Чит ил гражданын законлы рәвештә эшкә ал
Соңгы елларда Татарстанга чит ил гражданнарының күпләп килүе һәм биредә теркәлүе күзәтелә. Һәр ел саен 2 меңгә якын предприятие һәм оешма, шәхси эшмәкәрләр чит илдән килгәннәрне законлы рәвештә эшкә алалар. Федераль миграция хезмәте чит ил гражданнарының һәм аларга эш бирүчеләрнең миграция өлкәсендәге РФ законнарын үтәүләрен тикшереп тора.
Әйтергә кирәк, агымдагы елда мигрантларның да закон бозулары ешайды, шулай ук эш бирүчеләрнең дә кагыйдәләрне санга сукмау очраклары күбәйде.
Республикада иммигрантларның хезмәткә хокукларын тупас бозуның төрле очраклары күзәтелә. Мәсәлән, чит илдән килгән гражданнарны вакытыннан артыграк эшләргә мәҗбүр итү, социаль ташламалардан мәхрүм итү, чирләгән көннәр өчен түләмәү, ашыктырып, бушлай эшләтү. Эш бирүчеләр еш кына төрле сәбәпләр табып иммигрантларның шәхесен ачыклаучы документларын алалар, бу инде эшләүчеләрне тагын да күндәмрәк булырга, башларын ияргә мәҗбүр итә. Россия Федерациясенең кайбер регионнарында чит ил гражданнарын коллыкка алу, сату, иреген чикләү, алдау, куркыту кебек тагын да җитдирәк очраклары билгеле.
Узган ел чит ил гражданнарын хезмәткә тарту буенча Татарстан Республикасында эш бирүчеләргә карата 1850 административ беркетмә төзелде, барлыгы 12 млн сумнан артык штраф салынды. 29 эш бирүчегә карата эшчәнлекләрен туктатуны таләп иткән карар чыгарылды. Административ җаваплылык чит ил гражданын законсыз эшләткән һәркемгә кагыла.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстанда законсыз рәвештә яшәүче чит ил гражданнары тарафыннан кылынган хокук бозулар да арта бара. Террордан саклану буенча да республикада оператив хәл катлауланды, мөселман лидерларына карата эшләнгән җинаятьләр шул турыда сөйли. Җәмәгать куркынычсызлыгын юкка чыгаруга һәм террорлык актлары башкаруга корылган җинаять төркемнәренә еш кына чит ил гражданнары эләгә. Эммигрантлар хезмәтеннән төптән уйламыйча, законсыз файдалану әнә шундый күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
Федераль миграция хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе чит ил гражданнарын кертүдә контрольнең булмавы, аларның хезмәтеннән законсыз файдалану шәхси җаваплылыкка, хәтта җинаять җаваплылыгына китерүе турында кисәтә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
2 март 2021 - 14:25Миңнеханов «Ак Барс» клубы катнашындагы плей-офф уңаеннан открыткалар чыгуын әйтте Открыткалар хоккей клубын һәм татар телен популярлаштыруга юнәлдерелгән.5800
-
2 март 2021 - 13:16Рөстәм Миңнеханов: Уку йортында ничек «үле җаннар» була ала соң ул? «Оят! Бөтенләй бисмилласыз бит!» — дип шелтәләде Президент.9200
-
2 март 2021 - 09:34Равил Шәрәфиев: Мин сатылмадым Россия һәм Татарстанның халык артисты, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Равил Шәрәфиевнең тормыш кагыйдәләре.7000
-
2 март 2021 - 08:26Әстерхан чикләвеге канны «яшәртә», токсиннарны чыгара, иммутинетны ныгыта Әстерхан чикләвегегезнең кан составын яхшыртуын һәм аны яшәртүен ачыклаганнар. Моннан тыш, әлегечикләвек кан тамырлары тышчасын ныгытып, кан басымын нормада тотуга ярдәм итә. Әлеге продукт йөрәк-кан тамырлары авыруларын һәм тамырларда төерчекләр хасил булуны кисәтә.5000
-
1 март 2021 - 13:01Ике генә ингредиенттан файдалы коймак Билгеле диетолог ике генә ингредиенттан пешереп була торган коймак рецепты белән уртаклашкан. Мондый коймакны артык килограммнар җыелудан курыкмыйча ашарга була икән!12100
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.31000
-
28 февраль 2021 - 14:55«Заманга яраклашу кирәк» Илгизәр Абдрахимов – «Парадиз» ҖЧҖ директорының терлекчелек буенча урынбасары. Әлеге хуҗалыкка ул моннан алты ел элек терлек асрау комплексы башлыгы булып килгән, димәк, эш рәтен якыннан торып белә.10700
-
28 февраль 2021 - 12:05Баш агроном Басуларда мул уңыш үстерүнең серләрен агрономнан да яхшы белүче юк. Ул тәҗрибәле булса, хуҗалык өчен аерата әйбәт. «Чаллы яшелчәсе» ҖЧҖ баш агрономы Газинур Нурхәмәтов районда тәҗрибәле белгечләрнең берсе.11100
-
2 март 2021 - 12:59"Якты юл" узебезнен газета!Син дэ укы!
-
25 февраль 2021 - 14:05«Мин башканы яратам» Үз исемемне язмавыгызны үтенәм. Хатымда да исемнәрне үзгәрттем. Бу хәлләрне дә башкаларга гыйбрәт булсын дип яздым.20500
-
22 февраль 2021 - 15:40Йорт бүлүгә барып җиттеләр Ана һәм бала, килен һәм кайнана мөнәсәбәтләре һәр гаилә өчен актуальдер, мөгаен. Минем дә бер гаилә тарихына күз саласым килә.22600
-
21 февраль 2021 - 14:20Әтиемне хезмәттәше җәфалаган Гыйбрәтле хәлләр безнең тормышта бик күп булды инде ул, бер кешенең дә күңел сандыгы буш түгел бит. 1964 елның июль аенда без әтием белән аның туган авылына печән әзерләшергә кайттык. Әтием Мөслим районы Күбәк авылыннан иде. Миңа ул вакытта 6 яшь тулып кына киткән иде. Ул вакытлар минем күңелемдә әле дә матур хатирәләр булып саклана. Авыл урман янына урнашкан, урманда әтиләр печән чаба, без җиләк җыябыз. Әти миңа җиләкне ничек җыярга өйрәткән иде. Шалашлар ясадылар, без шунда ял итәбез. Җингәчәй учакта ашарга әзерли. Ул мәтрүшкәле, сөтле чәйнең тәмлелеге... Кайбер көнне мине алып бармыйлар. Кайтканда әти тәлгәше белән җиләк жыеп миңа алып кайта. Капка төбендә кызлар янында утырганда мин горурланып әтием каршына йөгерәм.27500
-
26 февраль 2021 - 11:20
-
26 февраль 2021 - 10:00
-
27 февраль 2021 - 14:40Абруйлы мөгаллимСәмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе өченче ел рәттән районда гомуми рейтинг буенча тугызъеллык мәктәпләр арасында I урынны алып килә. Биредә 46 балага 12 педагог белем һәм тәрбия бирә. 1980 елдан бирле мәктәп директоры булып эшләүче тәҗрибәле педагог Миргасим Галимҗанов: «Иң зур байлыгыбыз – сәламәт, тәрбияле укучыларыбыз һәм дус-тату коллектив. Без – бердәм. Бер-беребезгә һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. Бу – җитәкче өчен зур бәхет», – ди.18600
-
1 март 2021 - 13:01Ике генә ингредиенттан файдалы коймак Билгеле диетолог ике генә ингредиенттан пешереп була торган коймак рецепты белән уртаклашкан. Мондый коймакны артык килограммнар җыелудан курыкмыйча ашарга була икән!12100
-
28 февраль 2021 - 12:05Баш агроном Басуларда мул уңыш үстерүнең серләрен агрономнан да яхшы белүче юк. Ул тәҗрибәле булса, хуҗалык өчен аерата әйбәт. «Чаллы яшелчәсе» ҖЧҖ баш агрономы Газинур Нурхәмәтов районда тәҗрибәле белгечләрнең берсе.11100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Якты юл ("Светлый путь")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47608 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Р.М. Закиев
Адрес редакции: 423807, РТ, г. Наб.Челны, пр. М.Джалиля, 46
Телефон редакции: 70-17-58 - редактор;
70-25-48 - бухгалтер;
70-17-43 - отделы писем и массовой работы;
70-16-86 - компьютерная группа.
yakti.ul76@gmail.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика