Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Элеккеге ирем бурычларын түләми

Элеккеге ирем бурычларын түләми

Элеккеге иремнең 3 миллион сумлык кредитлары бар. Без аерылыштык, әмма балалар бар. Үз бурычын ул түли алмый. Әлеге бурычларны миңа яки балаларыма түләргә калмасмы?
Марина.

Сорауга адвокат, юридик фирма җитәкчесе Илдар Марс улы Нигъмәтуллин җавап бирә:

Әгәр дә әлеге кредитлар сез өйләнешкән вакытта алынган һәм сез кредит килешүендә заемщик яки поручитель буларак күрсәтелгән булсагыз, түләүләр сезгә калачак. Банк бурычларны коллекторларга тапшырырга яки бурычларны түләттерү өчен мөстәкыйль рәвештә судка бирергә мөмкин.
Әгәр дә элеккеге ирегез кредитны сездән башка алган булса һәм кредит килешүендә сезнең имзагыз тормаса, сезгә борчылыр урын юк. 
Ә менә элеккеге ирегез үлгән һәм балаларыгыз мираска кергән очракта проблемалар килеп чыгарга мөмкин. РФ Гражданнар Кодексының 1142 маддәсе буенча балалар беренче чираттагы варислар булып торалар. Шул ук Кодексның 1175 маддәсе нигезендә, мирас алган очракта, варислар мирас белән бергә бурычларны да кабул итәләр. Бу очракта варисның балигъ булган яки булмаганлыгы зур роль уйнамый. Әмма проблемадан чыгуның бер юлы бар: әгәр бурыч күләме мирас мөлкәтеннән зуррак, мәсәлән, бурыч 3 миллион сум, ә милек бәясе (гараж, авылдагы йорт) 2 миллион сум булса, мирастан баш тарткан варислар бурычлары өчен дә җавап бирмәячәк. 
Тагын бер киңәш: бурыч суммасы 500 000 сумнан артып киткәндә һәм 3 айдан артык түләнмәгәндә физик затның банкротлыгы мәсьәләсен карарга була. Бу очракта барлык бурычлар да гамәлдән чыгарылачак, әмма билгеле бер вакыттан башлап сез җитәкче урынга дәгъва итә, биш ел дәвамында кредит рәсмиләштерә алмаячаксыз, шулай ук сезне банкрот дип тану турында кабат гариза бирә алмаячаксыз. (127нче федераль законның 213.30 маддәсе; РФ Салым Кодексының 59 маддәсе, 1 пункты 2.1 подпункты.) 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев