Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Бүген тукайлылар бушлай юридик ярдәм хезмәтеннән файдаланды

Бүген, 30 июньдә, «Бердәм Россия» партиясе, Россия юристлар ассоциациясе белән берлектә, халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрде. Тукай районында яшәүчеләр, партиянең җирле бүлекчәсенә мөрәҗәгать итеп, үзләрен борчыган мәсьәләләр буенча кызыксындырган сорауларына җавап алдылар. Партиянең җирле бүлеге белгече Ландыш Харисова әйткәнчә, халык, гадәттә, җир, милек эшләре белән мөрәҗәгать итә. Бүген...

Бүген, 30 июньдә, «Бердәм Россия» партиясе, Россия юристлар ассоциациясе белән берлектә, халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрде. Тукай районында яшәүчеләр, партиянең җирле бүлекчәсенә мөрәҗәгать итеп, үзләрен борчыган мәсьәләләр буенча кызыксындырган сорауларына җавап алдылар.

Партиянең җирле бүлеге белгече Ландыш Харисова әйткәнчә, халык, гадәттә, җир, милек эшләре белән мөрәҗәгать итә. Бүген дә бер тукайлы җир кишәрлеген арендалауны рәсмиләштерү эшен дәвам итү буенча килгән. Аңа ТР Яр Чаллы нотариаль округы нотариусы Флүрә Гайнетдинова җавап бирде. Флүрә Хәмитовна шулай ук Тукай районында яшәүче әти кешегә дә юридик ярдәм күрсәтте. Ул торак йорттагы үз балаларының әнисенең өлешен алу мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать иткән. Әни кеше бүгенге көндә ана хокукларыннан мәхрүм ителгән. Нотариус бу четрекле хәлдә кайсы юнәлеш белән эш итәргә, нинди сорауларда авырлыклар туарга мөмкин икәнлеген җентекләп аңлатты.

Реклама

Исегезгә төшерәбез, бушлай юридик ярдәм күрсәтү көннәре һәрдаим үткәрелеп килә. Игъланнарны киләчәктә газета битләреннән һәм сайттан эзләгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X