Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Хезмәтне саклау закончалыгын бозучыларны прокуратура тикшерә

Район прокуратурасы хезмәтне саклау законнарын үтәүнең торышына көн саен мониторинг үткәрә. Мәгълүмат алуны тизләтү максатында, Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе, Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районындагы бүлеге, район Башкарма комитеты белән тыгыз хезмәттәшлек урнаштырылды.

Агымдагы елның 8 аенда район буенча үлем белән тәмамланган 4 бәхетсезлек очрагы теркәлде. Бәхетсезлеккә Бөгелмә шәһәрендәге "КЭР Инжениринг", "ТНГ-Геосейс" ҖЧҖләре, "Тургай", "Тукай азык-төлек корпорациясе" агрофирмасы" ҖЧҖләре хезмәткәрләре дучар булды.

Моннан тыш агымдагы елның 8 аенда "Нефтепроводмонтаж", "Кама Бекон" ҖЧҖләре, шәхси эшмәкәр В.Д.Кожанов, "Яр Чаллы элеваторы" ҖЧҖндә 4 авыр бәхетсезлек очрагы теркәлде.

Район прокуратурасы үткәргән тикшерүләр нәтиҗәсендә хезмәт законнарын бозган әлеге оешмаларның җаваплы затларына карата Россия Федерациясе "Административ хокук бозулар турында"гы Кодексының 5.27 маддәсе, 1нче өлеше нигезендә административ хокук бозулар буенча 7 эш кузгатылды. Әлеге эшләрне карау нәтиҗәсендә Татарстан Республикасындагы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан санап үтелгән затлар административ штрафларга тартылды.

Шулай ук район прокуроры тарафыннан санап үтелгән оешмаларның җитәкчеләре исеменә хезмәтне саклау законнарын бозуны төзәтү турындагы гаризалар (представление) җибәрелде. Әлеге гаризаларны тикшереп карау нәтиҗәсендә 7 гаепле хезмәткәр дисциплинар җаваплылыкка тартылды.

Моннан тыш, алда телгә алынган бәхетсезлек очраклары буенча тикшерү материаллары процессуаль карар кабул итү өчен Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең Тукай районара тикшерү бүлегенә һәм

Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең Яр Чаллы Тикшерү бүлегенә җибәрелде.

Хезмәтне саклау законнарын үтәү белән бәйле мәсьәләләрнең мөһимлеген исәпкә алып, бу юнәлештәге эш алга таба да дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: прокуратура хезмђтне саклау закончалыгын бозучылар