Якты юл
  • Рус Тат
  • Сезгә карата җинаятьчел гамәл кылынса нәрсә эшләргә?

    Җавап бер генә: ярдәм сорап полициягә мөрәҗәгать итәргә. Эчке эшләр бүлегендә сезнең гаризаны (мөрәҗәгатьне) кабул итү мәҗбүри итеп куелган. "Иртәгә килегез...", "Бу безнең биләмәдә кылынмаган..." кебек сылтауларны хезмәт вазыйфасын намус белән үтәргә теләмәгән полиция хезмәткәре генә әйтә ала.

    Сез мөрәҗәгатегезне телдән дә әйтә аласыз, язып бирергә дә, почта аркылы да, берәрсе аркылы да җиткерергә мөмкин, телефон, телеграф аша да, гомуми файдаланыла торган мәгълүмат системасы буенча да ("Интернет" буенча электрон формада) җибәрә аласыз. Гомуми файдаланудагы мәгълүмат системалары буенча электрон формадагы хәбәрләрне кабул итү өчен булган хәл турындагы гаризалар белән эшләү өчен кирәкле реквизитлар (мәгълүматлар) тутырылган программа кулланыла. Интернет-мәгълүматның күчерелмәсе "салдырыла", аннан калганы нәкъ язмача гариза белән эшләгән кебек дәвам иттерелә. Әгәр инде мәгълүматны полициягә үзегез илтеп тапшырырга телисез икән, шуны истә тотыгыз: мөрәҗәгать итүченең җинаять яки гаебен тану турындагы телдән яисә язма гаризасы тиешле процессуаль документларны тутыру вәкаләте бирелгән вазыйфаи хезмәткәр тарафыннан РФның җинаять-процессуаль законнары нигезендә башкарылырга тиеш. Гадәттә, эчке эшләр бүлегенең кизү бүлегенә мөрәҗәгать итү җитә.

    Ә хәзер берничә киңәш:

    - гариза биргәндә үзегез белән паспортыгыз яисә шәхесегезне раслаучы башка документыгыз булу шарт;

    - әгәр дә гариза биргәндә алдан күренмәгән тоткарлык килеп туса, гауга куптармагыз, ачуланышмагыз, үзегезне тыныч тотарга тырышыгыз. Тоткарлык килеп чыгуның объектив сәбәбе бардыр;

    - әгәр дә бик дулкынланган, гасабилангән чагыгыз булса, көтмәгәндә үзегезне начар хис итә башласагыз, бу хакта шунда ук үзегез белән сөйләшүче полиция хезмәткәренә әйтегез;

    - җинаятьне тикшерүнең уңышлы баруы зыян күрүченең тулы мәгълүмат бирүеннән тора.

    Шуңа күрә әгәр дә сез җинаятьче корбаны була калсагыз җинаятьченең тышкы кыяфәтен, киемнәрен, аларның төсен, әгәр ул транспортта качып китсә, кайсы якка юл тотуын, машинасының маркасын, мөмкин булса, аның номерын истә калдырырга тырышыгыз. Җинаятьне тикшергәндә вак-төякләр булмый, зыян күрүче никадәр күбрәк мәгълүмат бирсә, җинаятьчене эзләп табу һәм кулга алу шул кадәре тизрәк башкарыла. Тагын бер мөһим нәрсәне искәртергә кирәк - полициягә хәбәрне, мәгълүматларны кичекмичә бирү бик мөһим. Шуңа күрә булган хәл турында шунда ук 02 яки 71-44-81; 71-37-60 телефонына шалтыратыгыз.

    Тагын бер мөһим нәрсә турында әйтергә кирәк: мәгълүмат бирүче ялган хәбәр биргән өчен җинаять җаваплылыгы каралуы хакында кисәтелә, җинаять турында телдән гариза алу беркетмәсендә бу хакта тиешле язу язылып, зыян күрүченең имзасы белән раслана. Шуңа күрә әгәр дә дошманыгызга начарлык эшлисегез килә икән, үч алу коралы сыйфатында полицияне файдаланырга тырышмагыз. Безнең бүлектә мондый хәл булды - җинаять турында ялган хәбәр биргән кешегә карата РФ җинаять кодексының "Ялган хәбәр биргән өчен" дигән 306 маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылды.

    Әгәр дә гаризагызны алмасалар яки кабул ителгән карар белән килешмәсәгез полиция хезмәткәрләренең бу мөгаләмәсе турында полиция җитәкчелегенә һәм прокуратурага мөрәҗәгать итәргә була.

    "Теркәү тәртибе"нең чираттагы этабына килик. Башлангыч мәгълүматлар шул ук. Сез җинаятьче яки административ хокук бозу корбаны булып, эчке эшләр органына гариза бирдегез ди. Хәзер без сезнең мәгълүматыгызның булган хәл турында полиция хезмәткәре белән сөйләшә башлавыгыздан алып тикшерүләр башланганчыга кадәр нинди юл үтүен шәрехләрбез. Шулай итеп, гариза язылды. Һәм хәзер ул норматив документлар нигезендә теркәү узарга тиеш. Җинаятьләр һәм башка мәгълүматлар турындагы хәбәрләр эчке эшләр бүлегендәге кизү бүлегең тәүлек буе, дөресрәге тәүлекнең теләсә кайсы вакытында теркәлә. Җинаять турында язма хәбәр бары эчке эшләр бүлегенең кизү частендә генә теркәлә. Язма гаризаны биргәндә аның иясе кем булуы: гражданин үземе, вазыйфаи хезмәткәрме (мәсәлән кибетне баскан очракта аның директоры), ышанычлысымы булуы мөһим түгел.

    Шуннан соң эш ничек дәвам итә? Беренчедән, җинаять турындагы хәбәр яки башка мәгълүмат эчке эшләр органы башлыгына җиткерелә. Аннары гаризада күрсәтелгән мәгълүмат тикшерелә һәм аның нәтиҗәсендә җинаять эше кузгатылу яки җинаять эше кузгатудан баш тарту турында карар кабул ителә. Тикшерү нәтиҗәләрен, әгәр дә гаризада күрсәтелгән мәгълүмат кичекмәстән судта тикшерүне таләп итсә, суд карамагына тапшырылырга, әгәр дә әлеге эш буенча тикшерүне бары тик прокуратура яки хәрби прокуратура гына тикшерергә хокуклы булса, шулай ук җинаять башка эчке эшләр органы территориясендә кылынса, тикшерү нәтиҗәләрен аларның үзләренә тапшыру варианты бар.

    Зыян күрүчегә берничә шартны гына белергә кирәк:

    - җинаятьләр турында, шулай ук гаебен тану турында гариза, телдән кабул ителгән хәбәр беркетмәсе, җинаять билгеләрен табу турындагы рапортлар, шулай ук башка мәгълүматлар эчке эшләр органының кизү частендә җинаятьләр турында хәбәрләр исәбен алып бару кенәгәсендә (КУСП) теркәлә.

    - җинаятьләр турында эчке эшләр органының кизү частенә кергән хәбәрләрне теркәгәндә гаризага (гариза беркетмәсенә) теркәлү турында мөһер (штамп) сугыла.

    Кизү торучы хезмәткәр КУСПга теркәү санын, датасын, эчке эшләр органының исемен, үзенең исем-фамилиясен куя.

    - әгәр дә җинаять турындагы хәбәрне эчке эшләр органына зыян күрүче үзе китерсә, оператив кизү торучы КУСПга теркәү белән беррәттән талон - белдерү кагәзе дә тутыра. Мөрәҗәгать итүче кеше аны алуы турында кул куя. Талон көпсәсенә аның бирелү көне, вакыты языла. Талон-белдерүне сакларга кирәк. Ул теркәлгән сан тикшерү барышы турындагы мәгълүматны тиз алу мөмкинлеген тудыра. Моның өчен сезгә әлеге талонны биргән эчке эшләр органына мөрәҗәгать итү җитә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: