Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Вакытында түләмәсәң, штраф тагын да арта

2011 елның августыннан РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.25 маддәсенә үзгәрешләр гамәлгә керде. Бу маддә нигезендә административ штрафны закон нигезендә билгеләнгән срокта түләмәгән очракта әлеге сумманы икеләтә күләмдә түләтү, ләкин 1000 сумнан да ким булырга тиеш түгел яки 15 көнгә кадәр административ арест салу каралган.

Шулай итеп, үз вакытында түләнмәгән 100 сум штраф 1000 сум күләмендәге яңа штраф булып кайтырга мөмкин. 100 сум штраф суммасы да түләтелә. Өстәвенә әлеге үзгәрешләр суд пристав-башкаручыларына РФ административ хокук бозулар кодексының 20.25 маддәсе нигезендә беркетмә төзү хокукы бирә.

Шуны истә тоту зарур: административ штрафны вакытында түләмәгән машина йөртүчеләр өчен РФ административ хокук бозулар кодексының 20.25 маддәсе нигезендә билгеләнгән административ җаваплылык карар чыкканның 41нче көнендә, ягъни үз ирегең белән түләүгә бирелгән 30 көн һәм шикаять биргән көннән 10 көн үткәннән соң үз көченә керә.

Узган елда гына әлеге маддә (административ арест салуга бәйле) нигезендә ТР суд органнарында административ хокук бозулар турында 8000нән артык эш каралды.

Түләнмәгән штрафларны түләттерү чаралары ярдәмендә, беренчедән, җәза алуның котылгысыз булуы турындагы принцип раслана, икенчедән, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган саен штрафка тартылган машина йөртүче алга таба әлеге кагыйдәләрне бозмаячак. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе суд приставлары белән тыгыз хезмәттәшлектә эшли. Уртак көч белән төзелгән мәгълүматлар базасы административ хокук бозу фактларын үз вакытында күреп, штраф түләмәүчеләрне җаваплылыкка тарту мөмкинлеген бирә. Штраф түләүдән качучыларны табу буенча махсус рейдлар да оештырыла.

Реклама

Бүгенге көндә ЮХИДИ бүлекчәләренә штраф түләү турындагы электрон мәгълүматны җибәрү банклар ("Аверс Банк", "Аверс Банк Челны", "Автоградбанк", "Ак Барс банк", "Акибанк", "Банк Заречье", "Банк Казани", "Банк Казанский", "Башкомснаббанк", "БТА Казань", "Девон Кредит", "Интехбанк", "Ипотека Инвест", "Камкомбанк", "Сбербанк", "Татагропромбанк", "Татсоцбанк", "Татфондбанк", "Энергобанк"), шулай ук терминаллар эре челтәрләре аша башкарыла.

Гражданнарның уңайлылыгы өчен ТР буенча Эчке Эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсенең рәсми интернет-порталында түләнмәгән штрафлар турында мәгълүмат урнаштырыла, ә usluqi.tatarstan.ru сайтында банк кредит карталары ярдәмендә дәүләт пошлинасын, штрафларны түләргә мөмкин.

Күңелсез ситуациядә каласыгыз килмәсә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны вакытында түләгез, дип кабатлап искәртә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: штраф

2
X