Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Президентның яңа указлары яктылыгында коррупциягә каршы көрәш

Коррупция тормышыбызның барлык катламнарына да үтеп керде.Шуңа күрә барлык хокук саклау , контрольлек итүче органнар, җирле үзидарә органнары, халык кулга-кул тотынып эшләгәндә генә аңа каршы көрәштә уңышка ирешеп була .Районда коррупциягә каршы системалы һәм комплекслы эш алып барыла. Һәм, әлбәттә, прокуратура да бу мөһим әшкә үзенең өлешен кертә. Планлы һәм...

Коррупция тормышыбызның барлык катламнарына да үтеп керде.Шуңа күрә барлык хокук саклау , контрольлек итүче органнар, җирле үзидарә органнары, халык кулга-кул тотынып эшләгәндә генә аңа каршы көрәштә уңышка ирешеп була .Районда коррупциягә каршы системалы һәм комплекслы эш алып барыла. Һәм, әлбәттә, прокуратура да бу мөһим әшкә үзенең өлешен кертә. Планлы һәм планнан тыш тикшерүләр вакытында гражданнарның, эшмәкәрләрнең хокуклары бозылмасын өчен контрольлек итүче органнар эшчәнлеген күзәтү үткәрелә. Җирле үзидарә органнарының хокук актларын, федераль һәм республика законнарына каршы килмәсен, ришвәтчелеккә этәрерлек фактлар булмасын өчен инде кабул ителгән актларны да тикшерәбез 2013 елның яртысында шундый факторларны эченә алган 53 хокук акты ачылды.Алар, башлыча, вазыйфаи затларның вакәләтләрен һәм бурычларын анык билгеләмәү, чиновникларга үзләре теләгән карарлар кабул итү өчен артык киң мөмкинлекләр бирелү.Аннан тыш,авыл җирлекләренең муниципаль хезмәт турындагы положениеләрендә муниципаль хезмәткәрләрнең чыгымнарын декларацияләү турында күрсәтмәләр юк, федераль законда ул каралган. Район прокуроры кушуы буенча әлеге актлар законга яраклаштырылды. Ремонт-төзү эшләре башкару өчен килешүләр төзегәндә,эш башкарганда бозулар булуы ачылды һәм төзәтелде.

Җир турындагы законның үтәлешен тикшергәндә ришвәтчелек очраклары ачылды. Бер авыл җирлегенең эшен тикшергәндә әлеге җирлек башлыгының йорт салу өчен ике кешегә ялган документ әзерләп бирүе ачылды.Әлеге очрак буенча материаллар тикшерү комитетына җибәрелде һәм, прокурор таләбе буенча,җинаять эше кузгатылды.

Агымдагы елда хокук саклау органнары тарафыннан җир кишәрлекләре белән бәйле 26 эш тикшерелде.Һәр эпизод буенча гаепләнүчеләргә Җинаять кодексының ике маддәсе буенча гаеп белдерелде.Прокурор судка дәүләткә һәм мунициполитетларга зыян салган өчен законсыз бирелгән кишәрлекләрнең бәяләрен түләтүне сорап мөрәҗәгать итте.Ә бу 2 миллион сум чамас ы. Гаеплеләрнең мөлкәтен тикшерү аларның ярыйсы гына хәлле кешеләр булуларын - шәп кенә йортлары, берничә автомобильләре булуын ачыклады.Суд прокурорның гаепләү таләбен канәгатьләндерер, китергән зыяннарын түләтер дип ышана.

Коррупциягә каршыкөрәштә РФ Президентның 2013 елның 2 апрелендә чыккан 309, 310 , 8 июльдәге 613 нче Указлары, Татарстан Президентының шушы елның 22 апрелендә чыккан 328, 329, 330 Указлары мөһим роль уйный.Аларда федераль, республика һәм муниципаль чиновникларның, үзләренең генә түгел, хатыннары (ирләренең) һәм бәлигъ булмаган балаларының керемнәре һәм чыгымнары, мөлкәте турындагы мәгълуматларны бирү тәртибе җентекләп күрсәтелгән.

Билгеле булганча, 2012 елдагы законда чиновникларның күчемсез милек, транспорт чаралары сатып алу һәм моның өчен тотылган чыганакларны хәбәр итү зарурлыгы әйтелгән иде.

Әлеге Указлар дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең керемнәре һәм чыгымнары турында мәгълуматларны аларның үзләреннән генә түгел, тиешле дәүләт учреждениеләре һәм органнарыннан да соратып алу мөмкинлеген бирә.Аннан тыш Президент Указлары дәүләт һәм мун иципаль хезмәт җитәкчеләренә керем-чыгым һәм мөлкәт турындагы мәгълуматларны Интернет челтәренә салуны йөкләде.

Киләчәктә район прокуратурасы үз карамагындагы биләмәдә керем һәм чыгым турындагы федераль законны һәм Президент Указлары таләпләренең үтәлешен катгый тикшереп торачак.Аннан тыш, хезмәткәрләрнең чынбарлыктагы милек хәлен, хәбәр ителмәгән керемнәрен һәм аларны чыганкларын ачыклауга полиция һәм башка хокук саклау органнарының оператив службаларын җәлеп итә алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев