Якты юл
  • Рус Тат
  • «Үзем тудырдым, үзем үтердем...»

    - Үзем тудырдым, үзем үтерәм дип әйткәли идем, әмма чынлап торып шулай булыр дип башыма да килмәде, - дип белдерде суд алдындагы чыгышында Кече Шилнә авылында яшәүче Зинаида Воронова. Бу сүзләрдән бөтен тәнем буйлап салкын йөгерде. Газиз баласының гомерен өзү чигенә җиткән ананы гаепләргә кирәк иде дә бит, әмма аны...

    Бу җан өшеткеч вакыйга узган ел 13 ноябрьдә булды. Василий Воронов авылдагы «Елена» кибетенә берничә тапкыр килеп, исерткеч сорый. Кибетчеләр аңа бурычка сыра бирмәгәч, ул андагы әйберләрне вата-җимерә. Кибет хуҗасы Василийның әнисен hәм апасын чакыртып китерә hәм килгән зыянны түләргә куша. В. Вороновны тынычландырып, өенә алып китәргә дип кибеттән алып чыгалар. Тикшерү версиясе буенча, ачулы хәлдә әнисе башындагы яулык белән улын буып үтерә.
    Узган җомга район судында көне буе барган утырышта бу җинаять эше тәфсилләп тикшерелде. Суд системасында 29 ел эшләгән, тәҗрибәле, күпне күргән хөкемдар Анвар Мансуров хөкемдарлык итте. Район прокуроры Марат Әхәтов дәүләт гаепләүчесе буларак катнашты. Аларга утырыш барышында сизгерлек күрсәтергә, җинаять эшендә теркәлгән һәрнәрсәгә бик тә игътибарлы, җентекле карарга туры килде.
    Залга бер-бер артлы шаһитләр чакырылды. Җинаять урынына килгән медицина хезмәткәрләре, бу хәлне күрүчеләр, кибет хезмәткәрләренең аңлатмалары тыңланды. Биредә шактый кызыклы хәл килеп туды. Вакыйганың ничек булганын беркем белми, бары тик мәетне генә күргәннәр. Шаһитләрнең кайберләре тикшерү барышында биргән аңлатмаларын үзгәртеп сөйли: З. Воронованы якларга тырышалар. Чынбарлыкта хәл ничек булган соң, моны ничек ачыкларга? Бу очракта суд эскәмиясенә эләккән З. Воронованы яклап аңлатма бирү генә аны коткара алмады. Тикшерүчеләр эш буенча кире какмаслык дәлилләр туплаган, фаҗига кибеттә урнаштырылган камераларда теркәлгән, суд-медицина экспертизасы нәтиҗәләре дә аның җинаять эшләнгән вакытта (аффект) үз-үзен белештермәс хәлдә булуын расламый. Ялган аңлатма бирергә омтылган кайбер шаһитләргә моның өчен җинаять җаваплылыгы каралуы искәртелде.
    - Кызым, дөресен әйт, мин гаепле, - диде суд каршында күз яшьләренә күмелеп торган олы кызына Зинаида ханым.
    - Әни, нишлисең, үтерәсең бит! - дип елап сорадым.
    Әмма ачуы соңгы чиккә җиткән ана инде беркемне дә тыңламый...
    Бала нинди булса да, бала шул инде ул. Суд барышында ана Василий турында ник бер авыр сүз әйтсен. «Улыкаем, алай эшләмә дидем, нәрсәгә ашкынасың син дия идем», - дип, әрнеп сөйләде ул. Әнә шулай ничә еллар буена аның эчеп азып-тузуына, тәртип бозуларына түзеп килә. Василий кырын эшләре өчен 7 тапкыр ирегеннән мәхрүм ителгән. Бу хәлгә кадәр дә ул күптән түгел төрмәдән чыккан гына була. Әнисе ул эчкән килеш китергән зыянны бурычка кереп түли. Кибеттәге әйберне кырганчы, авылдашларының берсенең машинасын ваткан, аны тоткарлаганда полиция хезмәткәренә каршылык күрсәткән була. Әнисе улы китергән 70 мең сум зыянны түләргә алган бурычын да каплап бетермәгән була, ә Василий тагын кибеттә әйбер вата. Эчсә, үзен-үзе белештерми, хәтта бер тапкыр газиз әнисенә дә кул күтәрә, үзенең тәртипсез гамәлләре белән аны соңгы чиккә җиткерә.
    Судта икенче кызлары җинаятьтән зыян күрүче як буларак катнашты. Гаиләдә килеп чыккан бу хәл турында сөйләве аңа да бик авыр иде. Ул әниләре Зинаида Воронованы ирегеннән мәхрүм итмәүләрен сорап ялварды.
    Аның бер сүзе күңелгә бик кереп калды:
    - Яңадан әниебезгә карата игътибарлырак булырбыз. Аны авыр хәлдә үзен генә калдырмабыз. Энем белән мондый хәл килеп чыгуда үземнең дә гаебем бар дип саныйм, аңа кирәк вакытта янында була алмадым, бәлки бу хаталардан саклап кала алган булыр идем.
    Хөкем карары чыгарганда җинаятьтә гаепләнүченең гаебен тануы, тикшерүгә булышуы, шәхесенә, җәмәгатьчелек фикеренә дә игътибар бирелде. Зинаида ханым гомере буе терлекчелектә хезмәт куйган. Озак еллар «Камский» хуҗалыгында сыер савучы булып эшләгән, намуслы хезмәте өчен күпсанлы Мактау кәгазьләре, кыйммәтле бүләкләр ала. Дүрт бала тәрбияләп үстергән. Авылдашлары аңа уңай бәя бирә. Судка алар аны ирегеннән мәхрүм итмәүләрен сорап 158 кеше имзалаган хат тапшырды. Без, «Якты юл» газетасы редакциясе дә район халкыннан бәхетсез ананы яклап килгән хат, язмаларны җиткердек.
    Барлык фикерләрне дә тыңлаганнан соң, дәүләт гаепләүчесе, район прокуроры Марат Әхәтов З. Воронованы РФ Җинаятьләр Кодексының 105 маддәсенең 1 өлеше буенча үтерүдә гаепле дип танырга һәм 5 ел сынау вакыты куеп, шартлы рәвештә 6 елга хөкем итәргә кирәк дигән тәкъдим белән чыкты. Шул рәвешле суд улын үтергән З. Воронованы ирегеннән мәхрүм итмәде - шартлы рәвештә җаваплылыкка тартты.
    Район прокуроры Марат Әхәтов безгә әлеге җәһәттән болай диде:
    - Хөкем карарын законлы һәм гадел дип саныйм. Эш бит җәзаның каты булуында гына түгел. Олы яшьтәге бу ханымны ирегеннән мәхрүм итү артык кырыс булыр иде. Ул инде болай да бик авыр җәза алды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: