Вакытында түләмәсәң, штраф тагын да арта
2011 елның августыннан РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.25 маддәсенә үзгәрешләр гамәлгә керде. Бу маддә нигезендә административ штрафны закон нигезендә билгеләнгән срокта түләмәгән очракта әлеге сумманы икеләтә күләмдә түләтү, ләкин 1000 сумнан да ким булырга тиеш түгел яки 15 көнгә кадәр административ арест салу каралган.
Шулай итеп, үз вакытында түләнмәгән 100 сум штраф 1000 сум күләмендәге яңа штраф булып кайтырга мөмкин. 100 сум штраф суммасы да түләтелә. Өстәвенә әлеге үзгәрешләр суд пристав-башкаручыларына РФ административ хокук бозулар кодексының 20.25 маддәсе нигезендә беркетмә төзү хокукы бирә.
Шуны истә тоту зарур: административ штрафны вакытында түләмәгән машина йөртүчеләр өчен РФ административ хокук бозулар кодексының 20.25 маддәсе нигезендә билгеләнгән административ җаваплылык карар чыкканның 41нче көнендә, ягъни үз ирегең белән түләүгә бирелгән 30 көн һәм шикаять биргән көннән 10 көн үткәннән соң үз көченә керә.
Узган елда гына әлеге маддә (административ арест салуга бәйле) нигезендә ТР суд органнарында административ хокук бозулар турында 8000нән артык эш каралды.
Түләнмәгән штрафларны түләттерү чаралары ярдәмендә, беренчедән, җәза алуның котылгысыз булуы турындагы принцип раслана, икенчедән, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган саен штрафка тартылган машина йөртүче алга таба әлеге кагыйдәләрне бозмаячак. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе суд приставлары белән тыгыз хезмәттәшлектә эшли. Уртак көч белән төзелгән мәгълүматлар базасы административ хокук бозу фактларын үз вакытында күреп, штраф түләмәүчеләрне җаваплылыкка тарту мөмкинлеген бирә. Штраф түләүдән качучыларны табу буенча махсус рейдлар да оештырыла.
Бүгенге көндә ЮХИДИ бүлекчәләренә штраф түләү турындагы электрон мәгълүматны җибәрү банклар ("Аверс Банк", "Аверс Банк Челны", "Автоградбанк", "Ак Барс банк", "Акибанк", "Банк Заречье", "Банк Казани", "Банк Казанский", "Башкомснаббанк", "БТА Казань", "Девон Кредит", "Интехбанк", "Ипотека Инвест", "Камкомбанк", "Сбербанк", "Татагропромбанк", "Татсоцбанк", "Татфондбанк", "Энергобанк"), шулай ук терминаллар эре челтәрләре аша башкарыла.
Гражданнарның уңайлылыгы өчен ТР буенча Эчке Эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсенең рәсми интернет-порталында түләнмәгән штрафлар турында мәгълүмат урнаштырыла, ә usluqi.tatarstan.ru сайтында банк кредит карталары ярдәмендә дәүләт пошлинасын, штрафларны түләргә мөмкин.
Күңелсез ситуациядә каласыгыз килмәсә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны вакытында түләгез, дип кабатлап искәртә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
17 апрель 2021 - 06:44Тукай районында машина йөртүчеләрне тикшерәчәкләр Дүшәмбе 19нчы апрель көнне җомга көнне Яр Чаллы-Водозабор юлында "Тоннель" дип исемләнгән рейд узачак. ЮХИДИ хезмәткәрләре аек булмаган килеш автомобиль йөртүчеләрне ачыклаячак.2700
-
16 апрель 2021 - 15:08Физәлия Дәүләтгәрәеваның «Төзәтәсе ялгышлар бар» китабы сатуга чыкты Китапның төп герое – Әлфия. Әлфияне яраткан ир аның белән гомерен бәйләргә тели... Әмма карар кабул итү бик кыен. Төп героиняның яшьлектә кылган хатасы аны бу адымнан тоткарлап тора.9000
-
16 апрель 2021 - 13:20«Задоринки» булдыра Кругое Поле поселогының «Задоринки» хореография ансамбленең кече төркеме дебют номерлары белән «Будущее России» бөтенроссия конкурсында катнашты. Алар әлеге бәйгедән икенче дәрәҗә дипломант һәм өченче дәрәҗә лауреат исемнәре белән кайтты.7300
-
16 апрель 2021 - 11:35«Куркынычсыз тәгәрмәч» Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары «Куркынычсыз тәгәрмәч» дип аталган ярышларда катнашты. Чара Түбән Суыксу мәктәбе базасында үтте. Анда төрле мәктәпләрдән 20 команда катнашты.8100
-
16 апрель 2021 - 11:20«Туган телдә җырлый чишмә» 17 апрель көнне 18 сәгатьтә Новотроицкое мәдәният йортында иҗат коллектив-ларның hәм ялгыз чыгыш ясаучыларның «Туган телдә җырлый чишмә» дип аталган гала-концерты уза.8100
-
16 апрель 2021 - 10:50Яшелчә орлыгын бушлай бирәләр Район мәктәпләре hәм балалар бакчалары бушлай яшелчә орлыгы белән тәэмин ителде. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә, авыл халкын яшелчә орлыклары белән тәэмин итү программасына 10 млн сум акча бүлеп бирелгән иде. Әлеге ярдәм шул нигездә башкарыла.8800
-
16 апрель 2021 - 10:10Ветераннарга – ун мең сум Җиңүнең 76 еллыгы кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм инвалидларына 10 мең сум акча бирелә.9300
-
15 апрель 2021 - 14:23КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #19 / "Ө" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.69800
-
8 март 2021 - 14:08Тукай районы җитәкчеләре 8 март белән котлый
-
11 апрель 2021 - 10:35Помидор үстерү серләре Помидор үстерү буенча сезнең белән үз тәҗрибәмне уртаклашырга булдым. Хәзер бит нәкъ вакыты. Үсентеләр инде тәрәзә төпләрендә утыра, тиздән аларны теплицаларга күчерә башлаячакбыз.16100
-
10 апрель 2021 - 14:10Үсенте нык – помидор уңышы мул Әйдәгез, бакча сезоны башланыр алдыннан яхшы уңыш алыр өчен ниләр эшләргә кирәк икәнен, яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерү кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшерик. Кайвакыт мул уңыш үстерү бик авыр кебек тоела. Ләкин куркырга кирәкми, бу һәркемнең кулыннан килә торган эш. Гади генә кагыйдәләрне дә белү җитә, калганы тәҗрибә белән килә.35400
-
25 февраль 2021 - 14:05«Мин башканы яратам» Үз исемемне язмавыгызны үтенәм. Хатымда да исемнәрне үзгәрттем. Бу хәлләрне дә башкаларга гыйбрәт булсын дип яздым.38300
-
16 апрель 2021 - 11:10
-
16 апрель 2021 - 11:05Орлыкка сорау зурУңышның киләчәк язмышы орлыкның сыйфатлы булуына бик нык бәйле. «Кама» агрофирмасының орлыкчылык заводында быелгы уңышка төпле нигез салу өчен бүген кызу эш кайный. Орлыкчылык заводы директоры Айбулат Якупов белән сыйфатлы орлык җитештерү, аны сату һәм орлыкчылыкка кагылышлы башка мәсьәләләр хакында сөйләштек.10800
-
14 апрель 2021 - 15:15Гаиләләр ГТО тапшырды 10 апрельдә Яңа поселогы спорт залында «Хезмәткә һәм оборонага әзер (ГТО)» бөтенроссия физкультура-спорт фестивале үтте.22300
-
14 апрель 2021 - 13:20Тукайлылар мөселман корылтаенда Мәркәзебез Казанда Диния Нәзарәтенең VIII Корылтае узды. Безнең районнан 48 имам делегат булып, район башлыгы Фаил Камаев, аның урынбасары Рөстәм Закиров кунак булып корылтайда катнашты. Делегатлар һәм кунакларны Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов сәламләде һәм мөфтияткә халыкка дини белем бирүдә, Ислам дине буенча китаплар чыгаруда зур тырышлык куюлары өчен рәхмәт белдерде.21400
-
14 апрель 2021 - 11:25Диспансерлаштыру чирне вакытында таба Диспансерлаштыру гражданинның сәламәтлеге торышын бәяләүгә, планлы рәвештә медицина тикшеренүе үтә торган кешенең сәламәтлек төркемен ачыклауга һәм аның торышын күзәтүгә юнәлдерелгән. Тукай үзәк больницасында диспансерлаштыру эше ничек куелган? Диспансеризация үтү нәтиҗәлеме? Шушы һәм башка сораулар белән район үзәк дәваханәсе баш табибы Галим Сабирҗановка мөрәҗәгать иттек.20800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Якты юл ("Светлый путь")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47608 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Р.М. Закиев
Адрес редакции: 423807, РТ, г. Наб.Челны, пр. М.Джалиля, 46
Телефон редакции: 70-17-58 - редактор;
70-25-48 - бухгалтер;
70-17-43 - отделы писем и массовой работы;
70-16-86 - компьютерная группа.
yakti.ul76@gmail.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика