Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Район Советының егерме алтынчы утырышы

9 декабрьдә Тукай муниципаль районы Советының егерме алтынчы утырышы узды. Утырыш эшендә ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры, район кураторы А. Хамаев, ТР Дәүләт Советы депутаты Р. Миннегалиевның ярдәмчесе - Э. Хәйретдинов, район прокуроры, Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлеге башлыгы урынбасары, район палаталары рәисләре, сәнәгать оешмалары, авыл...

Көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр куелган иде:
1. 2013 елның гыйнвар-сентябрь айларында Тукай муниципаль районының социаль-икътисадый үсеше башлангыч нәтиҗәләре, көтелгән нәтиҗәләр, 2014 һәм 2016 елларга социаль-икътисадый үсеш фаразлары турында.
2. 2014 елга, 2015 һәм 2016 елларның планлы чорына Тукай муниципаль районы бюджеты турында.
3. Татарстан Республикасы «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Советының 2012 елның 20 июнендә кабул ителгән 13/1 санлы карары белән расланган «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында.
4. «Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты структурасын раслау турында»гы район Советының 2013 елның 28 августында кабул ителгән 23/10 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында.
5. «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Советының яңа Регламенты турында»гы Тукай муниципаль районы Советының 2013 елның 28 августында кабул ителгән 23/5 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында.
Утырыш көн тәртибен карауга күчте. Беренче мәсьәлә буенча сүз район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Р. Гыйзәтуллинага бирелде. Алга таба Круглое Поле авыл җирлегеннән депутат, бюджет, салымнар, финанс һәм икътисад буенча даими комиссия әгъзасы Э. Низамиева чыгышы тыңланды. Карар кабул ителде.
Көн тәртибенә куелган икенче мәсьәлә буенча район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, финанс-бюджет палатасы рәисе Л. Хуҗагалиева чыгыш ясады. Шулай ук Биклән авыл җирлегеннән депутат, бюджет, салымнар, финанс һәм икътисад буенча даими комиссия рәисе урынбасары М. Сәхбиев хисап тотты. Әлеге мәсьәлә буенча карар кабул ителде.
Көн тәртибенә куелган өченче мәсьәлә буенча Борды авыл җирлегеннән депутат, законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халыкның куркынычсызлыгы буенча даими комиссия рәисе Р. Әбделманова чыгыш ясады. Утырыш әлеге мәсьәләне тикшереп, карар кабул итте.
Дүртенче мәсьәлә буенча сүз Иштирәк авыл җирлегеннән депутат, законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халыкның куркынычсызлыгы буенча даими комиссия рәисе урынбасары Р. Закировка бирелде. Карар кабул ителде.
Депутатлар утырышның көн тәртибенә куелган бишенче мәсьәләсен карауга күчте. Аның буенча Иске Абдул авыл җирлегеннән депутат, законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халыкның куркынычсызлыгы буенча даими комиссия әгъзасы Р. Сафинаның чыгышы тыңланды. Тикшерелгән мәсьәлә буенча карар кабул ителде.
Тукай муниципаль районы Советының йомгаклау өлешендә ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры, районыбыз кураторы А. Хамаев чыгыш ясады. Шуның белән муниципаль район Советының егерме алтынчы утырышы үзенең эшен төгәлләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев