Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Җинаятьләр саны арта

Җинаятьчелекне булдырмау буенча хокук органнарының яртыеллык эшчәнлегенә йомгак ясалды. Һәр юнәлештә башкарылган эшләр җентекләп анализланды, чаралар билгеләнде. Соңгы берничә елга беренче тапкыр район биләмәсендә җинаятьчелекнең артуы күзәтелә. Җинаятьләрне ачу да 74тән 84 процентка кадәр үскән.

Саннар теле белән әйтсәк, узган елның 6 аенда 235 җинаять очрагы теркәлгән, ә бу елның шул ук чорында ул 278гә җиткән. Былтыр 6 айда кылынган җинаятьләрнең 177се ачылган булса, быел шул ук чорда ул сан - 235.

Анализларга караганда, авыр һәм бик авыр җинаятьләр кимесә дә, элек хөкем ителгән кешеләрнең кабат хокук бозулары, исерек килеш кылынган җинаятьләрнең чагыштырмача саны югары. Аянычлысы - балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелекнең артуы. Узган елның 6 аенда 1 очрак булса, быел ул 5кә җиткән.

Наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле җинаятьләрне ачу дәрәҗәсе түбән. Бу хокук саклау органнарының, беренче чиратта, полициянең эшләп җиткермәү нәтиҗәсе. Әлеге мәсьәлә район прокуратурасында уздырылган махсус ведомоствоара киңәшмәдә тикшерелде. Эчке эшләр министрлыгының район бүлеге хезмәткәрләреннән әлеге юнәлештә эшләүне активлаштыру таләп ителде.

Теркәлгән җинаятьләр арасында ришвәтчелек юнәлешендәге 4 җинаять эше дә бар. Шуларның берсе - җиңел автомобиль иясе, беркетмә төзетмәс өчен, ЮХИДИ хезмәткәренә ришвәт бирергә омтылуда гаепләнә. Өчесе бер авыл җирлегенең элеккеге хезмәткәрләре. Алар, эшләгән вакытларында җир кишәрлекләре бүлеп биргәндә, хезмәт вазыйфаларыннан файдаланып, җинаять кылганнар. Бүгенге көнгә бу җинаять эшләренең берсе судта каралган. Суд карары нәтиҗәсендә авыл җирлеге җитәкчесенең элеккеге урынбасары җир кишәрлеге биргәндә вазифаи җинаять кылган өчен шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителгән. Шулай ук моннан соң аңа муниципаль һәм дәүләт хезмәтендә эшләү тыелган.

Җинаятьләрнең һәм административ хокук бозуларның төрләре

6 ай 2012

6 ай 2013

Теркәлгән җинаятьләр саны

235

278

Ачылган җинаятьләр

177

235

Теркәлгән авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр

76

74

Ачылган авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр

32

63

Элек хөкем ителгәннәр тарафыннан кылынган җинаятьләр

60

92

Исерек хәлдә кылынган җинаятьләр

12

40

Җәмәгать урыннарында кылынган җинаятьләр

22

19

Балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган җинаятьләр

1

5

Шул исәптән теркәлгән:

Үтерүчеләр (ачылганнары)

4 (2)

2 (2)

Кеше сәламәтлегенә аеруча авыр зыян салулар (ачылганнары)

5 (4)

7 (7)

Көчләүләр һәм башка җенси җинаятьләр

(ачылганнары)

-

Реклама

2 (2)

Урлаулар (ачылганнары)

95 (41)

67 (45)

Талаулар (ачылганнары)

2 (1)

2 (2)

Талау максаты белән һөҗүм итү

(ачылганнары)

2 (2)

-

Мошенниклык юлы белән талау

(ачылганнары)

7 (5)

17 (15)

Янау юлы белән талау (ачылганнары)

-

1 (1)

Транспорт урлау очраклары (ачылганнары)

8

7 (7)

Чит милекне яндыру

2 (1)

1 (1)

Корал һәм хәрби кирәк-яракларның законсыз әйләнеше (ачылганнары)

7 (5)

9 (5)

Наркотикларның законсыз әйләнеше

(ачылганнары)

17 (10)

6 (3)

Авыр нәтиҗәләргә китергән юл йөрү кагыйдәләрен бозулар (ачылганнары)

13 (10)

8 (8)

Ришвәт белән бәйле җинаятьләр

10

53

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: канун. хокук. җәмәгать тәртибе канун џђм хокук тђртибе

2
X