Якты юл
  • Рус Тат
  • Сорау алуның кыскартылган тәртибе кертелде

    РФ Җинаять кодексының һәм РФ Җинаять-процессуаль кодексының сорау алу өлешенә караган маддәләренә үзгәрешләр кертелде. Үзгәрешләр турындагы яңа законга бәйле рәвештә, сорау алу тәртибе кыскартылды.

    Хәзер, Җинаять кодексына өстәлгән "Кыскартылган формада сорау алу" дигән яңа бүлек нигезендә, җинаятьтә шикле кеше үзенә закондагы үзгәрешләрдән файдалану мөмкинлеген аңлатканнан соң ике тәүлектән дә соңга калмыйча сорау алуны кыскартылган тәртиптә башкаруны таләп итәргә хаклы. Мондый хокуктан түбәндәге очракларда файдаланырга була:

    - әгәр эш билгеле бер затка карата бер яки берничә җинаять буенча ачылган булса,

    - шикле кеше үз гаебен, җинаять кылу нәтиҗәсендә китергән зыянын таныса, шулай ук җинаять эше турындагы карарда китерелгән хокукый бәяләмә белән килешсә.

    Кыскартылган тәртиптә сорау алу мөмкин булмаган очраклар да бар. Шикле кеше балигълык яшенә җитмәгән булса, җинаять эшләгәндә ул үз-үзен белештермәс хәлдә булса яисә мондый хәл җинаять эшләгәннән соң килсә, шикле кеше махсус тәртиптә хөкем ителүчеләр категориясенә (депутат, судья, адвокат һ.б.) керсә, җинаятьче тарафыннан берничә җинаять кылынып, шуларның берсе генә булса да тикшерү органнары җинаятьләренә кермәсә, шикле кеше җинаять эше алып барыла торган телне аңламаса, зыян күрүче каршы булса сорау алу кыскартылган тәртиптә алып барыла алмый.

    Шикле кешенең бу формада сорау алуны сорап язган гаризасы 24 сәгать эчендә карала, кире кагарга нигез булмаган очракта гариза канәгатьләндерелә.

    Карар кабул ителгәннән соң сорау алу 15 тәүлек эчендә башкарылырга һәм раслау өчен прокурорга җибәрелергә тиеш.

    Шул ук вакытта, сорау алучы җинаять эзләре һәм дәлилләр югалуга китерүче тикшерүләрне генә уздыра. Шулай итеп, тикшерүченең җинаятьтә шикле кеше һәм аны яклаучы, зыян күрүче һәм аның яклы кеше тарафыннан бәхәсле булмаган дәлилләрне тикшермәскә, җинаять турында хәбәр килгәннән соң соралган затларның аңлатмаларын кабат тикшермәскә, җинаять эше ачылганга кадәр үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләрендә төгәл җаваплар һәм тулы мәгълүмат булганда суд экспертизасы таләп итмәскә хакы бар.

    Прокурорга мондый җинаять эше кергәндә 3 тәүлек эчендә ул гаепләүне раслау һәм җинаять эшен судка җибәрү яки ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү өчен аны тикшерүчегә кире кайтару турында карар кабул итә.

    Мондый төр эшләрне судта караганда гаепләнүчегә иң зур срокның һәм иң зур җәзаның яртысыннан да артыгы билгеләнә алмый.

    Теги: хокук
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: