгән адреслары буенча яшәмәгән. Прокуратура фатир хуҗасының Үзбәкстан гражданнарын теркәвен законга туры килми дип тапкан һәм Федераль миграция хезмәтенең район буенча территориаль пунктына әлеге 11 кешене теркәүдән төшерүне сорап судка дәгъва хаты белән мөрәҗәгать иткән. Бу турыда район прокуроры ярдәмчесе Рөстәм Яхин хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев