Якты юл
  • Рус Тат
  • Алимент түләмәүче 4 тукайлыны мәҗбүри эшләргә тартачаклар

    Бүгенге көндә Тукай районында алиментын түләмәүче 215 кеше исәпләнә. Ваемсыз аталарның күпчелеге Круглое Поле, Татарстан поселокларында, Бәтке авылында яши. ТР буенча Тукай районының суд приставлары бүлеге башлыгы, өлкән суд приставы Анна Самуткина хәбәр итүенчә, бурычы булган 6 кешегә карата җинаятҗ җаваплылыгы чаралары кулланылган, 4 кешене мәҗбүри эшләргә тартылган. Бу елның...

    Бүгенге көндә Тукай районында алиментын түләмәүче 215 кеше исәпләнә. Ваемсыз аталарның күпчелеге Круглое Поле, Татарстан поселокларында, Бәтке авылында яши.
    ТР буенча Тукай районының суд приставлары бүлеге башлыгы, өлкән суд приставы Анна Самуткина хәбәр итүенчә, бурычы булган 6 кешегә карата җинаятҗ җаваплылыгы чаралары кулланылган, 4 кешене мәҗбүри эшләргә тартылган.
    Бу елның ике аенда алиментларын түләмәгән 5 кешенең милкенә арест салынган.
    Бурычларны вакытында түләмәгән очракта суд приставлары милеккә арест салу, керемнәрдән түләттерү, РФнән читкә чыгуны чикләү, бурыч күләменә карамастан, административ җаваплылыкка тарту кебек чаралар күрәчәк.
    Алиментларын түләүдән качучыларның бурычын түләттерүдә төп каршылык - аларның күпчелеге яшәү урынын Тукай районында дип теркәсә дә, башка урында яшәве. Күке-әтиләрне эзләү суд приставларның эшен бермә-бер катлауландыра.
    фото http://izvestiaur.ru сайтыннан алынды

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: