Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Штраф түләмәгән өчен машина йөртүчеләр кулга алынды

Район эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлегендә штрафларны законда каралган срокта түләмәүчеләргә карата Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.25 маддәсенә нигезләнеп, агымдагы елның 11 аенда барлыгы 182 беркетмә төзелде. Закон бозган машина йөртүчеләрнең 44е 1дән 15 тәүлеккә кадәр вакытка кулга алынды, калганнарыннан 1000әр сум күләмендә штраф түләтелде.

РФнең Административ хокук бозулар турындагы кодексының 32.2 маддәсе нигезендә, административ җаваплылыкка тартылган кеше штраф салыну турындагы карар законлы көченә кергәннән соң 30 көн эчендә штрафны түләргә тиеш. Юл-патруль хезмәте инспекторлары тарафыннан административ җаваплылыкка тартылган машина йөртүчеләрне ачыклау эше даими бара. Бу вакытта машина йөртүче район эчке эшләр бүлегенә китерелә, анда Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.25 маддәсе буенча аңа карата беркетмә төзелә һәм суд утырышына кадәр ул кулга алынып камерага озатыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев