Якты юл
  • Рус Тат
  • Адвокат Әлфия Хаҗиева: “Гадел юридик ярдәм – намус эше”

    - Кемгә барырга? Ярдәм кайдан табарга? Һәммәбезнең дә үз гомерендә шундый сорау алдында калганы бар. Бәхәсләргә кермим, күңелсезлекләрне ничек булса да әйләнеп үтим дип тырышсаң да, син уйлаганча гына килеп чыкмый. Кызганычка каршы, бүгенге җәмгыятьтә беребез дә хокуклары, ирекләре бозылмас дип ышандырып әйтә алмый. Ә андый күңелсезлек, бәла-казага тарыганда кая...

    Районыбыз гражданнары андый очракта район мәхкәмәсе бинасында (Яр Чаллы шәһәре, ГЭС бистәсе 8/22 адресы буенча) урнашкан Татарстан Республикасы адвокатлар коллегиясенең 4 санлы Яр Чаллы шәһәре филиалы адвокатлар коллегиясенә(районның юридик консультациясенә) мөрәҗәгать итә ала. Биредә атнаның һәр пәнҗешәмбесендә адвокат Әлфия Хаҗиева бушлай консультацияләр үткәрә. Район халкына юридик ярдәм күрсәтүче бу филиалны зур тәҗрибә туплаган, кеше хокуклары буенча Европа судында хөкем карарларын үзгәртүгә ирешә алган хөрмәтле адвокат Равил Измаил улы Әдһәмов җитәкли. Җинаять эшләрен тикшерүдә, гаепләнүчеләр хокукларын яклауда катнашучы билгеле адвокатларның тагын берсе Рафаэль Мөхәммәтгали улы Вәлиев.

    - Хөрмәт белән остазларым дип йөртәм үзләрен, - ди алар турында абруйлы юрист Әлфия ханым. Ул башлыча гражданлык эшләрен алып бара, ай саен "Бердәм Россия" сәяси фиркасенең җирле бүлеге үткәреп килә торган бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча кабул итүләрдә катнаша. Без Әлфия Раил кызына адвокатлар эшчәнлеге, кеше хокукларын яклауның үзенчәлекләре турында берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

    - Әлфия Раилевна, күптән түгел закон нигезендә бушлай юридик ярдәм күрсәтелүгә хокуклары булган гражданнар исемлеге киңәйтелде. Аларга кемнәр керә, шул турыда сөйләп үтсәгез иде.

    - "Россия Федерациясендә бушлай юридик ярдәм турындагы" 21.11.2011 дә кабул ителгән 324 номерлы Федераль Канун нигезендә бушлай юридик ярдәм I, II группа инвалидларга, инвалид, ятим, карап үстерүчесез калган балаларга, Бөек Ватан сугышы ветераннарына, сәяси репрессия корбаннарына, Россия Федерациясе Геройларына, Советлар Союзы Геройларына, Социалистик Хезмәт Геройларына, аз керемле гражданнарга күрсәтелергә тиеш.

    - Сезгә мөрәҗәгать итүчеләр күпме, ешрак нинди сораулар белән киләләр?

    - Мөрәҗәгатьләр бик күп. Гражданлык эшләре буенча - мирас кабул итү, аерылышкан ир белән хатын арасында милек бүлешү, җир кишәрлекләренең чикләре буенча бәхәсләр уңаеннан еш мөрәҗәгать итәләр, вкладлардагы акчаларны алу мәсьәләсе белән килүчеләр бар. Кеше хокукларын яклап судларда катнашабыз, тикшерүләр үткәрәбез, шикаять, үтенеч, гаризалар язабыз. Берничә инстанция судларны үтеп, хөкем карарының якланучы гражданнар файдасына үзгәртелүенә ирешкән очраклар булды.

    - Вкладлардагы акчаларны юллап алу уңаеннан мөрәҗәгатьләр бар дидегез. Соңгы вакытта Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның СССР Дәүләт банкында вкладлары булу ихтималы турында хәбәр таралды. Аннан зур суммалар юллап алып була икән дигән сүз белән күпләр архивларда эзләнергә, шул акчаларны юлларга тотынды. Кемдер бу барып чыга торган эш түгел ди, икенчеләре андагы акчаларны юллап алырга кирәк дигән фикердә. Сез моны булырдай эш дип саныйсызмы?

    - Миңа да бу сорау белән мөрәҗәгать итәләр. Юрист буларак, әгәр ул вкладлар бар икән, аннан акчаларны алу артыннан йөреп карарга була дип әйтәм. Иң беренче, мирасны ачуны сорап нотариуска гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Нотариус ярдәмендә вкладларның чынлыкта бармы, юкмы икәнлеген ачыклап булачак. Шуннан соң гариза белән мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак. Вкладларны юллап алырга теләүчеләр, бу мәсьәлә буенча сораулар туганда, документлар белән миңа мөрәҗәгать итә ала.

    - Әлфия Раилевна, бәлки сезгә бу сорау ошап та бетмәс, әмма хокук саклау системасындагы гаделсезлекләр турында бүген ялкау гына сөйләми. Бу уңайдан сез нәрсә әйтерсез?

    - Кызганычка каршы, мондый фикерләрне әледән-әле ишетергә туры килә. Мин якларга тиешле клиентларның да ышанмый, шикләнеп караганнары булды. Барыбер дөреслекне табып булмаячак, имеш. Әмма мин үз хокукларыңны якларга, туктап калмаска чакырам. Әлбәттә, бу җиңел эш түгел.

    Кайвакыт безгә, адвокатларга да ышанмыйлар. Шулай берәүнең мәнфәгатьләрен яклау өчен, үзе белән сөйләшергә колониягә килгәч: "Минем түләргә акчам юк, билгеле инде, сез мондый эшне алып бару өчен артык баш ватмаячаксыз," - дип әйтеп куйган иде. Әмма мин, адвокат буларак, эшемне кемнең кем булуына, ничек түләвенә карап үтәмим. Гаделлек - намус эше. "Адвокатлык эшчәнлеге һәм адвокатура турындагы" Федераль Канун нигезендә адвокат граҗданнарга юридик ярдәм күрсәтергә бурычлы. Гражданнарның квалификацияле юридик ярдәм алуга хокукы РФ Конституциясенең 48 маддәсендә беркетелгән. Шунда ук кулга алынган, ирегеннән мәхрүм ителгән һәм җинаятьтә гаепләнүче гражданнарның адвокат яклавына хакы булуы турында әйтелә. Без һәркемгә квалификацияле ярдәм күрсәтергә бурычлы.

    - Әлфия Раилевна, сез юридик ярдәм сорап килүчеләргә газетабыз аша нәрсәләр җиткерер идегез?

    - Мин юридик ярдәм сорап килүчеләргә сабырлык теләр идем. Бер генә бәхәс, бер генә очрак та бер-берсен кабатламый, аерым өйрәнү, кануннарны төгәл үтәүне таләп итә. Мондый эштә ашыгу килешми, шуңа күрә игътибарлы, уяу һәм сабыр булырга кирәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: