Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Штрафларын түләмәгән Кече Шилнәдә яшәүче ир-атны 8 тәүлеккә кулга алдылар

26 февральдә район судында Кече Шилнәдә яшәүче 25 яшьлек ир-атны 8 тәүлеккә кулга алу турында карар кабул ителде. Ул узган елның май аеннан алып 11 гыйнварга кадәр тизлекне арттырган өчен 14 тапкыр штрафка тартылган, әлеге штрафларның 9ы вакытында түләнмәгән. РФның Административ хокук бозулар кодексының 32.2 маддәсе нигезендә, җавапка тартылу турындагы...

26 февральдә район судында Кече Шилнәдә яшәүче 25 яшьлек ир-атны 8 тәүлеккә кулга алу турында карар кабул ителде. Ул узган елның май аеннан алып 11 гыйнварга кадәр тизлекне арттырган өчен 14 тапкыр штрафка тартылган, әлеге штрафларның 9ы вакытында түләнмәгән. РФның Административ хокук бозулар кодексының 32.2 маддәсе нигезендә, җавапка тартылу турындагы карар законлы көченә кергәннән соң, штрафлар 60 тәүлектән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш. Җавапка тартылучы ир-ат судта бу таләпләрне белүе турында әйтә, штрафларның вакытында түләнмәвен төрле сәбәпләр белән, шул исәптән, акча җитмәү белән аңлата. Аның эш урыны, кереме бар. Шуңа күрә дә бу штрафларны түләмәскә сәбәп була алмый. Хәзер аңа 8 тәүлек вакытлыча тоткарлау камерасында утырып чыгарга, штрафларын да түләргә туры киләчәк. Нәтиҗә бер генә: кагыйдә бозмаска, ә инде штрафларың бар икән аларны вакытында түләргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: суд залыннан